Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем сайтта танышып утыра...

Бер көнне ноутбук тотып эшләгән кыяфәт чыгарып утырган иремнең артыннан килеп куркытмакчы идем, әллә нинди кызлар фотолары урнаштырылган сайтта утырганына күзем төшеп, туктап калдым...


Озак еллар бергә яшәгәч бер-береңә карата ялкынлы хисләр юкка чыга, ничектер, тормыш юлында барыр өчен ияләшкән бер иптәш кебек кенә каласың. Бөтен кешедә шулайдыр ул дип, тынычлап яшәвемне дәвам итәр идем дә... Бер көнне ноутбук тотып эшләгән кыяфәт чыгарып утырган иремнең артыннан килеп куркытмакчы идем, әллә нинди кызлар фотолары урнаштырылган сайтта утырганына күзем төшеп, туктап калдым...

Булганда кадере юк, югалта башлагач эч поша икән. Ирем чибәр, таза гәүдәле, уңышлы дип мактана алмыйм. Логистика юнәлешендә, ягъни товарлар илтеп бирү буенча эшли. Көне буе газельдә товар ташый, төрле районнарга йөри. Балалар инде мәктәпне бетерер яшькә җиттеләр икесе дә. «Урта яшь кризисы» дигән төшенчә бар бит. Мин үзем әлләни укымышлы кеше булмасам да (мәктәптә пешекче булып эшлим), ул кризисның билгеләрен бик сиздем иремдә. Хатын-кыз сабыррак ул, үземнең авыр вакытлар булса да, балалар дип, үзеңне арткы планга күчерәсең дә, калганын вакыт дәвалый. Ир кеше бераз көйсезрәк була. Үзенә урын таба алмаган ата каз кебек каңгылдашып йөргәнен сиздем инде, игътибар бирмәдем. Кызагана башласаң, тагын да көйсезләнә әле ул. Күптән түгел эшен дә алыштырырга атлыгып йөргән иде, хезмәт хакы бу эш урыныннан ким булмаганын таба гына алмады. Аннары, ипотека түлибез бит. Еллар буе эшләгән ышанычлы эшне билгесезлеккә алыштыра торган заман түгел. Бу җәйне ял итәргә барырбыз дип, кыштан бирле акча җыйган идек. Дөньяда тотрыксызлык дип, ипотеканың бер өлешен каплап куйдык ул акчага. Алай булмый инде, фәлән-төгән дип маташкан иремгә дәлилләрне тиз таптым, тарткалашырлык урын калмады аңа. Шулай итеп, ирем тормышында нәрсәдер үзгәртергә тырышып карады, ләкин барып чыкмады...

Барыбер үзгәрткән икән. Танышу сайтларына кереп кемнәр беләндер аралаша башлаган. Болай гына карап утырадыр, бәлки беренче тапкыр кереп караганда күреп алганмындыр дип өметләнгән идем дә... Икенче көнне ирем эштән кайтканчы ноутбукны ачып карадым. Мин керер дип уйламагандыр да инде, ачкан битләреннән чыкмыйча гына ябып куйган. Карасам, ирем бу сайтта күптән утыра икән инде. Алай гына да түгел, Алия исемле бер хатын белән очрашырга да сөйләшеп куйганнар. Тик нигәдер очрашмый калганнар икән, теге хатын очрашырга тиешле көннән соң берничә тапкыр язган, ирем җавап бирмәгән. 
Иремнең үз фотосына да игътибар иттем әле. Белмим, каян алгандыр бу фотоны. Ләкин ноутбук аша миңа күз төшәрлек ир карап тора иде. Бәлки эш урынында хезмәттәшләре төшергәндер. Өйдә футболка, трико, кайчан гомумән трусиктан гына йөри торган иремне беренче тапкыр күргән кебек булдым. Танышырга мөмкинлек булса, билләһи, мин дә сүз кушыр идем аңа. Язышкан хатыннары теге Алия дигәне генә булмаган. Берничәсе белән әңгәмәгә кергән, әле кичә генә язышканнары да бар. Анда сәясәт тә, шәхси кызыксынулар да, мавыгулар да калкып чыккан. Иремнең бик күп китап укыганын бер хатын белән сөйләшүеннән укып белдем. Өйдә китап тотып ятканын бөтенләй күргәнем юк. Эштә укый, ахрысы. 
Шунысы куандырды, бу сайтта инде күптән утырса да, берсе белән дә очрашырга өлгермәгән әле. Иренмичә һәр хатын-кыз белән башлаган әңгәмәсен укып чыктым, күңелем тынычланды. Фотоларына караганда бик чибәр дип тә әйтмәс идем аларны. Артык чибәрләр белән аралашырга кыюлыгы җитмәсен дә беләм. Кай җирләрен ошатып сайлаганын аңламадым да. Шунысы кызык, хатын-кызларның яртысы диярлек иремә үзләре беренче булып яззган. 
Тынычлыгым бетте дисәм, шактый киметеп әйтү булыр... Иремә шулкадәр хатын-кызның күзе төшәр дип уйлап та караган юк иде. Шул көннән алып миндә «урта яшь кризисы» башланды бугай. Әкрен генә депрессиягә кереп барганымны сизәм. Чаң сугарга, нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Нишләсәм дә, дөрес булмас кебек. Әлегә иремә бу турыда бер сүз дә әйтмәдем. Ләкин кичләрен ноутбук тотып утырырга вакыт бирмим. Очрашыр өчен ул әле үзенә ошаган хатын-кызны тапмаган, ләкин ул аны эзләвен дәвам итә бит. 
Сүзне нәрсәдән башларга дип баш ватам хәзер. Үтәр әле дип калдырсам, ирсез калачагымны көт тә тор. Шул гомер яшәгәннән соң битараф булып кына аны башка хатын кулына бирәсе килеп тормый. Минем бу сайт турында белгәнемне аңласа, курыкмый, яшеренми башлар, барыбер белә инде дип, ачыктан-ачык шул хатыннар белән язышып утырыр дип куркам. Аннары инде аны дөрес юлга бастырам димә... Хәзер ниндидер бер зирәклек белән иремне үземә каратырга кирәк. Ләкин нәрсәдән башларга? Дөрес адым ясамам дип куркам. Эмоцияләр күп, шулар комачаулый да. Иремнең әле ялгыш адым ясамаганын, хыянәткә барып җитмәгәнен беләм, ышанам. Ләкин ул бу юлдан беренче адымын ясаган инде.   

Равилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар