Ирем булмаса, бәхетле яшәр идем...

Мине әллә нинди оятсяз исемнәр белән атарсыз инде, ләкин миңа барыбер. Башым белән уйлый алмас хәлгә җиттем бугай. Гомумән, беркем дә изге түгел. Бәлки минем хәлгә калган хатын-кызлар бардыр, баш белән уйларгамы, йөрәкне тыңларгамы бу очракта? Нишләргә?
Кияүгә чыкканыма биш ел булды. Ирем белән өч ел очрашып, бер-беребезне ошатып өйләнештек. Яраттым дип әйтә алмыйм, аек акыл белән, «яраклы партия» булганы өчен кияүгә чыктым аңа. Тормыш алып барыр өчен ышанычлы кеше. Кыю, йөзгә-биткә чибәр, эше дә әйбәт аның. Әти-әнием дә бик ошаталар иремне. Өч яшьлек улыбыз бар.
Улым белән декрет ялында утырганда Ринат исемле ирне очраттым. Хезмәттәшләрем 8 март бәйрәмен бергәләшеп ресторанда билгеләп үтәргә чакырганнар иде. Ресторанда бездән башка да коллективлар бар. Бездә хатын-кызлар гына булгач, ирләр безнең өстәлгә еш күз салды, биергә дә чакырдылар. Көндәлек тормыштан туйган, романтика турында хыялланып яшәгән вакытым булды микән, аның белән беренче очрашуда ук флиртовать иттем, шаярып сөйләштем. Хатын-кыз буларак, үземә игътибар җәлеп итәргә тырыштым. Ул тәртипле, акыллы ир. Оялчан да әле бераз. Оятсызланып, ямьсез тотмады үзен. Минем шаяртуларга ипле генә җавап бирде. Аерылышкан икәнен дә белдем. Кыскасы, мин шул көннән канатландым, яшь вакытта гашыйк булган кызлар кебек хис иттем үземне. Телефоннарны да алыштык.
Өйгә кайткач та йоклап китә алмадык. Ирем булмаса, мин бала белән калган ялгыз хатын булсам, без бергә кавышыр идек, бәхетле яшәр идек дигән уйлар, хыяллар да килде башыма...
Икенче атна ахырында Ринат миңа шалтратып, очрашырга чакырды. Бик теләсәм дә, кияүдәге балалы хатын кая барып очраша инде, кеше күрсә оят булыр дип курыктым. Язмыштыр бәлки, балам белән паркта йөргәндә каршыбызга очрады Ринат. Эшкә шушы парк аркылы йөри икән ул да. Шулай көн саен диярлек аны очрату теләге белән балам белән урамда йөрү вакытын Ринатка көйли башладым... Бала янәшәдә булгач, сөйләшеп тора алмасак та, ерактан бер-беребезне күрсәк тә, рәхәт була иде.
Гашыйк кешенең күзләре янып тора. Ирем дә миндәге үзгәрешләрне сизде, очынып йөрисең дип, карап-карап тора. Ә мин аның белән сөйләшергә дә теләмим. Аралар суынды. Күрәсем килми, эштән кайтмаса ярар иде дип тели башладым. Ә Ринат белән шулай очрашып йөрүебезгә 5 ай булды инде. Төрле сәбәп табып, аның белән очрашуга барырга җай таптым. Аннан соң өйгә бөтенләй кайтасы килми иде. Ул миңа бәйләнми дә, артыгын сорамый да. Төрлечә минем күңелне күрә, чәчәкләр җибәрә өйгә. Иремә үзем алдым, бүлмәне бизәп торсын, дип алдыйм. Җиләк-җимешләргә кадәр бүләк итә. Улым егылып кулын авырттырган иде төнлә, ирем эштә. Табибка да Ринат алып барды.
Тыелган җимеш татлы була, диләр. Шулкадәр тартылабыз бер-беребезгә, чын-чынлап гашыйк булдык. Мин Ринатны җибәрергә телим, ләкин килеп чыкмый. Ул миңа шулкадәр кирәк. Яшерен мәхәббәтебез булуы минем күңелгә рәхәтлек бирә. Тормышымда мәгънә бар кебек аның белән.
Ләкин болай озак бармас шул. Ринат та бала-чага түгел, ир кеше, аңа да янында хатын кирәк. Балаңны да үзеңне дә яратам, бергә булыйк, ди. Ә мин бу хәлләрне беркемгә дә сөйли алмыйм. Әни мине эт итеп сүгәчәк, өйләренә дә кертмәс, беләм мин аны. Ышанырлык дус кызларым да юк. Бары үземә хәл итәсе. Ринатны онытып, бәхетсез тормыш белән яшәргәме? Иремнән китеп, әти-әни каргышын алып, Ринат белән бәхетле булыргамы? Кем өчен яшәргә? Үзем өченме, башкалар өченме?
Ләйсән
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.