Логотип
Мәхәббәт

Ир-атның күңелен хатын-кыздан нәрсәләр кире кайтара – белергә телисезме?

Үзләре алар бу хакта менә ниләр сөйли:

Үзләре алар бу хакта менә ниләр сөйли:
 
* «Кызлар сүгенә башласа мин әллә нишләп китәм. Кайберләренең сөйләшүе тоташ сүгенү сүзләреннән генә тора бит... Андый чакта минем чытырдатып күзләремне йомасым килә: юк, бу дөрес хәл түгелдер – колакларым ялгыш ишетәдер... Гүзәл затлар авызыннан шундый ямьсез сүзләр яңгыравы, нәрсә әйтсәң дә, гайре табигый күренеш инде...»

* «Бөтен нәрсәне дә үзем беләм дип уйлаган кызлар ошамый. Чынлыкта, андыйлар белергә кирәк булмаган нәрсәне, юк-барны гына белә».

* «Ә мин тәмәке тарткан кызларны яратмыйм. Кыз балага килешми инде тәмәке тарту, сәламәтлек өчен дә зыяны зур. Аннан – тәмәке исе килеп торган кыз белән ничек үбешәсең инде?!»

* «Һәр төрле яңалыктан уттан курыккандай өркегән кызлар бар. Андыйлар хәтта башка төрле фикерне тыңлап та тормый: әйттең ни, әйтмәдең ни... Андыйлар үзләренең хаксыз булуы белән беркайчан килешмәячәк».

* «Синең белән очрашуга килгәч тә телефоныннан аерыла алмаган кызлар бар. Дуслар белән күрешкәндә дә күзе гел телефонда аның. Синең яныңда күңелсез икән, әйтсен дә, китеп кенә барсын».

* «Нәрсә теләгәнен үзе дә белмәгән кызларны яратмыйм. Кайчак ике әйбернең берсен сайлау, чыннан да, кыен була – анысын аңлыйм. Әмма һәрвакыт бөтен нәрсәне мин хәл иткәнне көтү... Юк, монысы белән килешмим. Аның бит үз фикере дә булырга тиеш».

* «Үз-үзенә ышанычы булмаган кызлар янында кыен миңа. Бәлки моңа ул гаепле дә түгелдер... Әмма һәрвакыт зарланып, үзен түбәнсетеп торган кешегә ничек түзеп бетәргә соң?! Адым саен комплекс бит аңарда».

* «Ялганлаганны кабул итә алмыйм. Бертуктамый сине алдап торган кешеләрдән ераграк булырга тырышам. Дөресен сөйләү авыр түгел бит югыйсә. Үзара мөнәсәбәтләрдә шундый кирәк бит ул дөрес, ихлас булу!»

* «Синнән бертуктаусыз нидер таләп итеп, үзе берни эшләргә теләмәгән кыз кемгә ошасын?!»

* «Синең үзең турында түгел, кесәңдәге акчаң турында гына уйлаган кызлар бар. Мин аның өчен түләргә каршы түгел, әлбәттә, әмма кайчак, күңел өчен генә булса да: «Әйдә, яртысын үзем түлим!» – дисә дә була бит. Минем исәптән ашарга килгән бу, дип уйламас идем ичмасам».

* «Социаль челтәрләрдә генә яшәгән кызларны аңламыйм. Аларның һәр адымы шунда теркәлеп бара. Егет белән очрашуга килгәч ашаган ризыкның фотосын да нигә куярга ди инде?!»

* «Хатын-кызга ярдәм итәргә, аның янында үзен бераз рыцарь итеп тоярга теләмәгән ир-ат юктыр инде ул. Мин дә булышырга яратам. Әмма кулыннан берни килмәгән, бөтен эшне син башкарганны көтеп утырган хатын-кызга түгел!»

* «Хатын-кыз һәрвакыт үзе булып калырга тиеш. Миңа ярарга тырышу өчен генә, үзе яратмаганны нигә яратам дип әйтергә аңа?! Моннан ни үзгәрә? Чын күңелдән түгел икәне барыбер сизелә бит».

* «Үз-үзенә генә гашыйк хатын-кызлар бар. Беренче чиратта үзләре хакында гына уйлаганга ошамый да алар миңа».

* «Дус кызларын гел яманлап, сөйләп торган кызлардан ерак булырга тырышам. Бу сыйфаты аның үзенең холкы турында да бик күпне сөйли». 

фото: https://pixabay.com

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар