Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир-ат кул күтәрсә, аннан качыгыз!

Сезне төрле буын кешеләре укый, шуңа нәкъ менә сезгә язарга булдым. Бу хатымны бигрәк тә әле үз тормышларын кормаган, кияүгә чыкмаган кызлар укуын телим. Дөрес, алар бик укырга яратмый инде хәзер, алай да кайберләренең күзенә чалынса да, әйбәт булыр иде.

Тик шунысы бар – яшь чакта өлкәннәр әйткән бик күңелгә керми бит ул. Акыл өйрәтәләр кебек тоела, алар белгәнне син үзең дә беләсең кебек. Хәтта алардан күбрәк тә беләсең, аңлыйсың кебек әле! Үзем дә шундый идем. 

Ришат миңа беренче тапкыр сукканда мин бу турыда бер кешегә дә әйтмәдем. Хәтта әнигә дә. Әби генә белде моны. Тыңлап торды да, бик кәефе төште аның. Аннары: 
– И-и балам, бер кул күтәргән кеше гел күтәрә торган була ул, әллә кияүгә чыгарга ашыкмыйсыңмы? – диде.

Тыңладым шул аны. Ришатны бик тиз гафу иттем. 

Бер гаепсезгә суккан иде ул миңа югыйсә. Без инде аның белән өйләнешергә тиеш идек. Аны шул вакыт эшеннән ике айга курсларга җибәрделәр. Бик барасы килмәсә дә, китте инде кирәк булгач. 
Ул еракта дип кенә гел өйдә утыра алмыйм бит инде. Күрше кызы белән кинога киттек. Үзебезнең авыллар минем Ришат белән очрашканны, тиздән туебыз буласын беләләр, әлбәттә. Ул көнне клубка күрше авыллар килгән иде. Һәм шул егетләрнең берсе мине озата кайтты. Озатты дип, арттан ияреп кайтты инде. Без аның белән хәтта сөйләшеп тә тормадык. Капка төбенә җиткәч, мин аңа бик җитди итеп: «Егетем бар, тиздән өйләнешәбез», – дидем. Ул гафу үтенеп, мин белмәдем бит, дип, кире борылып китте. 

Шуның белән шул. Ул кочаклау түгел, кулыма да тотынмады. Мин аның йөзен дә яхшылап күрмәдем, көндез очратсам, мөгаен, танымас та идем. Исемен дә белеп өлгермәдем. 

Тик безгә, дөресрәге, Ришатка «яхшылык» теләүчеләр авылда табылган: бу хәбәрне шулкадәр зурайтып, күпертеп җиткергәннәр аңа, шаккаттым. Укудан кайткан көнне үк. Ул көнне Ришат мине озатырга да килмәде. Нәрсә уйларга да белмәдем. Ә икенче көнне кинодан соң миннән чып-чын допрос алды. Һәм ярсып китеп миңа китереп сукты. 

Мин берничә көн аның янына да чыкмадым. Күрше кызы аша кат-кат чакыртты. Чыккач, берни булмагандай, сөйләшә башлады. Мин аны гафу үтенер дип көткән идем, әйтмәде. Минем үзен инде күптән гафу иткәнне аңлаган, күрәсең. 

Икенче тапкыр ул миңа ярты ел бергә торганнан соң сукты. «Нигә эчеп кайттың?» – дигән өчен. Балага яңа узган вакытым иде. Ул моны, әлбәттә, белә иде. 
Айныгач, гафу сорады дип уйлыйсызмы? Юк, сорамады, уйламады да бу турыда. Шулай тиеш кебек әйтте әле, җитмәсә, тагын үземне гаепле ясап калдырды. Имеш, мин ир кешегә каршы сөйләп торганмын. 

Әби хаклы булганын аңлый башлаган идем инде ул вакытта ук. 

Өченче тапкыр ул миңа бала табар вакытым җиткәндә сукты. Исерек килеш, билгеле. Ярый әле эчемә сукмады, йодрыгы башыма гына эләкте. Бала тудыру йортына күгәргән бит белән бардым. Оялдым да, гарьләндем дә. Тик нишли аласың. Врач: «Нәрсә булды?» – дип, бик төпченсә дә, әйтмәдем инде, бәрелгән идем, дигән булдым. Ышанмагандыр дип уйлыйм. 

Дүртенче тапкыр... Ярар, җитәр, бөтенесен барыбер санап чыга алмам. Кайсы бик истә, кайсылары инде онытыла да төшкән. 35 ел эчендә бик күп булды инде алар. Башта әниләрдән бик яшердем, әлбәттә. Хәтта әбигә дә әйтмәдем, ә минем аннан бер серем дә юк иде. Аны борчыйсы килмәгәндер инде. 

Аерылып кайту турында да уйламадым шул, ничектер, түзеп яшәлде дә яшәлде. Хәер, ике бала белән аерылып кая барасың? Бер-бер артлы тудылар алар. Берсен табуга, икенчесенә узып та куйдым. Эчкән кеше белән соң... Бик кайтыр идем, өйдә буй җиткән ике энекәшем бар: икесе дә менә-менә башлы-күзле булырга торалар. 

Шулай яшәлде инде. Соңгы елларда гына ул гадәтен ташлады. Эчә алмый хәзер, ашказаны авырта. Ул авыртуы минем бәхеткә килеп чыккандыр инде, югыйсә бу мине бер гарип калдыра бит инде дип бик курка идем. Ә әбинең теге сүзләрен бер түгел, мең искә төшердем, тик терсәк якын булса да, тешли алмыйсың шул. Олылар бер сүзне дә белми әйтми инде алар. 

Менә мин дә сезгә әйтәм: әгәр ир кеше бер тапкыр кул күтәрә икән, көтегез дә торыгыз: ул моны тагын кабатлаячак. Димәк, кул уйнату аның гадәтендә бар. Бигрәк тә егет белән кыз чагында ук мондый хәл булса, ул кешедән җәяү качыгыз. Ир-атның начар, ябык кына дигәне дә бездән барыбер көчле, аларны җиңеп булмый.

Мин үзем җиңә алмадым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Тинтек

    • аватар Без имени

      1

      0

      Сигез ел туздем.исереп кайтып ,сугып тешемне тошерде.шуннан ике кечкенэ баламны алып качтым.алла сакласын ,эле ярый гарип калмадым дип соенэм хэзер

      • аватар Без имени

        0

        0

        Беренче тапрык кул күтәргәндә инде биш ел бергә яшәгән идек, әйберләремне җыйдым да әнигә кайтып киттем. Бер айдан кире кушылдык. Икенче тапкыр сугам дип килгәндә әйттем, синең яклаучың юк (чөнки ул вакытта инде әниседә вафат иде, бер туганнарыда юк) төрмәдә черетәм дип. Беренчесендә әнигә китеп характер күрсәткәч ошанды бугай, тимәде. Бүтән кул күтәргәне булмады, Әлхәмдүлилләһ. Аллаһ сакласын инде. Икенче яктан миндә инде юк барга җанын талкымыйм, күп әйберне ихтибарга алмый башладым. Барыбер нәрсә дисәңдә тавыш ике яклы була. Дәшми калу алтын.

        Хәзер укыйлар