Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык юк, чөнки...

Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык бармы-юкмы дигән темага бәхәс гомер бетмәс бугай. Андый сүз чыкканда мин үзем шунда ук: «Юк, ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый! Шулай дип әйтәләр икән, ышанмагыз – ул икәүнең икесенең берсе ихластан әйтми моны», – дим.

Иманым камил – ялганлый. (Бу сүзне кулланасым килмәсә дә, язам, чөнки дөресе шул. Икесенең берсе артист бу очракта. Бик оста уйный торган артист!)
Үз тарихымны язам әле, шуннан аңларсыз нигә болай әйтүемне. 

Беренче ирем белән без бер коллективта эшләдек: ул институт тәмамлап безгә эшкә килде. Минем ел ярым очрашып йөргән егетем белән аерылышып йөргән чагым иде. Бергә булмаячагыбызны инде аңлаган идем – мин аны хыянәттә тоттым. Әмма акыл аңласа да, йөрәк бар бит – ул һич тынычланмый... 
Ә монда коллективка яшь, чибәр егет килде. Һәм килеп бер ай эшләүгә миңа игътибар итте. Тик минем күзгә башка кеше күренми бит әле... Беренче мәлдә мин аның белән теге егетемне оныту өчен генә очраштым, ә аннан үзем дә сизмичә гашыйк булып куйдым. 

Ул безгә эшкә август башында килде, ә 8 Мартта без инде туйлар ясап өйләнештек. Озаклап очрашмадык, бер-беребезнең дуслары белән танышырга да өлгермәдек хәтта. 

Туебыз зур булмады – иң якын туганнарны гына чакырдык. Ирем башта ук әйтеп куйды: «Туйдан соң институтта бергә укыган дусларны чакырам  – чын туй шунда булыр», – диде. Мин нәрсә... ул ни дисә, шуның белән ризалаштым. 

Дусларын чакырганда гына ул миңа институтта бик якын бер дус кызы булуын әйтте. «Безгә ул да киләчәк», – диде. Озак кына аның турында сөйләде: «Егетләр арасында да андый ышанычлы дустым юк минем. Бөтен нәрсәдә дә аңа таяна ала идем. Бик акыллы ул – теләсә нинди темага сөйләшеп, теләсщ нинди киңәш сорап була аңардан. Сез дә аның белән дуслашырсыз әле» – диде ул миңа. 

Дуслашып булмады. 

Дөресрәге, беренче минутта ук аңладым – теге кызның мине якын итәргә, бигрәк тә дуслашырга бер теләге юк иде. Юләр түгел бит аңлыйм: аның үз-үзен тотышы, тышкы кыяфәте – барысы да шуны аңлата. «Аның кызларын күргән бар инде... Хатыны булдым дип әллә ни үсенмә – ни генә булса да, аның иң якын дусты булып барыбер мин калачакмын!» – дип кычкырып әйтеп кенә бирмәде. 

Кыскасы, безгә кунакка килсә дә, аның өчен өйдә мин юк идем. Буш урын идем! Ирем һәм аларның күпьеллык дуслыклары гына бар. 
Мин, гомумән, бу компаниядә чит кеше идем: алар сүзенә кушыла алмыйм, нәрсә турында сөйләгәннәрен аңламыйм... Йөрдем инде күбрәк кухня белән зал арасында.  

Төн уртасына таба халык фатирда кайсы кая таралышты. Икәүләп-өчәүләп кемдер балконда сөйләшә, кемдер йокы бүлмәсендә гөрләшә. Мин савыт-саба юа торырга уйладым. Кухняга керсәм, ирем теге кыз белән кызып-кызып нидер сөйләшәләр. Мине күргәч, шундук шып булдылар. Нәрсә хакында шулай сөйләшүләре, аны миннән яшерүләре бик кызык иде, әлбәттә. Мине ошатмавын иремә әйтәдер, нигә аңа өйләндең дип ачуланадыр, дип уйлаган идем. 
Сүз бөтенләй башкада булган икән. Бераз соңрак ачылды бу сер.

Иремнең институтта укыганда бик яратып йөргән бер кызы булган икән. Үләрдәй булып йөргән ул аның артыннан, тик теге кыз өченче берәүне яраткан. Ә хәзер, үзе яратып йөргән ул кеше өйләнгәч, минем иремне искә төшергән. Ә бу дус кыз алар арасында арадашчы икән. Мин кухняга кергәндә иремнең шул мәхәббәте турында сөйләшкәннәр икән болар.

Кемгә ошасын инде бу хәлләр?! Ничек инде мин аны шуннан соң өемдә күрәсем килсен?! Иремә бик каты әйттем:
– Бөтен дусларың теләсә кайсы вакыт килсен  – бер сүзем юк. Ачык йөз белән каршы алырмын, булган әйберем белән сыйлармын, тик аны бусагадан башка уздырмыйм! Дуслашсаң – башка җирдә дуслаш аның белән! – дидем.

Сүземдә тордым – кертмәдем дә. 

Шуннан соң ул дус кыз бик еш булмаса да, кайнанама килеп йөри башлады, имеш, хәлен белә. Мең сәбәп таба иде инде. Ә кайнанам шундук иремә шалтырата, берәр йомыш белән аны үзенә чакыра. Йә краны ватыла, йә лампочка алыштырырга кирәк, йә диван күчерергә... Монысын да бик тиз генә аңламадым, әмма дөньяда ачылмаган сер юк бит ул. Күршеләре чиште ул серне. Икәү кайнанама бер баргач, подъездда очрадылар да:
– Хатыныңны танымый тордык, әле беркөнне генә чәче башка төсле иде бит, – диләр. 
Алар янында ык-мык килсә дә, миңа соңыннан барыбер җавап бирергә туры килде инде. Болай да ике арадагы мөнәсәбәтләр өзеләм-өзеләм дип кенә тора иде – монысы соңгы тамчы булды бугай. Шуннан соң аерылыштык без. 

Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык булмый дип бик ышанып шуңа әйтәм: минем белән аерылышкач, ике айдан соң ук шушы «дус кыз» белән бергә яши башлады алар. Тик «мәхәббәт»ләре генә озакка сузылмады. Кайсы гаепле булгандыр, белмим. Анысы минем эш түгел иде инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар