Җиләк һәм күз яше

Чиләге белән җиләк сатып торучыларны күрсәм, хәтеремдә бер күренеш яңара. Инде шактый еллар узса да, ул әбинең яңаклары буйлап агып төшкән ике тамчы яше һаман күз алдымда.
Ямьле җәйге иртә. Урамнарны әле генә юдырып киткәннәр. Юл читендәге күлдәвектә күгәрченнәр рәхәтләнә – су коеналар. Чәчәк таҗларындагы чык тамчысында – кояш нуры! Мин, бәләкәй кызымны җитәкләп, базар буйлап киләм. Әлегә халык аз. Сатучылар өлгер үзе: тауарларын тезеп куярга да җитешкән. Юлым җиләк-җимеш рәте аша. Алма-әфлисун, өрек-күрәгә сатучыларның монда хуҗа икәнлеге әллә каян күренеп тора – урыннары түрдә. Сатып торучы кызлары үзебезнеке булса да, тауарлары читтән кайткан. Хуҗа тиешле кешеләр дә чит халык. Болар алдына икенче рәт булып үзләре үстергән нигъмәтләр белән сату итүчеләр тезелешкән. Арырак – кай арада пешкән диген – чиләкләп җиләк саталар. Аякларым ирексездән шулар ягына таба атлады.
Җиләкчеләр күп түгел, өч-дүрт кенә бөртек. Авыл апалары! Һәркайсының алдында җиләк белән тулы икешәр-өчәр чиләк. Рәтнең иң кырыена чәчәкле ситса күлмәкле, ак батист яулыгын таратып бәйләгән бер апа да елышкан. Аның да алдында ике чиләк. Бу апаны күрүгә, йөрәк сулкылдап куйды: яше белән дә, киенүе белән дә нәкъ дәү әниемә охшаган. Ул да шундый бәләкәй генә гәүдәле иде. Аның да бәйләгән яулыклары ак, кигән күлмәкләре чәчәкле иде. Безнең дәү әни бу яшьтә җиләк җыеп йөри алмый иде инде. Бу апа үзе җыйды микәнни бу тиклем җиләкне? Янында тукталуымны күреп, җиләк алырга ниятли дип уйлады булса кирәк, нәкъ минем дәү әниемчә, йомшак итеп: «Кызым, җиләгем бик эре. Көтү кайткач кына җыеп төштек. Ал, кызым», – дип, җиләген мактап куйды. «И-и, апа! Мин үзем дә авылныкы бит. Җиләкне без үзебез җыябыз», – дип әйтергә авызымны гына ачкан идем, түрдәге сәүдә рәтеннән таза бәдәнле ике егет атылып чыкмасынмы! Ни булганын аңларга да өлгермәдек, акыра-бакыра йөгереп тә килделәр, әбекәйнең бер чиләген тибеп тә аудардылар. Аяк астына кып-кызыл җиләк чәчелде. Ак яулыклы әбием, аһ итеп, икенче чиләгенә капланды. Юк, кычкырмады, беркемне дә ачуланмады ул. Аның җилдән кипшергән иреннәре фәкать бер сүзне кабатлады: «Чү, улым, чү!»
Җиләкчеләр дә, башкалар да бермәл аптырашка калдык. Ни булды? Нигә әбине рәнҗетә бу егетләр? Ул беркемгә дә начарлык кылмады бит! Барыбызга да әби алдында бик уңайсыз булып китте. Кемдер чиләген китереп бирде, кемдер рәнҗетүчеләргә нәгърәләр орырга тотынды. Бәләкәй кызым җирдә чәчелеп яткан җиләкләрнең берничәсен әбинең чиләгенә китереп салды да, кыяр-кыймас кына, аның кул аркасын сыйпап куйды. Үзенчә юатмакчы була. Ак яулыклы мөлаем әбекәйнең яңаклары буйлап ике күзеннән ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Базар гөр килде: «Нинди хәл бу? Нәрсә, безгә монда сатарга да ярамыймыни?!» Теге егетләр дә, белмим, әллә таҗик, әллә әрмәннәр иде алар, күкрәкне нык киергәннәр. «Без монда урын өчен акча түлибез. Сез безгә комачаулыйсыз. Бик сатасыгыз килсә, базар кырыенда торыгыз», – дип, авыл апаларын пыранлатып куа башладылар.
Бу ниткән башбаштаклык! Бу әбинең әтисе, туганнары сугышта кан койган, бәлки әле, башын да салгандыр. Әнисе, илнең тамагын туйдыру өчен, көне-төне колхозда бил бөккәндер. Ул үзе дә кечкенәдән авыр эшкә җигелгәндер. Ник аның маңгай тире тамган шушы җирдә хәләл көче белән җыйган ике чиләк җиләген сатарга да хакы юк? Ник соң безнең базарларда килмешәкләр күкрәк киереп, хуҗа булып йөри. Алар яшәгән җиргә барып, аларның аналарын шулай рәнҗетеп кара син – ботыңны сугып сындырачаклар. Ә безне, безнең чал чәчле апаларыбызны кем яклар?
Өмет-ышаныч белән күп бала тәрбияләп үстерүче никадәр гаилә фатирсыз тилмерә, ә үз иленнән качып киткән француз артистына бүләк ителгән фатирларның чуты юк. Әллә кайсы илләрнең миллиардлаган доллар әҗәтләре кичерелә, ә бер мескеннең, утка түләмәгән өчен, электр чыбыкларын кисәләр. Дәүләт безнең өч тиен бурычны да кичерми. Нигә болай кадерсез соң без?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.