Логотип
Күңелеңә җыйма

Җилбәзәкне өйләндерү

Бик иркә малай булып үсте ул. Бердәнбер-булгангамы? Әти-әнисен озак көттереп тугангамы? Тормышлары мул булып, нәрсә теләсә шуны алып биргәнгәме? Яше утыздан үткән улларының һаман трай тибеп йөрүенә әти-әнисенең күпме генә ачуы чыксын, егет аларга игътибар да итми. Аны бары мәхәббәт кенә үзгәртә алды.

Тормышны бер кашыктан башлаган  Илһам белән  Гөлүсә, акчаның каян килгәнен, кадерен беләләр. Ә менә уллары Илнар  авызында алтын кашык белән туган бала.  Шулай булмый ни – бердәнбер варис бит! Шуңа да аны ничек кирәк шулай иркәләп үстерделәр. Әмма улларының  җилбәзәк, бүгенге көн белән генә яшәвен  тәрбияләү вакыты чыккач кына аңладылар.
Соңгы биш елда Илнарны акылга утыртмакчы булалар, әмма нәтиҗәсез. Әтисе үз фирмасына эшкә алды, әмма егет эшләргә ашкынып тормады.
– Бүген ник офиста юк идең?
– Бәйрәмнәр бит. Нәрсә оныткан мин анда?
–  Бәйрәмнәр ике көн элек бетте. Нормаль кешеләр инде күптән ул бәйрәмнәр хакында онытты...
– Димәк, мин нормаль түгел...
Ата белән ул арасында кичләрен бик еш кына әнә шундый сөйләшүләр була иде. Бер атнаны Илнар  әти-әнисенә әйтмичә дуслары белән бөтенләй икенче шәһәргә китеп бара, ә телефонны«ялгыш» кына өйдә калдыра.  Әти-әнисе аны хәтта морглардан эзли. Бу – сабырлыкның соңгы тамчысы була.
– Башкача болай дәвам итә алмый, – ди катгый итеп улы кайтып кергәч Илһам. – Сиңа ярты ел вакыт бирәм. Йә өйләнеп акылга утырасың, йә мин сине эштән куып чыгарам һәм бүгеннән башлап  бер тиен дә акча бирмим. Аңладыңмы? Ә хәзер банк һәм кредит карталарын өстәлгә куй. Машина ачкычын да онытма. 
Илнар әтисенең уйнап сөйләшмәгәнен аңлап, килешү юллары эзләргә керешә:
– Әти, гафу! Иртәгәдән башлап һәр көнне эшкә йөрермен. Эштә компьютерда уйнап утырмаска да вәгъдә бирәм. Клубка да ялларда гына йөрермен. Ә нәрсәгә өйләнергә?!
Илһам дилбегәне бераз бушатырга  уйлаган гына иде, сүзгә Гөлүсә кушыла:
– Илнар, әтиең дөрес әйтә. Сиңа өйләнергә вакыт! Онык сөя алмый үлеп тә китәргә мөмкинбез..
– Нәрсә сез минем исәп-хисап буенча өйләнүемне телисезме? Минем тормышымның астын-өскә килүен телисезме? Рәхмәт, сезгә! – дип кыза башлаган иде, аны әтисе туктатты:
– Яхшы кызга яратып өйлән, сиңа кем комачаулый...
– Ә ул яхшы кызны каян табарга инде,  – дип ирония белән сорап куйды Илнар.
– Тиздән әтиеңн алтмыш яшь тула. Бәйрәмгә коллегаларын һәм дусларын кызлары, оныклары белән чакырырбыз. Алар арасында менә дигән кызлар бар. Танышырсың да, берәрсен сайларсың. Ә юк икән инде... – Гөлүсә өстәлдә яткан банк карталарына, машина ачкычларына карап куйды.
– Сез нәрсә кәләш кастингы үткәрергә җыендыгызмы? – дип мыскыллы елмайды уллары. – Ярар, ярар...
Илнар чынлап та әтисе юбилеенда  мәхәббәтен очратты. Моннан 15 ел элек лагерьда гашыйк булган кызны таный ул. Ә ул банкетта хезмәт күрсәткән официант кыз иде...
Шул көннән соң  Илнарны алыштырып куйдылармыни. Клублар да, дуслар да онытылды. Көн саен эштән соң өйгә очып кайта. Эштә дә компьютерда танклар атып утыру онытылды. Улы туачак бит...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы тәмамланды, ләкин бик кыска язма булды

    Хәзер укыйлар