Логотип
Күңелеңә җыйма

Җиде юл чатында

Элек тә шулай булдымы икән, әллә хәзер генә күбәеп киттеме алар?!

Дөресен әйткәндә, хәер сорашучыларга, урамда, подъезд төпләрендә бөгәрлә­неп йоклап яткан бомжларга янна­рын­нан үтеп киткәндә, күңел әрнеп, йөрәк сызып куйса да – битараф без. 

Ни өчен шундый хәлгә төшкән алар? Ничек ярдәм итәргә ул бичараларга? Сүзебез шушы сорауларга җавап таба алган, үзләре теләпме, теләмичә-сизмәстәнме җиде юл чатында калганнарның проблемаларын һич авырсынмыйча хәл итәргә алынган игелек ияләре турында.
 

«Лули»ларны... илләренә

Алар – безнең халык түгел, читтән килүчеләр. Кайсы ерак Үзбәкстаннан, кайсы – Таҗикстаннан. Күбесе лули милләтеннән, ягъни бер урында гына утыра белмәгән, күчмә яшәү рәвеше алып барган чегәннәр була инде. Ә алар, үзегез беләсез, күзеңә карап алдый да, көнозын асфальтка утырып, хәер сорашуны да бернигә санамый. Чөнки ул аның кәсебе, чөнки ул башканы белми һәм белергә дә теләми. Эшләргә күнекмәгән алар. Гадәттә, яннарында әллә кояштан, әллә еллар буена су күрмәгәннән чуерташ сыман булып каралып беткән берсеннән-берсе кечкенә бала-чага кайнаша. Арада кайчак књкрәк баласы булган хатыннар да очраштыргалый. Әниләре гамьсез генә – алдына куелган савытка текәлеп – күктән акча яуганны көтә. Сабыйлары исә үтеп-сүтеп йөрүчеләр арасында бутала. Көндәлек бер күренешкә тап булган кешесе дә туйган инде алардан. Берсе дә акча чыгарып бирергә ашыкмый. «Хәерне теләсә кемгә бирмиләр, акча кермәс», – ди торган иде миңа әнием. Шул сүзләрне искә төшерәм дә, мин дә акчага дип кесәгә тыгылган җиремнән туктап калам.

Әлбәттә, балалар кызганыч. Тәпи атлап китүгә соранудан башканы белмәгән ул сабыйларны ни көтә инде?! Кайда йоклыйлар, нәрсә ашыйлар... 

Бервакыт Сул Болак урамы буйлап машинада барабыз. Светофорга туктауга, яныбызга, булса шул дүрт-биш яшьләр тирәсе бардыр, бер малай йөгереп килде дә ачык тәрәзәгә кулын тыкты. Үзенең башы күренми дә. Акча сорый инде... Без нидер эшләргә дә өлгерми калдык – юл ачылды да кузгалып киттек. Малай бертуктаусыз агылган машиналар арасында калды. Тәгәрмәч астына кермәсә ярый инде, дип, борыла-борыла, баланы күзлибез. Урамның икенче ягында бу тамашаны тыныч кына күзәтеп торган әни кешенең исе дә китми. Күрәсең, анда акча кайгысы, малае акча алырга өлгерә алмый калды бит.
Кемдә ачу тудыра, кемдә кызгану хисе уята торган моның ише күңелсез күренешләр, Казаныбызның Универсиадага әзерләнүен, дөньяның төрле кыйтгаларыннан меңләгән кунаклар киләсен искә төшергәндә, тирән борчуга сала. Оят бит... Шәһәре­безнең йөзен генә түгел, ә бәлки яшәешен дә билгели ич бу!

Бер бәлагә әйләнгән әлеге хәл­ләргә чик куелыр, ахрысы. Бу эштә инициативаның Татарстан Респуб­ли­ка­сында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Ха­рис кызы Сабурская тарафыннан чыгуын ишеткәч, бер дә гаҗәплән­мә­дек. Аның вәкаләтенә карамаган-кагылмаган, ул колачлый алмый калган эшләр юк та бугай ул.
– Хәер эстәүчеләрнең берсе дә безнекеләр түгел, – дип җөпли безнең фикерне Сәрия Харисовна, бу хакта сораштыра башлагач. – Ай дәвамында һәр атнаны оештырган рейдларда йөреп, сорашу­чы-ларның һәркайсы белән якыннан танышканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек. Ул чараларда безнең белән бергә Эчке эшләр, Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек, Мәгариф һәм фән, Сәла­мәтлек саклау министрлыклары, шәһәребезнең Башкарма комитеты, «Япеев» полициясе бүлеге, хокук саклау органнарына ярдәм күрсә­түче яшьләр берләшмәләре вә­килләре дә актив катнашты. Мик­роавтобус белән йөрдек. Полиция машинасын күрсәләр, шундук юкка чыгалар. Яраткан урыннары – Колхоз базары, Сул Болак урамы, «Тандем» тирәсе... Алар Горький исемендәге ял паркы янындагы җир асты юлында да торалар. Күргән берсен җыеп автобуска утырттык та, башта полиция бүлегенә алып барып беркетмә төзедек, аннары (бездә теркәлгәнме алар-юкмы, шуны ачыклау өчен) Миграция хезмәтенә алып киттек. Без аларны чыгарып җибәрү ягында. Пропискаларын сорый баш­лыйсың, барысы да бер адресны күрсәтә. Үзләре ул йортның кайда икәнен дә белми. Эш берничә юнәлештә алып барыла. Кайсы­ларын – теркәлү турында белеш­мәсе булмаганнарын – әнә шулай илләренә кайтарып җибәрәләр, андыйлар күп. Ә инде Миграция хезмәте аша узганнарга ярдәм кулы сузалар. Кеше төрле авыр хәлләрдә калырга мөмкин бит. Биредә барысы да исәпкә алына. Ул законда да шулай каралган. Шуңа рейдта катнашучылар авыр хәлгә тару­чыларның балаларын бакчага урнаштыру, мәктәп яшендәгеләрен мәктәпкә бирү мәшәкатьләрен үз өсләренә ала да. Кеше хокукларын яклау даирәсе, чыннан да, бик киң. Соңгы вакытта Казан урамнарында теләнүчеләрнең кискен кимүен тынгысыз һәм мәшәкатьле эшләр нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәктер.
 
- Казан шәһәрендә моннан алты еллар чамасы элек ул бичараларны вакытлыча сыендырып торучы «Милосердие» социаль адаптация үзәге ачылды. Андый Үзәкләр бүген Бөгелмә һәм Чаллы шәһәрләрендә дә бар. Аларның эшчәнлеген якынча  күзаллау өчен бер генә сан китерү дә җитә. Бая без әйткән «Милосердие» үзәгендә, ул оешкан 2005 елдан бирле, ике меңгә якын кеше булып киткән.


- «Милосердие» социаль адаптация үзәгендә ВИЧ-инфекцияле кешеләрне, төрмәдән чыгучыларны яңадан тормышка кайтару-җайлаштыру өчен «Күпер» дип аталган махсус программа һәм «Феникс» социаль бюросы эшли. Бомжларга да нинди генә хезмәт күрсәтмиләр биредә. «Килсеннәр, мөрәҗәгать кенә итсеннәр, ә без кулдан килгәннең барын да эшләрбез», – ди Үзәк хезмәткәрләре.
 

«Килсәләр, булышабыз»

Алда безне ни көтәсен Хак Тәгаләдән гайре берәү дә белми. Гөрләп барган тормышың, бер җайга тәгәрәгән бар дөньяң күз ачып йомганчы челпәрәмә килергә мөмкин. Бәла ул аяк астында гына. Минем белән шундый хәл булмас дип берәү дә әйтә алмый. Хәзер, мошенниклар кулына эләгеп, көн эчендә фатирсыз калуың да, янгын чыгып, бер мизгелдә гомер буена җыйган мал-мөлкәтеңнән мәхрүм булуың да ихтимал. Шуның күбесе, урамда калып, бомж хәленә төшә. Монысы – бәхетсезлеккә юлыгучылар. Ә бит әле гаиләсе тарафыннан читкә кагылучылар дә җитәрлек. 

Контингент төрле һәм катлаулы. Үзәк ишеген ачып керүченең һәркайсы, иң беренче эш итеп, күпме вакытка килүен әйтә. Документларын югалткан булсалар, документ юнәтүгә, эшкә урнашырга өч ай вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә алар тормышларын җайларга тиеш. Әлбәттә инде, үзәк хезмәткәрләре ярдәме белән... Бирегә килүчеләргә, кемнең кем булуына карап, хезмәт күрсәтүнең өч төрле ысулы тәкъдим ителә: пенсионерлар айлык пенсияләренең 75 процентын түли. Чөнки аларны ашатырга-эчертергә генә түгел, карарга да кирәк. Үзен-үзе йөртү-челәр өчен ул 660 сум тора.
– Бер көнгә, бер айга килеп торган әби-бабайларыбыз да булгалый, – дип сөйли Екатерина Мартьянова. – Балалары ялга китә, ә өлкән яшьтәге әнисен, йә булмаса, әтисен караучы кеше таба алмый. Мондый очракта алар якыннарын безгә ышанып калдыра. Билгеле, бушлай түгел, түләүле. Андыйлардан аена 8 мең 160 сум алабыз.
– Үзәкнең эшчәнлеге вакытлыча бер зур гаиләгә әверелгән ул кешеләрне ашату-эчертү, кирәк икән, юындырып чиста урын-җиргә салу, алар яшәгән бүлмәләрне җыештырып торудан гына гыйбарәт түгел. Хезмәткәрләр башкарган эшләрнең иң мөһиме, иң кирәклесе – бәлагә юлыгучыга яңа паспорт алып бирү, аны эшкә урнаштыру. Шушы Үзәк ярдәме белән яңадан тормышка әйләнеп кайтучыларның саны хәзер меңәрләп исәпләнә. Сүзне шуларның икесенә бирәбез:
– Төрмәдән чыгуыма сигез ел вакыт үтеп китсә дә, мин һаман ирексез кош хәлендә идем, – дип сөйли кайчандыр шул Үзәктә яшәп киткән әңгәмәдәшемнең беренчесе. – Паспортымны югалттым, ә документсыз, үзегез беләсез, бернинди хокукка ия түгел син. Төрмәдән чыккач, бер хатын янында яшәп тордым. Тора-бара ул да туйды. Чөнки ни эшкә урнаша алмыйм, ни нәрсә... Уйладым-уйладым да шунда киттем. Андагы хезмәткәрләр мине, паспорт алганчы дип, төнге сменага каравылга куйдылар. Ярты ел дигәндә, пас-портлы булдым. Тормышымның яхшыга үзгәрәчәгенә өметем өзелгән иде инде. Хәзер мин эшле дә, яшәп торырга урыным да бар...
– Ә минем бөтен проблема – беркайда да теркәлмәгән булуымнан башланды, – дип дәвам итә сөйләшүне алтмыш яшьләр тирәсендәге ханым. – Шуның аркасында Пенсия фондына да мөрәҗәгать итә алмадым. Пенсиясез ничек яшәдең дип сорагыз сез?! Ул бит безнең халыкның картаймыш көнендә бердәнбер яшәү чыганагы. Иремнең хәле дә шундый, ул да документсыз. Улыбыз фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул бизнес белән шөгыльләнә иде. Эше уңышсыз килеп чыкты. Ђҗәтләрен түләү өчен өйне сатарга мәҗбүр булдык. Шулай итеп, без урамда калдык. Үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез: хәзер менә пенсия дә алам, алар миңа Картлар йортына урнашырга да булышты.
Әмма, ниләр генә эшләмик, аларга булышам дип, нинди генә чаралар кулланып карамыйк, урамда – чүп савытлары тирәсендә эзләнеп йөрүчеләр юк-юк та күренгәләп куя. Бер Казан шәһәрендә генә дә йортсыз-җирсез, исемсез бомжларның саны өч йөздән алып биш йөзгәчә исәпләнә. Кайчан да бер бетәрме алар?! Юктыр... Чөнки җәмгыятебездәге урлашу-алдашу һәм башка төр җинаятьләрнең күзебезгә төртелеп торган ачы бер чагылышы, шаһиты бит алар...


Аларда ничек?

- АКШ штатларында интернетчы бомжларның үз ширкәтләре бар. Шәһәр властьлары андыйлар өчен хәйрия лагерьлары оештыра. Анда алар ватылган ноутбукларын төзәтә, югары тизлектәге Интернетка тоташа, компьютер курсларында укый, хезмәт биржасындагы онлайн вакансияләрне өйрәнә ала.

64 яшьлек бомж Скип Шрайбер тутыккан микроавтобуста яшәп ята. Дүрт ел элек ноутбук сатып алган да түләүле Wi-Fi аша тәүлек буе саннар цивилизациясендә рәхәтләнә. 
- Огайо штатының Колумбус шәһәрендәге йортсыз Тед Уильямс үзенең «алтын радиотавышы» аркасында танылып киткән. Аның тавышы белән Kraft Foods корпорациясенең яңа рекламалары яңгырый.
- Көннәрдән бер көнне эшсез немец бомжы Энрико атаклы булып уяна. Визбадендагы рождество базарында ул Германиянең булачак бундес-канцлеры белән маңгайга-маңгай очраша. Уң демократлар союзы рәисе, Рейн-Майн Фестфалия җиренең министр-президенты Курт Бэк, матбугат вәкилләрен ияртеп, сәяси ташламалар  ясап йөри. Шунда Энрико министр-президентка тәнкыйть сүзләре белән ташлана: «Синең кебекләр аркасында немец дәүләте таркалып бара, шуңа күрә мин эшсез», – ди. Ә Курт Бэк бөтен матбугат чаралары алдында, әгәр Франко кырынып һәм чәчен алдырып үзен тәртипкә китерсә, өч атна эчендә эшкә урнаштырырга вәгъдә бирә. Энрико икенче көнне үк сакал-мыегын кырып, пөхтә киенеп министр-президент резиденциясенә килеп җитә.

Телевидениенең барлык каналлары бомжның һәр адымын яктыртып бара. Музыкаль белеме булган Энрико чүп җыючы хезмәтеннән баш тарта. Вәгъдә иткән эш урыны белән тәэмин итәлмичә, министр-президент кыен хәлдә кала, ә матбугат чаралары көн саен хәлне кыздырып тора, җавап таләп итә. Менә шунда инде Франкфурт-на Майне шәһәрендәге рус телевизионщиклары, немец хөкүмәте функцияләрен үзләренә алып, министр-президентны коткара: Энрико Франконы рок-музыка һәм панк бүлегенә музыкаль эксперт итеп эшкә чакыра. Контрактка кул кую вакыйгасын бөтен телеканаллар турыдан-туры репортажларда күрсәтә. 

- Италиядә бомж – иң кызык тип. Анда климат җылырак, кешеләре дә йомшаграк. Нидер сорансалар, гадәттә, берәү дә кире какмый. Җирле бомжларның кыяфәте дә ким-хур булырлык түгел: чүплектә эзләнеп йөрмиләр, кулларына пицца кисәге тотып, башларын мендәргә салып йоклыйлар. Бу – Римда. Милан бомжының өстендә – кашемир пальто, туфлиләре – соңгы коллекциядән, бик нәзакәтле итеп бәйләнгән шарфигы... Һәм җыенысы – чүплектән! Ләкин аның ашыйсы килә, шуңа ул бераз акча теләнә.

- «Хәер сорашып йөрүче йорт-җирсез бер ир-ат оста кием сайлый белүе һәм тышкы кыяфәте аркасында чак кына йолдыз булып китмәде», – дип яза Кытай газетасы «Чайна дейли» Нинбо шәһәрендә җан асраучы бомж турында. Чынлап та, кулына сигарет тоткан, билгесез размердагы кыршылган джинсы киеп, аны билдән чуар шнурлар белән бәйләп куйган, күн курткасы өстеннән ертык ясалма мех пальтосын җилбәгәй җибәргән кеше ташландык урыннарның һәм караңгы тыкрыкларының органик дәвамы, мусор баклары һәм сукбай этләрнең символы кебек карала.
Әлеге сукбайның Интернетта үз «фан-клуб»ы да барлыкка килә. Аңа керүчеләр үз «геройларының» кайда яшәгәнлеген ачыкларга тели. Ә ул, һаман билгесез калмакчы булып, үзенә кушамат таба – «Очлы туган». Мөгаен, ул сукбайның үзенчәлекле, үтә үткер күз карашыннан чыгып бирелгәндер.

Нинбода йортсызларга ярдәм күрсәтүче социаль үзәктә эшләүче берәү «Очлы туган» белән бераз таныш та икән әле хәтта. Социаль үзәктәгеләр аңа торыр урын, ашау-эчү тәкъдим итеп караган, әмма һәрчак кире җавап кына ишеткән. Тагын шунысы: 
ул күп тинейджерларның кумирларыннан күпкә әйбәтрәк күренә икән. Форум һәм блогларга ышансаң, бу сукбай инде Гонконгта, Тайваньда, Япониядә бик популяр.           

"Сөембикә" журналы, №9, 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар