Логотип
Күңелеңә җыйма

Үгиләр...

Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...


Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан – балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның... Беркемгә кирәксез, артык тамак иде ул энесе белән бу яңа гаиләдә. Үгиләр алар...

Ярый әле әбисе бар. Гаиләдә нәрсә булса да, чыгып китеп сыеныр кешең булу Илзирә өчен саламга булса да ябышырга тырышу иде. Ләкин кыз башыннан үткән хәлләрне әбисенә дә сөйләп булмый. Йөрәге чыдамыйча үлеп китәргә дә озак сорамас өлкән кеше. Әбисеннән дә якын итүче кеше юк бу дөньяда Илзирә өчен. Әнисе өчен ул тормыш корырга комачаулаучы кеше генә иде бугай...

Илзирәне әтисенә охшаган, диләр. Кызу холкы да, очлы борыны, чем-кара чәче... Ләкин әтисен фотолардан гына күреп белә Илзирә. Кызга 5 яшь вакытта йөк машинасына бәрелеп вафат булган ул. Ике бала белән тол калган әнисе өчен әби белән бабасы зур терәк була. Терәк булырлар дип, ире үлгәч яңадан ата-ана йортына күченә әнисе. Әтисез үссәләр дә, балалар өчен дөнья түгәрәк: әбиләре мәктәпкә озата, каршы ала, тәмле ашата, кызык хәлләр сөйли, җырлый, кул эшләренә өйрәтә. Үзләрен ятим сизмәде балалар. Әллә каян гына шул Харис килеп чыкты бит әнисенең тормышында. Һәм Илзирәне бик тиз олыгайтты...
Әни, безгә болай да рәхәт, нигә ул безгә, дип каршы килсәләр дә, әбиләре күндерде балаларны. «Ирсез яшәү авыр, әниегез яшь әле, тормыш итәргә кирәк. Сез дә караулы булырсыз, ятимнәр дип төртеп күрсәтмәсләр урамда. Әтиле булып үсәрсез...» – дип сөйли торгач, Илзирә энесе белән яңа әтиле булырга ризалык бирделәр. Әнисе Харис йортына башта үзе генә күченде, аннары балаларын да алдырды. 

Тырышмады түгел, тырышты Илзирә. Харисны әти итеп күрергә тырышты. Ләкин 14 яшенә җиткән кызның холкы да үзгәреп, тынгысызланып килгән вакыты булгангамы, гел сүзгә килделәр Харис белән. Яңа әтигә йә тәртип ошамый, йә кычкырып сөйләшү комачаулый... Эшләтмисең балаларыңны дип, әнисен дә шелтәли. Харис кайтканчы сөйләшәсен сөйләшеп, эшләрен тәмамлап, бүлмәгә кереп бикләнә торган булдылар балалар. Харис кынамы соң?! Аңа ияреп, әнисе дә гел бәйләнә, аның сүзен сөйли башлады. Харис шелтәләсә, ул да: «Әйе, дөрес», – дип, янында басып тора. 

Ярый, чыдый Илзирә. Кечкенәдән чыныгып үсте ул. Яшьтәшләре әтисез булганына ишарәләп, гел көлделәр. Ул вакытта да еламаганны, Хариска гына бирешеп тормас Илзирә. Ләкин өйдә үзе генә булган вакытта Харис төшке ашка кайткан вакытта Илзирә белән, гомер булмаганны, матур итеп, ягымлы сөйләште бер көнне. Яңа әтидән мондый йомшаклык күрергә ияләшмәгән кыз иргә карата сагаеп калды. Әйе, Харис соңгы арада төшке ашка  дип, әнисе эштә, ә Илзирә үзе генә булган вакытта кайта башлады. Ашын бүлдерә, чәен ясаттыра да, берсе артыннан берсе сораулар яудырып, кызга үзе яныннан китәргә ирек бирми. Матур сөйләшкән кеше яныннан чыгып китәргә дә уңайсызланган Илзирә Харисның янында торырга мәҗбүр була шулай. 

Бер кичне Илзирәнең әнисе әби-бабасының хәлен белергә дип түбән очка төшәргә җыенды. Илзирәне дә, улын да ияртергә булды, Харис янында балаларын үзе дә калдырмый иде ул. Ләкин иртәгәсе көнне контроль эше буласы Илзирәнең – бик теләсә дә, әнисенә иярә алмады. 

Харис атналар буе үргән ятьмәсен, ниһаять, бу кичне сынап карарга булды. Илзирәнең бүлмәсенә кереп, юктан да сүз кушты, дәресләрен карады, өстеннән иелеп дәфтәрләрен ачкалады. Нидер сизенгән кыз урыныннан торып китмәкче иде, кулыннан эләктереп алды Харис.

– Кая качасың? Көне буе мине кызыктырып йөрисең дә, икәү генә калгач качкан буласыңмы? 
– Нәрсә сөйлисең, Харис абый? – дип, Илзирә аннан ераклашырга тырышты. Ләкин кыз бала ирне җиңә аламы соң... 
– Инде авылның бөтен егете белән чуалып чыккансыңдыр, үз өемдә яшәтеп, бер кочканым да юк үзеңне, – дип кочагына алды да, чәчләреннән, муеннарыннан үбәргә тотынды Илзирәне. 

Башта куркудан катып калган кыз кинәт акылына килде... Нишли бу ир? Нишләтмәкче була Илзирәне?! Кабахәт! Харисның кыланмышларыннан җирәнеп, бар көче белән этеп җибәрергә тырышса да,  көче җитмәде кызның. Харис аның саен котырды гына, өстәлгә терәлеп торган караватка этеп екты Илзирәне. Инде өстенә авам дигәндә генә кыз аягын күтәреп бар көченнән тибеп җибәрде. Шул җитте, ташы кызган ир авыртуга чыдый алмыйча идәнгә бөкрәеп төште. Илзирәнең реакциясе көттермәде, шул секундта чыгып та йөгерде бүлмәдән...

Әнисе кайтканын язгы салкында күлмәкчән урамда көтте Илзирә. Кая барсын, кемгә зарлансын? Ышанырлармы? Бер әнисе генә ышана ала аңа. Бүген үк киемнәрен җыеп Харис өеннән чыгып китәчәкләр алар! Ләкин...

Ышанмады әнисе... Үсмер кызының бер сүзенә дә ышанмады. Алай гына да түгел, Харис абыеңның бер алдына, бер артына төшәсең икән соңгы арада, мәктәптән дә аның төшке ашы вакытына туры китереп кайтасың, азуың җиткән дип, кызын ачуланда. Илзирә үз колакларына үзе ышанмады. Аның газиз әнисе баласына түгел, ниндидер чит иргә ышануны кулай күрде. Барысына да Илзирәнең үзен гаепләде...

Ул төнне Илзирә энесен кочаклап, төне буе елап чыкты. «Апа, Харис начар кеше, мин сиңа ышанам, – ди бит ул да. – Һәрвакыт бергә булырбыз, апа, мин сине беркемгә дә рәнҗетергә ирек бирмәм, – дип сөйләнә-сөйләнә йокыга китте энесе. Бер көнне лапаста ябып, йомырка төшереп ваткан өчен Рөстәмне дә кыйнаганын шунда гына белде кыз. Ун яше дә тулмаган малайны ни өчен җәберләгән ул шулай?!  Әнисе генә ышанмады... Их, әтисе исән булса, бу кадәр мескен, кирәксез булып, мыскыл ителеп йөрерләр идеме соң... 

Икенче көнне мәктәптән соңрак кайтты Илзирә. Мәктәп әйберләрен, кирәкле киемнәрен җыйды да, әбисе белән бабасы янына төшеп китте. Үз киемнәрен урнаштыргач, энесен дә мәктәптән алып кайтты. Рөстәмгә дә Харис йортында урын юк. Әнисе яңа гаилә корды, йөрәге астында яңа баласын йөртә. Кыз булачак, дигәннәр... Ә Илзирә белән Рөстәм әби-бабай йортында яшәячәкләр. Ятим диләрме, юлдан язган, рәхәтенә чыдый алмый диләрме – Илзирәгә барыбер. Үзен дә, Рөстәмне дә башка беркемнән дә кыерсыттырмаячак. Әтисенә охшаган, диләр. Кара чәче, очлы борыны белән генә түгел, әтисе  кебек көчле дә, тәвәккәл дә әле ул Илзирә. Бүгеннән карт әби-бабасы өчен дә, газиз энесе өчен дә гаилә башлыгы булачак ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин. аптырыйм. нишлэп. ир. курдем дип УЗ баланны. читке этэрге. мене бу. бер дэ. дорес эйбер. тугел. э Илзирэ. молодец. нык бул кызыкаем Ярый эле эби. бабагыз. бар. Эниен бик укенечэк. эле

    • аватар Без имени

      0

      3

      Променяла на штаны дигәннәре шул була инде.Күп хатыннар шундый хәлләр булыр диеп,икенчегә кияүгә чыкмыйлар,күпләре шулай кызын гаепли,үзең бөтереләсең,узең повод бирәсең диеп.Кыз бала бик җәл....

      Хәзер укыйлар