Логотип
Күңелеңә җыйма

Галим

– Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды.  – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул. 

Шәһәр читендә урнашкан базар тирәсендә йөргән кыйналган иргә сатучылар бик шикләнеп карады. Йөзе шешенеп беткән булса да, өстендәге киемнәре әллә ни начар да түгел кебек. Салкын төннәрен җылыныр өчен өстенә ниндидер җәймә япкан да, шуңа төренеп йөри. Ике көн бер кешегә бер сүз катмады, берни сорамады. Көн саен бер-берсен күреп ияләшкән сатучы хатыннар чит кешегә шундук игътибар итте. Соранып йөрүчеләрнең барысын диярлек йөзгә белә алар. Ә бу ир берни сорамый. Ләкин ачлык кемнең дә телен ачтыра шул, кул сузып ярдәм сорарлык итә. Өченче көнне теге ир рәтләр буйлап китте. Анда да күз тутырып әле теге сатучыга, әле икенчесенә карап тора да, сорарга кыймыйча узып китә. Кыюсыз бу ирне иң беренче Гөлсинә кызганды. 
– Ничә көн ашамадың инде? – дип сорады теге ирдән.
– Өченче көн дип уйлыйм, – дип җавап бирде ир.
– Ничек инде уйлыйсың? Исәбен үк югалттыңмыни? Эчүең шулай каты булдымы? – дип аптырады хатын.
– Хәтерләмим... Мин үземнең кем икәнемне хәтерләмим... – дип, ир асфальтка барып утырды. 
Теләнчеләрне дә, бомжларны да тиз аера Гөлсинә. Аларның карашлары ук башка, оятсызлыклары да, битарафлыклары да йөзләренә чыккан. Ә бу ирдә өметсезлек сизелә. Бөтенләй югалып калган, чарасызлыктан аптыраган кеше иде бу. Шунда сату итүче үзбәкләрдән чәй, пылау алып бу иргә илтеп тоттырды Гөлсинә.
Ир, чыннан да, исемен дә, кая яшәгәнен дә, монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләми иде. Сатучы хатыннар аңа галим дип дәшә башлады. Матур сөйләшүе, күп белүе белән аптыратты ул мондагыларны. Исемсез кешегә исемен дә алыштырды бу кушамат. Галим сатучы хатын-кызларга товар ташырга ярдәм итә, вак-төяк йомышларын үти. Шуннан җыелган әз генә акчасын ашауга тотты, төнне базар тирәсендәге йортсыз-өйсез калган урам кешеләре аны үзләре янына түбә астына кертте, учак җылысын бүлеште. 
Гөлсинә белән Галим арасында алдан ук җылы мөнәсәбәт урнашкан иде. Ирнең бу хәлгә калуы сатучы хатынга бик сәер тоелса да, алар аралашуларын дәвам итте. Гөлсинә белән янәшә сатучылар: «Нәрсәгә кирәк сиңа ул бомж?» – дип аптыратсалар да, тыңламады аларны. Үзе дә эшеннән ерак түгел урнашкан кечкенә генә бер бүлмәдә улы белән яши. Җиде ел элек, ире бөтен фатирын үз өстенә күчереп, яшь хатын белән чуалып, улы белән Гөлсинәне урамга куып чыгарды. Өметсезлекнең нәрсә икәнен белгән Гөлсинә Галимнең хәлен бик яхшы аңлый иде. Ышанычлы кебек тоелды ул аңа, бергә яшик дип үзләренә чакырды. 
Галим Гөлсинәнең улы белән уртак телне бик җиңел тапты. Дәресләрен әзерләргә дә булыша. Иртән эшкә бергә китәләр, бергә кайталар. Хатын-кыз тәрбиясендә Галим дә бик сөйкемле бер кешегә әйләнде. Гөлсинәнең сату эшләре дә алга китте, алар хәзер икесе эшли башлады.
Дүшәмбе базар эшләмәгән көнне Гөлсинә белән Галим беренче тапкыр паркка ял итәргә, йөреп кайтырга дип киттеләр. Тукталышта төшеп калып паркка таба атлаганда тимер юлы аша чыгып барганда ерак түгел бер ир белән хатынның талашканын ишеттеләр. 
Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип, ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. 
– Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул. 
...Бер ай элек Казанга килеп туктаган кичке электричкадан зур булмаган портфель тоткан ир төшеп калды. Станция белән автобус тукталышын тоташтыручы тоннель буйлап агылган кешеләргә иярмичә башта озак кына басып торды, кемнедер көтте. Аннары үзе генә тукталышка атлады. Төркемнән аерылып калган ирне инде күзлиләр иде. Тоннель уртасына җитүгә өч ир килеп чыкты да, ирне кыйнап, портфелен алып киттеләр. Йөзе-бите канга баткан ир исенә килгәндә урамда төн иде инде. Үзенең кем икәнен, нишләп монда канга батып ятканын аңышмаган ир кая таба атлап киткәнен үзе дә белмәде. Ул берни хәтерләми иде...
Гөлсинә белән Галим паркка барып җитә алмады. Галим хатыннан биш йөз сум акча сорап билет алды да, электричкага утырып китте. Гөлсинәнең дөньясы бушап калды. Бик кадерле бер әйберен югалткан кебек тойды ул үзен...
Бер атна узуга Гөлсинә янына базарга Галим килеп җитте. Ул инде танымаслык булып үзгәргән. Өс-башы гына түгел, үз-үзен тотышы башка иде. Бу инде өметен югалткан кеше түгел, бәхет балкып торган кеше иде. 
Самат авылда туып-үскән. Өйләнеп гаилә корган, зур хуҗалык тоткан. Бөтен кеше авылдан киткән чорда ул, киресенчә, монда да яхшы яшәргә була дип, мөмкинлекләрне үзе булдырган. Кечкенә генә фермасында 30 баш сыер, бозаулар, бер дистә кәҗәләре була. Тракторлар алып, печән чәчеп, ашлык урып, мал асрап яшиләр шулай. Тормышлары мул, ләкин тынычлыклары юк. Бергә эшләп тапкан малларына хатыны үзе генә хуҗа булырга тели. Ничек тә бөтен мөлкәтне үз өстенә яздырырга тырышып йөргән хатынына шикләнеп карый башлаган иде инде Самат. Ләкин бу дәрәҗәгә барып җитәр дип башына да китермәде... Эш кәгазьләре белән Казанга менгәч, Саматны урамда бик каты кыйныйлар. Хәлсез яткан ир дөнья белән хушлашты дип уйлап, Саматның хатыны яллаган бу адәмнәр портфельне алып китеп баралар. Аңын җуеп яткан ир алай да җинаятьчеләрнең соңгы сүзен ишетә: «Кире әйләнеп кайтасың булма!» – башына тагын бер кат типкәч, Самат караңгылыкка чума. Авылга озак кайтмый торгач, Саматны эзләргә тотыналар, ләкин эзенә дә төшә алмыйлар, мәете дә табылмый. 
Гөлсинә белән электричка юлы аша паркка барганда ишеткән шул сүзләр кинәт Саматның хәтерен яңарта. «Кире әйләнеп кайтасың булма!» Ул үзенең кем икәнлеген дә, нәрсә булганын да исенә төшерә һәм шундук юлга кузгала...
Гөлсинә Саматның тарихын тыңлагач, аптырап кала. Аның өчен чын күңелдән сөенә, ләкин якын кешесен югалту ачысы көчлерәк була, йөзен каплап елап җибәрә. Кечкенә генә бүлмәсенә, ялгыз тормышына, авыр эшенә бер якты нур булып кергән Галиме юк бүтән. Чит ир – Самат кына бар хәзер бу дөньяда. 
– Зур хуҗалыкка яңа хуҗабикә кирәк, Гөлсинә, әйдә, киттек минем белән авылга! – ди Самат.

Кичке электричкага җитешергә дип, тоннель буйлап өч кеше йөгерә: Самат, Гөлсинә һәм аның улы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик позитив, укып чыккач, кунелгэ рэхэт булып калды

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэхет сон булса да килэ ул

      Хәзер укыйлар