Гафу итәргәме?

...Лилия бик соңлап кына үз бәхетен табып, 28 яшендә кияүгә чыга. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе бар, иренә дә 35 яшь. Алар ярты ел элек очрашканнар һәм бер күрүдә гашыйк булып, бик тиз бер-берсен ярты сүздән аңлый башлаганнар. Кияүгә чыкканчы Лилия әнисе белән районнан ерак түгел кечкенә генә бер авылда яши. Ренат район үзәгендә барлык уңайлыклары булган дәүләт фатирында яши, әнисе белән тора. Әнисе бик авыр холыклы икән, ул бу турыда Лилиягә алдан ук әйтеп куя.
Шаулап-гөрләп, зурдан кубып туй уздыралар, аларның бәхете ташып тора. Җәй көннәрен авылда Лилиянең әнисе янында уздыралар, ә кышын Ренатның әнисе белән район үзәгендә яшиләр. Лилиянең әнисе һәр килуендә акча, күчтәнәчләр алып килә, яшьләр өчен бирелгән бүлмәне җиһазлый. Тәрәзәләрдә һәрвакыт бәйрәмчә пәрдәләр эленгән, бәллүр люстралар ялтырап тора, кием-салым җитәрлек, яшьләр шатланып эшкә китәләр, эштән өйгә ашыгалар.
Ренатның әнисе кечерәк гәүдәле, җыйнак кына хатын, пенсия яшендә булуына карамастан, бер оешмада җыештыручы булып эшләвен дәвам итә. Лилияне беренче күрүдә үк ошатып бетерми. Ренат Лилия пешергән ашамлыкларны мактый-мактый ашый, ә ул нинди дә булса гаеп табып тәлинкәне читкә этеп куя. Әкренләп, бу хәлгә түзә алмыйча, яшьләр аерым ашый башлыйлар. Бик соңарып өйләнгәнлектән, Ренат түземсезләнеп бала тууын көтә. “Менә күрдеңме, чирле хатынга өйләнгәнсең, уңмадың”, - дип гел эзәрлекләп тора әнисе. Шулай итеп тагын ике ел узып китә.
Озакламый Лилия әни булачагын әйтә, икесе дә бу хәбәргә шатланып туя алмыйлар, көннәр буе Ренатның йөзеннән татлы елмаю китми, ул бит тиздән Әти булачак. Алар икесе дә көннәрне санап торалар, туачак балага яңадан-яңа әйберләр алалар. “Нәрсә булып бетәр инде тормышыбыз, бер-беребезне өзелеп яратабыз, тик әни генә мине яратмый, нигә икәнен үзем дә белмим, көнләшә ул, ахрысы”, - ди Лилия иренә.
Тиздән аларның уллары дөньяга килә, икесенең дә шатлыклары эченә сыймый. Больницадан кайткач, Лилия бала белән авылда, әнисе янында яши, бер айдан соң Ренат аларны үз әнисе янына алып кайта. Ай буе баланы күрмәгән каенана төргәктәге кечкенә балага карап: “һмм, ул сиңа бөтенләй охшамаган”, - ди. Лилия бер сүз дә эндәшми, нәрсә булса да әйтү, бәхәсләшүнең файдасы юклыгы күренеп тора. Каенана улы Ренат белән бергә калган минутларда ничек тә булса килене турында яман сүз әйтми калмый. Лилиянең әнисе килеп оныгын сөеп, киеренкелекне бераз йомшарткандай була булуын, ләкин озакка бармый. Кодагыена дип күчтәнәчләр алып килә, тәм-том яратканын белеп аны торт, чәк-чәктән өзми. Кодагыйга бу да ошап җитми. Урланган акчадыр әле, вак-төяккә бу кадәр акча туздырмас иде югыйсә”, - ди. Бусы инде Лилия әнисенең азык-төлек кибетендә эшләвенә ишарәләве. Лилия әнисенә ничек кыен икәнен белә, ул да бит кибеттә җыештыручы булып кына эшли, җае чыккан саен өстәмә эшләргә дә тотына, төннәрен больницада санитарка булып дежур тора, акчаны бик кыенлык белән эшләп таба.
Көннәрдән бер көнне каенана үзләре юкта Лилиянең альбомын актара һәм аннан бер фотоны куптарып ала. Лилия үзе эшләгән коллектив белән экскурсиягә барганда төшкәннәр, янында бергә эшләүче яшь кенә егет тә басып тора. Бармагы белән шушы фотодагы яшь егеткә төртеп: “Менә сезнең балагызның атасы, - ди усал тавыш белән каенана. - Әнә бит ул бала аңа ничек охшаган!” Ренатның көн саен йөзе сүрелә, сөйләшмәскә әйләнә. “Сине яратканнан чыкмады ул, аңа фатир кирәк, шуның өчен генә килде ул”, - дип, әнисе көн саен аның канына тоз салуны дәвам итә. Бервакыт баланы коендырганда, балага суык тимәсен дип уйлап, Лилия каенанасыннан ишекне ябуын үтенә. “Инде хәзер үз өемдә үзем хуҗа да түгелмени, балаңны ал да өйдән теләсә кая чыгып кит”, - ди. Лилия Ренатка сораулы күзләрен төби, ләкин Ренат әнисенә бер сүз дә әйтә алмый.
- Күрмисеңмени, син монда артык кеше, - дип кычкыра каенана. - Безгә чит кеше баласы кирәкми!
- Сез нәрсә, мин үз гомеремдә Ренаттан башка беркемне дә белмәдем, Сез бит моны бик яхшы белеп торасыз.
- Белми дип йөрмә, менә кем ул баланың атасы! - дип каенана Лилиянең йөзенә бөгәрләнеп беткән теге фотоны китереп бәрә.
- Без аның белән бергә эшлибез, миннән 10 яшькә кече бит ул.
Әнисе Ренатны үзенчә әвәли һәм әкренләп теләгенә дә ирешә. Яшьләр арасында тавыш-гауга куба, алар аерылышалар. Ренат эчүчелеккә сабыша. “Барысына да син генә гаепле, син генә җимердең минем бәхетне”, - дип кычкыра ул еш кына әнисенә.
Ренат еш авырый башлый, больницада да ятып чыга, ләкин дәвалану көткән нәтиҗәне бирми, чөнки күңеле тыныч түгел. Хатыны, улы аны гафу итәрме?
Әйе, табиб янына кешеләрне тән сырхаулары гына түгел, җан авырулары да китерә. Мин кабул итү бүлмәмдә күпләрнең гыйбрәтле язмышына шаһит булам. Әлеге очракта, мәсәлән, яшьләр тормышына урынсыз тыкшыну гаиләне таркатты. Сүз дә юк, гаиләдә каршылыклар, аңлашылмаучылыклар да килеп чыгып тора. Бигрәк тә башлангыч чорда. Хәтта бу табигый. Чөнки егет белән кыз икесе ике төрле гаиләдә тәрбияләнгән. Әмма гаилә оешып китсен өчен һәр ике якның да тырышлыгы, шәхси мин-минлеген корбан итүе зарур. Ә гаилә тормышының челпәрәмә килүе сәламәтлеккә турыдан-туры тәэсир итә, кеше шифаханә юлын таптый башлый. Авыруның сәбәбе исә тирәндәрәк -җанда.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.