Логотип
Күңелеңә җыйма

​«Фәхишә түгел, фәрештәң идем...»


Гомер буе ире аны бер гөнаһсызга рәнҗетеп яшәде. 

Күз ачкысыз буранлы көн иде. Мондый көндә юньле кеше этен дә урамга чыгармый. Ә ул мине: «Кил инде, бәлкем, соңгы күрүем булыр...» – дип, өзми-куймый үзенә чакыра. Курка, шикләнә калдым. Бармыйча булмас, ахры. Аның ире белән аралары бик киеренке булуын белә идем белүен. Әмма «бәлкем, соңгы күрүем булыр», дип әйтер өчен кешенең нинди хәлдә булуы кирәктер?! Җыендым да, байлар бистәсенә юл алдым. Юл буе инде күптән якын туганыма әйләнгән дустым Алсу турында уйланып бардым. 

Аны да язмыш сынапмы-сынады. Әйе, ул бай кешегә кияүгә чыкты. Үзеннән ун яшькә олы ир, хатыны янында әллә ни аерылып тормый иде үзе. Байлар бит алар үзләрен карый, иркәли беләләр. Казанның иң шәп рестораннарының берсендә гөжләтеп туй барган чагында, мин дә Алсуның бәхете бар икән, дип, аның өчен чын күңелемнән куанып утырдым. Ләкин нәтиҗә ясарга ашыкканмын. Бергә яши башлауларына ай чамасы да үтмәде, телефонда таныш тавыш яңгырады: «Көнләшә, кухнядагы кәстрүлдән дә көнләшә. Нишлим, әйт? Мин аннан куркам», –  диде дә, тиз генә трубкасын ташлады. Күрәсең, сөйләштерми дә ире аны танышлары белән. Аннан соң мин аңа берничә мәртәбә үзем шалтыратып карадым. Тик файдасыз, трубканы алучы булмады. Хатыннарын дөньядан аерган, хәтта иң якын кешеләре булган әти-әнисеннән баш тарттырган залим ирләр турында язганым бар. Димәк, Алсуны да шундый язмыш көтә.  

Сөйләшергә дип бер бардым, ике бардым... Ләкин капка бикле, ачучы кеше күренми. Шулай итеп, безнең аралар өзелде. Мин Алсуга үпкәләдем. Ничек итеп сердәшче булып йөргән якын дустыңны шулай тиз онытырга була?! Ә шулай да без аның белән очраштык, еллар үткәч, гомер көзләрендә, һич көтмәгәндә, һич уйламаганда... Бервакыт шулай автобустан төштем дә ашыга-кабалана эшкә йөгерәм. Юл уңаендагы кибеткә кереп, чәйгә берәр тәм-том алмакчы булып, ишекне генә ачкан идем, кочагыма диярлек атылып килеп кергән ханымга: «Алсу, син ич бу!» – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Эш тә онытылды, тормыш мәшәкатьләре дә... Җитәкләштек тә, дөньябызны онытып, урам буйлап киттек. Ул сөйләгәннәрдән аның ике баласы барлыгын, иренең бергә яши башлауларының беренче көненнән үк аны «үтереп» көнләшүен, яшь гомерен дүрт стена арасында үткәрүен аңладым. 

– Заяга узды гомер, – дигән иде Алсу шул чагында. – Өстәвенә, яратмыйм да булып чыкты. Ашыгып чыктым. «Бай кияү эзлә, бай кияү, таянырлык булса гына... ир», – ди торган иде әнкәй. Тормышым бай булды, тыныч булмады. Тәмуг кичереп яшәдем. Бикләп тотты. Үзе гел чыгып китә дә таң алдыннан гына кайта. Кайткач, әйтмәгән сүзен калдырмый. Барына да түздем, әйткән пычрак сүзләренә дә исем китми хәзер. Тик бер генә сүзен кичерә алмыйм, «Фәхишә», – ди ул миңа. Тота да гел шул бер сүзне кабатлый. Гомеремә чит ирләрнең йөзләренә күтәрелеп караганым булмады. Ә ул миңа шундый кабахәт сүз әйтә. Рәнҗим, бик рәнҗим мин аңа. 

Хәбәрдә торырбыз, дип аерылышкан идек. Тагын булмады. Ул тагын юкка чыкты. Югыйсә яңа телефон номерын да биргән иде бит. Алсуның кайда яшәгәнен беләм. Шуңа өч катлы ул йортны тиз эзләп таптым. Бу юлы капкалар киң итеп ачылып куелган. Күргәч, йөрәгем жу итеп куйды. Әллә өлгермәдемме, әллә китеп тә барганмы? Ишекне ачып, икенче каттагы йокы бүлмәсенә күтәреләм. Каршыма чыккан ир минем кем булуым белән кызыксына. Исемемне әйткәч: «Ул сезне бик көтте, – ди дә, – гомер буе тыныч булды, тыныч кына китеп тә барды...» – дип өстәде. 

– Хатыныңнан гафу үтендеңме соң? Нахакка әйткән сүзләрең өчен теге дөньяда сиңа тәмуг булыр дип курыкмыйсыңмы? – дим, ярсып китеп. – Фәхишә түгел, фәрештә иде бит ул! 

Кат-кат кайта уйланам: Соңгы сулышында нәрсә әйтергә теләде икән ул? Иренә беркайчан да каршы сүз әйтергә базмаган хатынның да: «Мин фәхишә түгел, мин синең тормыш мәшәкатьләреңнән, төрле авырлыклардан саклап килүче фәрештәң идем!» – дип әйтәсе килгәндер, бәлкем... Тик янә кабергә үзе белән алып киткән әлеге дә баягы йомшаклыгы, сабырлыгы тыеп калгандыр аны дим. Кем белә?! Хәзер моны берәү дә әйтә алмый инде. 

                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар