Логотип
Күңелеңә җыйма

Энергияне кем бирә?

Кайбер кешеләрнең энергиясе ташып тора. Андыйлар белән аралашкач, бу каян энергия ала икән дип аптырыйсың? Бу сорау күпләрне борчыйдыр. Ә бит аның сере шулкадәр гади икән.

Үз гомеремдә пациентлары өчен чын күңеленнән борчылган табибларны еш очраттым димәсәм дә, чын күңеленнән авыруларга булышырга тырышканнарын очратканым булды. Төннәр буена йокламыйча, авырулары янында булган, алар өчен кайгырган, алны-ялны белмичә, үзенең сәламәтлеге, вакыты, көче белән исәпләшмичә, үзен авыруларга багышлаган табиблар турында да ишеткәнем һәм укыганым бар. 

Минем бертуган сеңлем 30 елга якын операция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ул сөйләгәннәрдән чыгып та, әле яңарак кына шул ук бүлеккә санитарка булып урнашкан кызым әйткәннәрдән чыгып та, әле бүген дә андый табиблар булганын беләм. Кайчагында операцияләр тәүлек буена сузыла. Хирурглар яртышар тәүлек аягөсте басып, ашау-эчүне онытып, аруы белән дә исәпләшмичә, операция өстәлендәге кешенең гомере өчен көрәшә. Әле соңыннан, операция тәмамланып, пациентны палатага күчергәч тә, вакытлары булган саен яннарына кереп, хәлләрен белешеп йөриләр. 

Кызым кечкенә вакытта эче авыртып, безне Казандагы балалар хастаханәсенә салдылар. Сукыр эчәгесе ялкынсынган булырга мөмкин, операция кирәк булуы бар, дип, безне төнгә шунда калдырдылар. Шул вакытта хирургның төнлә белән әллә ике, әллә өч тапкыр палатага кереп, кызымның хәлен белешүгә шаккаттым. Шушы ук корпустан гына килсә, бәлки, аның кадәр үк аптырамас та идем, ә бит ул төн уртасында ерактарак, читтәрәк урнашкан корпустан килеп йөрде. Минем: «Без сезне мәшәкатьләдек бит инде», –  дип уңайсызланганыма каршы бик ачуланганы истә. «Бу эшкә үзем теләп килдем, беркем дә мәҗбүр итмәде. Баланың сәламәтлегенә куркыныч янаганда, тыныч кына йоклап ятарга кушасызмы?» – диде ул. Иртән кызымның хәле җиңеләеп, диагноз расланмагач та, безнең өчен чын күңеленнән сөенеп озатып калган иде. Шундый табиблар да була икән, дидем. 

Башка төрле табибларны да очратканым булды. Алары никтер ешрак очрый. Салкын, битараф... Аларның синең сәламәтлегеңдә әллә ни эшләре дә юк сыман. Әйе, сине карый, дәвасын билгели, ләкин тиеш булганның иң азын гына башкара. Һәм моны чын күңеленнән дә түгел, бары шулай тиеш булганга гына үти. Бөтен кыяфәте белән «туйдырдыгыз» дигәне күренеп тора аның. 

Сеңлем эшләгән җирдә дә бар андыйлар. «Озак эшли алмый алар, медицинадан китәләр, эшләргә көчләре калмый», – ди сеңлем андый табиблар турында. Кызык... Барлык көчен биреп эшләмәгәч, аның көче бетмәскә, күбрәк тә булырга тиеш кебек бит. 

Мондыйлар бер медицинада гына түгел. Үз эшенә бармак аша гына караучылар, күңелен биреп эшләмәүчеләр һәр өлкәдә дә бар. Артыгын тырышсам, кешеләр өчен борчылсам, сәламәтлегем кими, гомерем кыскара, ди алар. Ләкин аңа карап кына башкалардан сәламәтрәк тә түгел, 300 ел дә яшәмиләр, үзләрен бәхетлерәк тә хис итмиләр. 

Сәбәбе нәрсәдә? Ә ул бик гади. Австриянең атаклы табибы, биолог Ганс Силье бу мәсьәләне күп өйрәнгән. Ул стрессның кеше организмына тәэсирен күзәтеп, бу хакта фәнни хезмәтләр язган кеше. Аның фикеренчә, кешеләр өчен сарыф ителгән энергия кешеләр тарафыннан ук үзеңә кире кайта. Ихлас күңелдән кайгыртуыңны, үзе өчен чын күңелдән борчылуыңны күпләр аңлый, синең тырышлыгыңны бәяли, моңа каршы ярату, хөрмәт белән түли. Ярату да, хөрмәт тә – югары энергия. Менә шушы энергия сине кабат тулыландыра. 

Әгәр син кешеләрне яратмыйсың, аларга файда китерим дип тырышмыйсың икән, алар да сине яратмый. Әйе, син энергияне азрак тотасың, ләкин ул беркайчан да кире кайтмый һәм көннәрдән бер көнне бөтенләй бетә. Мондый кешеләр һәрвакыт энергия кытлыгы кичереп яши. Эгоистларның энергиясе беркайчан тулыланмый. Энергия гомер буе әйләнештә. Син бирәсең – сиңа бирәләр. Тормыш шулай корылган. 

Әйе, башкалар өчен янып-көеп, аларның борчылуларын үзенеке кебек кабул иткән кешеләрнең чынлап та озак яшәмәүләре дә мөмкин. «Йөрәге чыдамаган», диләр бит. Тик шулай да үзең өчен генә яшәү барыбер дөрес юл түгел. Иртәме, соңмы барыбызның да энергия запасы бетәчәк. Энергиям бетә, дип, аны сарыф итәргә, кешеләргә яхшылык эшләргә куркып яшәү, минемчә, ахмаклык.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар