Логотип
Күңелеңә җыйма

«Эчтем, эчәм һәм эчәчәкмен!»

«Эчтем, эчәм һәм эчәчәкмен!» – әлеге сүзләрне бер сәрхуш авызыннан ишетсәм, бер дә аптырамас идем. Бу сүзләрне шактый танылган язучының интервьюсыннан укыдым мин.
 
Алай гына да түгел, талантлы кешеләрнең эчүе табигый, талантсызлар нигә эчә икән дигән үзенә күрә бер аклану да бар иде әле анда. Шуннан соң, нинди кыйммәтләрне алга сөрә соң бу каләм иясе дип, әлеге язучы белән ныклабрак кызыксынып киттем. Юк, ул да татар дип җан ата! Ул да милләтнең кимчелекләрен күрсәтергә тырыша. Ул зина кылуны рухи аклаган өчен берәүне шундый итеп тәнкыйтьли, син бу мәкалә авторы белән берсүзсез килешәсең! Тик шуны гына аңлап җиткерәлмим: зина кылу белән эчкечелек – исламда икесе дә гөнаһ санала икән, ничек берсен кабул итеп, икенчесен хурлап була? Уйлый торгач, барыбыз өчен дә хас бер нәрсәгә игътибар иттем. Дини белем сайлыгыннан ич бу фикер каршылыклары.
Бу урында Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Йөз дә бер вәгазь» китабыннан бер өзек китерәсем килә: «Бер халык Җир йөзендә үзенең урынын табарга теләсә, ул гүзәл әхлаклы булырга, балаларын шул гүзәл әхлак белән тәрбияләргә тиеш. Аларда яхшылыкка – мәхәббәт, начарлыкка карата нәфрәт уянсын. Аның сәнгать әсәрләре дә шуңа хезмәт итсен. Бүген безнең халкыбыз әхлак ягыннан шулхәтле түбән төште ки, югары сәнгатьне бөтенләй аңламас дәрәҗәгә җитте».
Татар – бу җирдә мәңгегә яшәргә килгән милләт ул, дип ялган горурлыкларны ташлап, тирә-юнебезгә күз ташласак, телен чиле-пешле генә белүче, татар әдәбияты, сәнгате белән бик аз кызыксынучы яшь буынны күрмәбезме? Менә шул җиңел җырлар, тозсыз мәзәкләр белән генә туенган яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүче көч бармы соң ул? Гаилә дисәк, күбрәк дөнья көтү белән мәшгуль, эштән арып кайткач, сериаллар һәм спорт карап ял итүче ата-аналарның үрнәгеме ул? Вакытлы матбугатмы? Менә шундый шартларда иң кулай һәм иң дөресе – дини тәрбия булыр иде. 
 
Мөхәммәд пәйгамбәр аракы турындагы аятьләр иңдерелгәннән соң: «Без кешеләрдә булган бозыклыкны бикләп куйдык», – ди. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән илләр эчкечелек буенча соңгы урыннарда тора.  Алга киткән, кеше хокукларын беренче урынга куйган Европада эчкечелек чәчәк ата. Анда бит инде ул «кемнең нәрсәгә ышануы – аның шәхси эше»! Анда хәзер бер җенес вәкилләренең никахлары да канунлаштырылып тора, андый гаиләләрнең асрамага бала алуы да гаепләнми... 
 
Дин белгечләре белән килешми мөмкин түгел: совет чорында дингә зур һөҗүм ясалганнан соң, денсезләнү белән бергә телсезләнү дә башланган. Дин исән вакытта тел дә сакланып килгән, гореф-гадәтләр дә буыннан-буынга күчә барган.
Иң үтемле тәрбия барыбер дә дини тәрбиядер. Әгәр бала чакта октябрят-пионер-комсомол мәктәбен үтмичә, әбиемнең догалары тәрбиясендә булсам, мин хәзер «дер» дип утырмас идем. Бүгенге көндә минем башта төрледән-төрле тәгълиматлар кушылып-аралашып беткән, һәм алар ислам кануннарын бер икеләнүсез кабул итәргә комачаулый: әледән-әле шик туа, әледән-әле кайсы да булса кагыйдәгә каршы килеп, бәхәсләшәсе килә.
 
 Бернинди шикләнүләрсез дин кануннары белән яшәп ятучылардан ак көнләшү белән көнләшәм мин. Әгәр дә сүзе белән гамәле туры килүчеләр булса, әлбәттә. Иң мөһиме: дини фанатизмсыз һәм яңа гасыр кешеләренең карашларына таләп бирерлек аңлатмалар аша үтеп керсен иде тормышыбызга ислам. Дөньяга мәгълүм француз океанографы Кусто исламга күчкән икән, Коръәндә язылганнарның фән белән дәлилләнүе сәбәпче булган бит моңа.
 
Ә каләм ияләренә, Крылов мәсәлендәгечә, төрлегә каермыйча, «атадан калган хата»бызны – таркаулыгыбызны онытып тору да ярар иде. Акыллы, үтемле чыгышлар белән дини тәрбиянең зарурлыгына төшендерергә вакыт, яки, теләкләре юк икән, кирегә сукалаган антивәгазьләре белән комачауламасалар да ярар иде әлегә. Әдәбиятыбызда да төшенкелек мотивлары күбрәк булмасын иде. 
 
Коръәндәге «Гыймран» сүрәсендә шундый юллар бар: «Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына ирешкән булырлар». Күпләребез ишетеп белгән Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мисалында дини тәрбиянең уңай йогынтысын танымый булмас, килешәсездер. Россия уртасында чәчәк атып утыручы таза тормышлы татар авылында эчкечелек һәм җинаятьчелек юк диярлек; яшьләр авылда кала һәм рәхәтләнеп дөнья һәм дин эшләрен бергә алып баралар. Шулай дип язуга, Такташыбызны биргән Сыркыдының Соркудька әйләнүе һәм анда инде бөек якташлары иҗатын ана телендә укый белүчеләрнең юк дәрәҗәсендә булуы турында әрнеп язылган мәкалә искә төште. Уйлансаң, уйланырлык нәрсәләр бар шул...

Лилия ФӘТТАХОВА. Чаллы шәһәре.

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ без эби- бабай ойрэткэн догалар белэн устек! Дорес Кеше итеп тэрбиялэделэр безнен гаилэдэ!!! Хэзер Дэ шул канун белэн яшибез, Аллага шокер! Тик хэзерге житэкчелэрнен мода очен генэ мэчеткэ йорулэренэ халыкнын ачуы килэ!!! Чынлап торып дингэ бирелгэн житэкчелэр эшлэгэн Хезмэт хакын вакытында бирерлэр Иде!?!? Шулай бит!!! Чонки шундый Хэдис укыганым бар, эшлэгэн кешенен хезмэте очен, эшлэгэн кешенен тире ( эшлэгэндэ тирлэгэн!) кибеп беткэннэрме Хезмэт хакы тулэнергэ тиеш, диелгэн!!! Э бездэ ярты еллап Хезмэт хакы тулэнергэ!!! Вэт Сезгэ шул! Жомга намазында шушы темага вэгазьлэрне кубрэк сойлэсеннэр Иде!!!

    Хәзер укыйлар