Дәвалауның файдасы булмый. Бернинди дә нәтиҗә күренмәгәч, аны өенә озаталар...

Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Биш баласын өендә тапкан Фәүзия әбиемә табиблар бу юлы сырхауханәгә ятарга кушалар, алдан ук Малмыждагы бала тудыру йортына илтәләр. Бер атна үтүгә, әбием  борчыла башлый. Бик озак ятты бит инде, өйдәге хәлләрне дә беләсе килә. Шундый уйлар белән ул кичке якта сырхауханәдән кача. Кыш­ның үтә дә салкын көннәре була бу. Юлда авылга чи агач алып кайтучы “ДТ” тракторы очрый. Бик каты туңып кайтып керә әбием һәм шул төнне авырый башлый. Аны кире сырхауханәгә илтәләр. Иртән ир бала дөньяга килә. Сөенеч һәм фаҗига… Әбием аягына баса алмый. Ике ай дәвалыйлар, тик файдасы гына булмый. Бернинди дә нәтиҗә күренмәгәч, аны өенә озаталар. Сабыйны карарга-тәрбияләргә бабаем һәм өлкән балалары булыша. Әбием көн-төн Алла­һы Тәгаләдән сәламәтлек сорый.

…Сабантуйлар.  Авыл  хал­кы төркем-төркем булып бәйрәмгә ашыга. Әбием тормышына бәйрәм килер сәгатьләр дә ерак калмаган икән. Нәкъ менә шул көннәрдә, авыл кырыннан челтерәп агучы Изгеләр чишмәсенең суы зур мог­җиза тудыра, әбиемнең ун ел хәрәкәтсез калган аяк­лары  йөри башлый… Са­бый бала кебек кабаттан йөрергә өйрәнә. Бер адым атлау аңа зур бәхет булып тоела. Яңа туган һәр көнне ул түземсезлек белән көтеп ала. Урын өстендә ятканда да аның куллары тик тормый. Тәрәзәләргә челтәрләр, балаларына өс киемнәре бәйли. Аякка басу белән исә кечкенәдән хыялланып үскән теләгенә ире­шә: тегү машинасы сатып ала. Аның шифалы куллары теккән киемнәр күпләрне җылыта. Бабам белән бергә алар тормыш дәверендә дүрт йорт җиткерәләр. Хә­зер икесе дә авылның хөрмәтле кешеләре. Авы­лы­бызда мәчет ачылганнан бирле, менә инде ун ел һәр көнне моңлы азан яңгырый. Аны Гарифулла бабай әйтә. Бервакытта да кешегә караңгы чырай күрсәтмәс, зарланмас алар. 

Динебез кушканны үтәп, безгә киңәш-табыш биреп, мәгънәле сүзләре белән тәрбияләп гомер итәләр. Без аларны бик яратабыз, озак яшәүләрен телибез.

Финзия ГАЗИЗОВА.
Балтач районы, Смәел авылы.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    5859
    1
    44
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    6922
    0
    32
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3742
    0
    30
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1831
    0
    25
  • Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
    3142
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда