Логотип
Күңелеңә җыйма

Дәва

Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...

Дус кызының туенда күрде дә, аның төпсез зәңгәр күзләрендә эреп югалды. 
– Сезне биергә чакырырга буламы? Минем исемем Әсәт, – дип, егет каршына килеп баскач, гәүдәсендә калтырамаган бер күзәнәк калды микән. Әкрен генә биленнән кочаклап биеде ул. Музыка тәмамлануга, Мәрсиләне басып торган урынына озатып та куйды. Мондый джентельмен кыланышлар юк та юк инде ул үз авыллары егетләрендә. Биергә дә чакыра белми бит әле алар. Мәрсиләне зәңгәр күзләр тагын да сихерләде. 


Ипи пешерү цехында эшли иде Мәрсилә. Эштән чыгуга капка янында аны көтеп торучы Әсәтне күрде. Шәһәр егете шәһәр егете инде. Кулында – гөлләмә. «Бу бит бәхет! Ул бит идеаль ир-ат!» – дип уйлады Мәрсилә. Туганнарына ялга кайткан саен, Әсәт аның янында булды. Эш туйга таба бара башлады. Күңелле мәшәкатьләр башлангач кына тавыш чыкты. Әсәт аны ипи цехында каравылда торган Шәрәпҗан абыйдан көнләде. «Җүләрем, мин бит сине генә яратам», – дип көлеп, Мәрсилә егетне кочаклап алмакчы иде. Егет аның кулларын этеп җибәрде. Аның күзләре усалланган. Ул бөтенләй башка кеше иде. 
– Авыл гыйбаты! Мин сине сыер тизәгеннән тартып алдым. Син минем баскан җиремне үбәргә тиеш. – Мәрсиләнең йөрәгенә берьюлы йөзләгән шырпы кададылармыни?! Яратам дип антлар эчкән, сөеп назлаган кешесенең мондый сүзләр әйтүенә ышанасы килмәде. Ялгыш ишеттеме әллә?! Юк, Әсәтнең карашында үкенеч күрмәде ул. Аның зәңгәр күзләре шул сүзләрне әйтүен дәвам итә иде... Кыз әкрен генә Әсәт бүләк иткән йөзекне егетнең түш кесәсенә салды да, борылып китеп барды. Туй булмаячак! Өенә әнә шундый уй белән кайтып керде. Әти-әнисе сораулар биреп җәфаламады, барысы да кызларының йөзендә язылган иде...


Әсәт бер ай югалып торды. Көннәрдән бер көнне чәчәкләр күтәреп, берни булмагандай елмаеп, Мәрсиләнең эштән чыкканын көтеп тора иде ул. Кыз егетне тыңлап та торырга теләмәде. «Туй булмаячак!» – диде ул ачулы итеп. 
–  Алайса мин үләм! Хәзер машинама утырам да, күпердән ташланам. Син гаепле булачаксың. –  Егет чәчәкләрне җиргә ташлады да, йөгереп барып машинасына утырды. Ачы итеп газ бирә башлады. Үзе кызның күзләренннән күзен алмый. 
Мәрсиләнең йөрәге очынып тибә. Тыны кысыла. Әсәт сөйләгән күпер кул сузымы гына. Узган ел ул күпердән бер машина төшеп киткән иде. Текә яр машина йөртүчене аямады. Үлде. Әсәт тә җүләрлек эшләп, гомере өзелсә?.. Ничек ул гаебеңне күтәреп яшәрсең. Ярата да бит егетне. Ярата! Үпкәсе көчле! Бәлки, үзе дә гаепледер. Кем әле ул кешегә җүләр дияргә...
Смена бетеп эштән чыккан хезмәттәшләре дә кайтып китәргә ашыкмады. Бу хәлнең ни белән бетәсен көтәләр. 
 – Үлми ул, сине куркытырга гына тели. Бирешмә! Бу хәсис адәм белән тормышыңны бәйли күрмә! – Шулай ди-ди, бергә эшләгән түтәй үтеп китте.... 


 Гафу итте ул аны. Туйлар уздырдылар. Мәрсилә ире янына шәһәргә күченде. Һөнәрен үзгәртергә теләмәде, анда да ипи пешерү заводына эшкә урнашты. Яшьләргә тулай торак та бирделәр. Рәхәтләнеп сөенеп яшә дә киләчәкне бергәләп төзе генә! Баштагы мәлләрдә Әсәт бик яхшы ир булды, эчмәде, тартмады, эшкә дә урнашты.  Ярты елдан соң анда үзгәрешләр башланды. Ул Мәрсиләдән һаман нидер таләп итте. Кайтуга ашарга пешкән булсын, эштән туры өенә кайтсын, кибеткә йөрмәсен, яңа киемнәр алмасын. Бу сөлге нигә юеш дип тә юктан гына тавыш чыгара башлады. Нигездә, мондый низаглар кул уйнату белән тәмамланды. Күгәргән беләкләрен, аякларын күрсәтмәс өчен Мәрсиләгә җәй көне дә төренеп йөрергә туры килде. Авырга узганын белгәч тә иң элек Әсәт хакында уйлады. Баласы тугач, үзгәрәчәк ул. Нарасыйны кулына алгач йомшарыр...


Әмма теләге чынга ашмады. Нигә елый ул бала, туктат елаудан, дип тә кыйнап ташлаганы булды иренең. 20 яшьлек Мәрсилә көннән-көн картайды. Бите сорыланды, җыерчыклар чыга башлады, күзендә яшәү чаткылары да сүнде кебек. Ә ир, кирсенчә, шундый ук чибәр. Батырып эшләмәсә дә, үзен карап йөри. Хатын аның сөяркәсе барлыгын да сизде. Кыламышларына ничек түзә икән дип уйлады. Әллә сөяркәсе янында бөтенләй икенче кеше микән ул?
–    Әйдә, аерылышабыз. Синең бит сөяркәң бар. Интектермик бер-беребезне, – диде ул беркөнне бөтен көчен җыеп. 
–    Нәрсә-ә-ә-ә? – ир сикереп торды да хатынның муенына ябышты.
Мәрсилә аңына килгәндә ире телевизор карап утыра иде. Бишектә баласы елый.
– Тагын бер аерылышу турында сүз башлыйсың икән, буам да үтерәм. Тор, баланы тынычландыр.
Шул көннән башлап хатын тиран иреннән качу юлларын эзли башлады. Баласын алып авылга кайтып китә алмый. Кичкә арттан кайтып тавыш чыгарачак. Ничек әти-әнине борчыйсың инде! Нишләргә?! Шундый уйлар белән  ел узды. Баласын яслегә биреп, Мәрсилә эшкә чыкты. Эшләмәгән ир авызына карап ятып булмый.

Шул көннәрдә Испаниягә эшләргә киткән дус кызы кайтты. 
– Әйдә, бергә китәбез. Хуҗаларымның күршесе –  бер испан карты үзенә караучы эзли. Әллә ни карт та, үзсүзле дә түгел. Бик күңелле кеше. Күпме чиләнергә була инде ул ипи пешерү заводыңда. Акча да яхшы түлиләр, дөнья да күрерсең, – диде ул очрашкач. 
Бу бит тиран ирдән котылу юлы дип уйлады үз эченнән генә Мәрсилә. Ярты елга булса да. Сөяркәсе белән яши башлар да, мин кайтуга аерылышырбыз. 
Әсәтнең кәефе яхшы көнне туры китереп Испаниягә барып эшләгән иптәш кызы хакында сөйләде. 
– Башкалар гаиләсен кайгырта, чит илгә барып эшләп йөри. Ә син эттән калмаган бет кебек ипи камырына ябышып ятасың, – дип чираттагы канәгатьсезлеген белдерде ир.
Мәрсиләгә шул гына кирәк иде. 
– Әллә мин дә барып эшләп кайтыйм микән? Машинаңны да алыштырырга кирәк. 
Әсәт куанычыннан сикереп торып кулларын уып ук куйды. 
– Ниһаять, синең авыздан шәп идея чыкты. Баланы авылга кайтарып калдыр!


Испания аны кояш һәм матур пейзажлары белән каршы алды. Сеньор Габриэль да бик кешелекле булып чыкты. Аңа карау да кирәкми иде бугай. Ул ялгызлыктан туйган. Сөйләшер кеше кирәк булган аңа. Тик Мәрсилә тел белми. Моңа ул бик борчылды. Иптәш кызы тынычландырды:
 – Башыңа төшкәч, бик тиз өйрәнәсең аны. 
Сеньор Габриэль рәхәтләнеп Мәрсиләне тел өйрәтергә алынды. Аның үзенә дә кызык иде. Ул әйбергә төртеп күрсә тә дә аны испан телендә әйтә. Хатын бик тырышып отып бара. Ике атна эчендә алар инде бер-берсен сүзсез дә аңлый башладылар. Яшь хатын янында карт яшәреп киткәндәй булды. Күзләре яна башлады. Үзенә хөрмәт белән караган кеше янәшәсендә яшәгәч, хатынның да йөзенә елмаю кунды. Күңеле тыныч булгач, битендәге вак җыерчыклары да бетте. Матур хатынга әйләнде. Ирен исенә дә аласы килмәде. Баласын, әти-әнисен генә сагынды. Бер ел яшәгәннән соң ул туган ягына кайтып килү теләген әйтте. 


Сеньор Габриэль күңелсезләнеп калды. Җибәрәсе килми иде бугай яшь тәрбиячесен. 
Икенче көнне иртәнге аш ашаганда, ул Мәрсиләгә кечкенә генә тартма сузды. Анда йөзек иде.
– Мәрсилә, һәрвакыт янымда булуыңны телим...
– Мин бит кияүдә, – диде Мәрсилә, көтелмәгән хәлдән аптырап.
– Беләм. Син кайт. Бөтен эшләреңне тиз генә хәл ит тә кил. Мин бик көтәрмен сине. Улыңны да...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы да булсын иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яхшы хикэя

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайткач,бэреп утермэсэ инде ире

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер тын бн укып бетердем, дэвамы булсын иде, бик гыйбрэтле хэл.

          Хәзер укыйлар