Логотип
Күңелеңә җыйма

Дус кызым ирем белән очраша бугай

Кайдан башларга икән? Минем әле бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк. Әни аны дөрес аңламаячак.

Кайдан башларга икән? 
Минем әле бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк. Әни аны дөрес аңламаячак. Белеп торам: «Сиңа тоела гынадыр, кызым», – дип юатачак. Апаларның нәрсә әйтәсе дә билгеле. Алар: «Башка өеңә бастырма аны», – диячәкләр, үземне гаепләячәкләр. Серемне сөйләргә башка кешем юк. Бик якын дус кызыма мин моны сөйли алмыйм, чөнки ул нәкъ менә аның белән бәйләнгән. 
Баштан ук башлыйм әле. Без Гүзәл белән (исемен үзгәртеп язам) беренче класстан бирле бер класста укыдык, бер парта артында утырдык. Бөтен серләребез уртак булды. Ике апам да миннән шактый зурлар, мин үскәндә алар инде шәһәргә чыгып киткәннәр иде. Шуңа күрә Гүзәл миңа туганым кебек якын булды.
Мәктәпне тәмамлагач, университетка да бергә кердек, хәтта берүк факультетка. Дөрес, мин бюджет группасына эләктем, ул түләүледә укыды. Гүзәл кияүгә миннән иртәрәк чыкты, туенда свидетельница булдым. Аннан алар парлап минем туйга килделәр. Ничә еллар гаиләләребез белән дус булып яшәдек.
Ике ел элек Гүзәлнең ире үлеп китте. Машина белән бәрелде. Бу бөтенебез дә өчен дә зур хәсрәт булды. Ничек тә Гүзәлне ялгыз калдырмаска, гел булышырга, кайгысын азрак булса да оныттырырга тырыштык. Иремнең үзе генә дә аларга кереп чыккан чаклары байтак булды: йә кибеттән нидер алып кайтырга кирәк, йә кер юуу машиансы ватылган, йә ишек йозагы ачылмый... Ир-ат кулы кирәк булган урыннар гел чыгып кына тора бит. Үзебезнең өйдә дә шулай бит ул: ирең берәр җиргә китеп бардымы, һәрвакыт нәрсәдер ватыла...
Гүзәлне бер бәйрәмнән калдырмадык. Яңа елларны да бергә каршыладык, туган көннәрне дә бергә үткәрдек, 8 Мартта да иртүк барып котладык. Иремә алдан ук әйтеп куйдым: «Миңа чәчәк алмасаң да, үпкәләмим, аны гына чәчәксез калдырма», – дидем. Гүзәл кимсенмәсен дип соңгы вакытта яңа кием дә алып кигәнем юк. Нәрсәдер алсам да, күрсәтмәскә, белгермәскә тырышам. Элек исә гел яңа киемнәребезне бер-беребезгә күрсәтешә идек. Былтыр хәтта ялга да бармадык. Һаман шул бер сәбәп аркасында инде – Гүзәлгә кыен булмасын дип. 
Инде сөйлисе килгән сүземә килеп җиттем бугай. Соңгы вакыт кинәт бер нәрсәгә игътибар итә башладым: ирем белән Гүзәл арасында нәрсәдер бар бит. Башта тоела гына бугай дип уйлаган идем. Аннан гел боларны сиздерми генә күзәтергә керештем.
Тиздән Гүзәлнең туган көне җитә. Тиздән дип, август ахырында гына әле. Элек: «Туган көненә нәрсә бүләк итәбез?» – дип сүзне гел мин башлый идем. Башка чакта: «Үзең белеп берәр нәрсә ал инде», – дигән ирем, кинәт: «Гүзәлнең туган көненә нәрсә алабыз?» – дип шаккатырды. Гаҗәпләнгәнемне белдермәскә тырыштым. «Нәрсә алыйк соң?» – дигән булам. Баксаң, бу инде кибетләрдә йөреп Гүзәлгә бүләк сайлап та куйган! Егылып китәм дип торам. «Тренажер алыйк, бәяләрен карадым, шуның кадәргә алырга була», – ди. «Ул кирәкме икән соң аңа?» – дим. «Кирәк. Аның бит ябыгасы килә», – ди. Дәшмәдем. Гүзәлнең миңа бу хакта бер тапкыр да әйткәне юк. Димәк, мин булмаган чакта сөйләшкәннәр. 
Бер җомганы эштән ашыгып кайтты да, тизрәк юынып чыгып, өс-башларын алыштырды: «Гүзәлне әниләренә кайтарып киләм», – ди. Артыннан бик ачуым чыгып калса да, дәшә алмадым. Гүзәл бит моны башта миңа да шалтыратып әйтә ала иде, юк, шалтыратмады. 
Безгә дә ешрак кереп йөри башлады. Элек күбрәк еларга килә иде, хәзер ирен алай еш искә төшерми. Төшерсә дә, күз яшен күрсәтми. Шикләнеп карагач, барысы да сизелә икән: ирем белән бер-берсенә карап алулары, елмаеп куюлары, шаярган булып, бер-берсенә кагылып китүләре. «Күптән ир-ат кочаклаган юк», – дип барып кочаклап алган чаклары да бар. Йөрәгем ничек әрнегәнне белсәгез андый чакта... 
Икенче улы кечкенә әле аның, мәктәпкә дә кермәгән. Безгә килсәләр, ирем гел шул малай белән әвәрә килә. Бездә ике кыз – иремнең алар белән болай уйнаганын хәтерләмим. Аларга уенчыклар алганын да. Ә моңа ала! Беркөн машинасында уенчык машина күреп аптырап киттем. «Кемгә бу?» – дим. «Иреккә алган идем», – ди, үзе кызарып чыкты. Ирек – Гүзәлнең кечкенә улы инде. Тагын бер сүз дә дәшмәдем... 
Ә кичә йоклар алдыннан телефонга килгән смсканы күреп калдым. Гүзәлдән! «Тыныч йокы!» – дигән. Артыннан йөрәк рәсемнәре тезгән. Инде монысын ничек аңларга икән? 
Ике ут арасында калдым. Нишләргә дә белгән юк. Тотылмаган карак – карак түгел диләр. Бер-берсенең кочагыңда тотсаң соң буладыр инде анысы. Болар минем фантазиям нәтиҗәсе генә түгелме икән дип тә куркам. Әллә тоела гынамы соң? Гүзәл белән тик торганнан араны берничек тә өзә алмыйм. Барыбер аңлатырга туры киләчәк, Гүзәлгә дә, иремә дә. Бу сөйләшүгә исә мин әле әзер түгел бугай. Гомеремдә дә кешенең битен ертып нәрсәдер әйткәнем булмады. Тик бит иремне дә югалтасым килми. Нишләргәдер, белмим.
Зинһар, исемемне күрсәтмәгез. 
Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирле хатын -кызнын ирсез ипташ хатын-кызлары булмаска тиеш!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда инде кешенен битен ертасы юк, бар да ачык анлашыла, сезгэ генэ розовые очки надо снять хэм кузне зур итеп ачарга кирэк, хэр нэрсэнен чиге була, хэрвакыт алтын урталык кирэк,

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирсез калырсын эле , куп иренне анда йорсэн

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кешенен гаебен куреп тэ, курмэмешкэ,белмэмэмешкэ салынсан,алар Аны кузенне йомгач та,куренэ торган итеп эшлилэр.Ирен белэн дус кызын куптэн инде бергэ яшэп яталар,Хэзер ирлэр БИК оста итеп,ике хатын белэн берьюлы яши башладылар,ойдэгесе беркая да китми,эни урынына пешерэ,юа,жыя,балалар тэрбияли,эшенэ бара,арып кайтса да,йогерэ-йогерэ кайтып кухняда эшлэп ята,э ир эштэн кайта,арып ,диванда ята,нэрсэгэ 3 эр сэгать кухняда ятасын,дип ризасызлык белдерэ,э узе шул икенче хатыны белэн телефонда мэхэббэт хатлары язышып ята,иртук 4 тэн торып,семья йоклаганда да,тонлэ хатын арып йокыга киткэч тэ,тоннэр буе икенче хатын белэн телефонда,хэтта аларга эндэшэ торган исемнэр Дэ берторле,"малыш"

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ойдэге балалар авызыннан озеп,семьядан урлап,читтэге хатынга,аннан туган балага барысы да:акчасы да,кием-салымы да,машинасы да,квартирасы да.Э ойдэгелэр булганына канэгать,житкэнчэ яшилэр.Ни йозен белэн кайтып шул семьянын кузенэ куренергэ,нинди телен,намусын белэн алдап яшэргэ,хатын пешергэн ризык ничек тамактан утэ икэн?

            Хәзер укыйлар