Логотип
Күңелеңә җыйма

Догадан кем өстен?

Бүген ял көне, барыбыз да җыелышып, өйдә чыр-чу килеп ятыш. Безнең фатирның тәрә­зәләре ишегалдына карый: кем килгәне, кем киткәне гел күз уңында. Төшкә табарак урамнан бер төркем бабайлар үтеп китте. Башларында – түбәтәй, кулларында – ниндидер букча­лар. Ашка баралар икән, дип уйлап куйдым. Әллә нигә күңел күтәрелде. Көне дә кояшлы, әнә изге ниятле бабайлар йөри – нинди хозурлык!

Өйләләр узып, тәлинкә-кашыкларны юып йөргәндә кыңгырауга бастылар. Сорамый-нитми генә ишекне ача торган гадәтем бар минем. Югыйсә алай ярамаганын да беләм. Бала­ларга да өйрәткән булам әле, ә үзем шул алтын кагыйдәне гел бозам. 
Бу юлы да берсүзсез ишекне ачып җибәрдем. Бәрәкалла! Ашка китеп баручы теге түбәтәйле бабай ич бу! Нигә безгә килгән ул? Баш миемне кыймылдаткан арада, бабаем аңлатып өлгерде: мәчеттән килеше икән. 

Безгә мәчеттән килгәлиләр анысы, күрше-күлән дә еш керә. Аягына ба­­сып йөрү бәхетен татымаган, тумыштан гарип апам янына киләләр. Безнең халык язмыш тарафыннан кыерсытылган нәүмизне бүләк, күчтә­нәч белән куандыруны изге бурычы саный бит ул. Бу бабай да апам яны­на килгән­дер инде, дим. Ул исә тиз генә аяк киемнәрен салды да, мәчеттән мин, мәчеттән, дип сөйләнә-сөйләнә, җәлт кенә кух­ня якка узды. Олы кешенең, җит­мәсә, дин әһеленең юлына аркылы төшә алмыйм бит инде. Бабай артыннан мин дә иярдем. «Менә, күрше­лә­регез сезне мөсел­маннар диде. Шуңа кердем әле», – дип, кулын догага кушырды ул. Бер урындыкка мин дә чүмәштем. Дога кылгач, бабакай букчасыннан бер-бер артлы шәмаил­ләр алып, өстәлгә тезә башлады. «Кызым, мин синең йортыңа дога алып килдем. Догадан өстен булма, әйдә, алып җибәр. Әнә күрше­ләрегез дә алды, син дә ал!» «Визиты­ның» сәбәбе дә ачыкланды. Ә-ә, әйбер сатып йөрүче бабай икән бит бу! Бер шәмаилен кулыма алдым. Мондыйрак «дога язуы» (дәү әни аны шулай ди торган иде) авылдагы йортыбызда эленеп тора. Пыяланың арткы ягын зәңгәр төскә буяп, мәчет сурәте төшергәннәр. Урта бер җирендәрәк, саргая төшкән кәгазьгә ниндидер аять язылган. Матур, нәфис итеп башкарылган эш түгел үзе. Безнең дә шәмаилләребез бар. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган дус кызымның эшләре алар – пыяланың арткы ягына нечкә каләм белән берәр аять язып, көмеш кәгазь, бәрхет тукыма белән эшләнгән, матур кысага куелган шәмаилләр. 

Бабайдан товарының хакын сора­шам. Бәясе бар икән: биш йөз дә, алты йөз. Ай-яй! Минем икеләнеп торуымны күргән бабай, чынлап торып һөҗүмгә күчте – психологик һөҗүмгә. «Кызым, мөселман башың белән, догадан өстен булма инде. Ал дим бит! Менә монысы балаларны саклый торган дога, монысына тынычлык догасы язылган. Бөтен күршеләрегез дә алды, бер син генә икеләнеп тор­ган буласың», – дип, оялтырга тотын­ды. «Абый, җаным, чыгымлырак вакыт иде бит әле, ала алмам, ахры», – дим, ничек тә аның күңелен төшермәскә тырышып. «Әй кызым! Доганы кире борып чыгаруың бер дә гамәлгә сыя торган эш түгел анысы», – дип, рәнҗегән кыяфәттә, чыгу юлына борылды ул. Уңайсыз булып китте. Олы кеше күтәренеп кергән бит инде.

Әмма догадан өстен торасың, дип ялгыша ул. Юк, мин догадан өстен кеше түгел. Бабай миңа үзенең товарын тәкъдим итә, көчләп тага әле. Бәлки, ул товар миңа ошамый торгандыр, ошамаган нәрсәне сатып алыргамы? Доганың ни катнашы бар монда? Әгәр бабаем: «Әйдә, йортыңа иминлек сорап дога кылам», – дип керсә, һәм мин аны, дога кылуың кирәкми, дип, кире борып чыгарсам, бәлки, менә монысы догадан өстен булып саналадыр. Шәмаилләрне оста ясамаса да, психологик һөҗүм алымын оста өйрәнгән бу бабай. Дин һәм иман мәсьәләләре һәркемнең нечкә, әйтергә кирәк, яшерен хисе. 

Ул чыгып киткәч, өйдә әллә ниткән бер күңел­сезлек хасил булды. Кешенең хәтерен калдырдым дигән уй күңе­лемне бик озак бимазалады. Әгәр бабайны үпкәлә­ткән булсам, Ходай кичерсен иде берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул бабай яңа фатирга күчкәч безгә дә керде. Аны-моны уйлап өлгергәнче кызым пыяла шәмаилын һәм иң начар сыйфат лы кәгазьгә сугылган догасын да алды. Шәмаилы урталай ярылды, кәгазе дә йөри-йөри теткәләнеп бетте. Олы кешене рәнҗетмим дип алган иде ... Гонаһ булса да чүп белән ыргытылды, кая куясың бүтәнчә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мэчетне бизнес базарына эйлэндереп барабан бабайлар.Анлыйм,пенсиягэ генэ яшэу момкин тугел.Менэ шуна кем ничек акча таба ала,шулай эшли.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу бабай дин буенча дорес эшлэми,чонки кешегэ яремный кочлэп айберне сатырга,э инде икенчедэн шамаильллэр сакламыйлар кешене. Кешене бары тик Аллах Тагаля генэ саклый

        Хәзер укыйлар