Логотип
Күңелеңә җыйма

Чиләгенә күрә капкачы...

Кыз аның авыру әнисен тәрбияләгән арада, булачак кияү икенче кызга өйләнеп куя.
Алар йөрделәр. Бик яратыштылар. Күпме матур сүзләр әйтелгән иде. Һәм бер мизгелдә барысы да күккә очты.

Әйе, күккә очты. Ике күгәрчен һавага күтәрелгәндә, ул да  күгәрчен очырды. Аның үзен кунакларның берсе дә күрмәде, зәңгәрсу-көрән күгәрченне күргәч кенә дәррәү кычкырып җибәрделәр: «Әнә, тагын берәү! Зәңгәр киңлекне иңләп, һавада өч күгәрчен оча! Кәләшеннән күзен дә, кулын да алмаган кияү егет бер мизгелдә бу тамашадан өнсез калды. Ләкин үзен шундук кулга алды. Борчулы карашын төркемдәгеләргә текәде. Кемнедер эзли иде сыман ул. Тапмады. Таныш йөзне күрмәде. Бераз тынычланып китте, аннан кәләшен кулына алды: «Сине өйгә кадәр күтәреп кайтам дигән идемме?»

Загс ишеге төбеннән ун адым да китмәде, кәләшен чүт кенә кулыннан төшереп җибәрмәде. Көтмәгәндә каяндыр пәйда булган кызга ул ни әйтергә дә белми югалып калды. «Син...» – диде ул пышылдауга күчеп.  «Мин, – диде кыз җан өшеткеч салкынлык, битарафлык белән, – мин сиңа балдагыңны кайтарырга килдем». Кыз шулай диде дә, бәләкәй кызыл бәрхет тартмачыкны кияү егетнең кулына тоттырып, шундук күздән дә югалды.  

Бәйрәмчә бизәлгән машиналарга утырыша башлаган кунаклар бу хәлне әллә күрде, әллә күрмәде. Берәүнең дә, вакыйганы куертып, яшь парның кәефен җибәрәсе килмәде. Хәтта кәләш тә моңа артык игътибар итмәде, фаҗига ясамады. «Исең китмәсен, – диде ул, кызу-кызу адымнар белән күздән югалган кызга ачулы караш ташлап. – Йөри инде шунда әрсезләнеп. Гарьләнми дә, ичмасам...»

Кызның үз хәле хәл иде. Гарьләнмәгән кая ул?! Биш ел яратышып йөргән егет белән кыз, өйләнешергә дип гариза биргән җирдән, икесе ике якка каерылсын әле?! «Диңгездәге кораблар шикеле без синең белән хәзер, – диде Әнәс көннәрдән бер көнне кызга, – юлларыбыз аерыла». Егетне шул көннән алыштырып куйдылармыни. Әйтерсең, ул Рәмзиясен беркайчан да кочып үпмәгән, колагына матур сүзләр пышылдамаган, бергә-гомергә дигән тылсымлы сүзләрне әйтмәгән. Барысы да булды ич, булды! Нәрсә бу? Тылсыммы, сихерләделәрме әллә аның сөйгәнен?!  

Рәмзия җәйге ялының унбиш көнен Әнәснең авыру әнисе янында  уздырды. Булачак кайнанасы кырыс холыклы булса да, гадел һәм туры сүзле иде. Көннәр буе җыештырынып, аш-су әзерләп йөргән, яныннан бер дә китмәгән кызга егет анасы жәлләп тә, яратып та карады. Ананың: «Казаныңа кит, мине саклап егетсез кала күрмә», – дип шаяртканы чынга ашты.
Соңгы күрешүләрендә егет Рәмзиягә тапкырлау җәдвәле кебек ятлаган бер үк сүзләрне кабатлады: «Тормыш алып бару өчен акча кирәк, Рәмзия, акча... Мәхәббәтне ипигә ягып ашап булмый».

Авыр, бик авыр булды аңа. Суларга төшимме әллә, дигән көннәре дә булды. Шундый көннәрнең берсендә кыз төшендә мәрхүмә әбисен күрде. Каршысына очып диярлек килгән Рәмзияне күрүгә, әбисе кырт борылды да, кара күгәрченгә әйләнеп, ак болытлар эченә кереп югалды. 
Кыз төшен әнисенә сөйләде. «Ярамаган эш эшләргә җыенмыйсыңдыр бит? Әбиең синең өчен борчыла, – диде әнисе. Аннары әйтә куйды: – Китәсе кеше китә торсын, барыбер синеке булмас иде. Ул бит кәләшнең үзенә түгел, байлыгына өйләнә. Ә байлык ул, үзең беләсең, бүген бар, иртәгә юк...» 

Озак та үтми, Рәмзиягә егетнең әнисеннән хәбәр килеп иреште: Хатын малайны акча эшләмисең дип талый. Акча да, акча аңа... Имеш, пар килмәгәннәр. «Ничек кенә пар килгәннәр әле. Чиләгенә күрә капкачы», – диде Рәмзия моны ишеткәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер кискән икмәк кире ябышамы соң????Бик ялгышкан.Икәү бергәләп төзегәндә бик кадерле ул....Мәхәббәттән башка яшәп буламы сооң???20 ел үтсә дә гаилә корганга ,иң беренче шул мөһим. Аны яшь чакта аңлап та җитмисең әле...Ә менә гомер барган саен мәхәббәтнең никадәр тирән хискә ия булуын аңлыйсың...моны хәттә еллар да төссезләндерми....киресенчә бар дөньяң яктыра гына бара....Барыгызның да бу дөньяда яратып,яратылып яшәвен телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беттеда имени? Укый гына башлаган идём...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кияугэ чыкмас борын, егетнен инэсен карамаса! Бер парны белэ идем. Кияугэ чыкканчы егетнен кулмэген, туфлилэрен юып йореде. Эй мактадылар, булачак кайна каната! Э ойлэнешкэч, тарликэ дэ юмады, унган килен. Аерылыштылар.....

        Хәзер укыйлар