ЧЕГӘН КАРГЫШЫ

Кадербикә  безнең  Мөшәррәф түтиебезнең уртанчы кызы булган. Арада иң чибәре, иң уңганы да ул иде дип сөйлиләр.



    Элекке заманнарда безнең Саба ягы авылларында чегәннәр еш күренә торган булган. Алар, нигәдер, Саба тирәсен бик яратып, шунда озаккарак тукталып, яманып, төзәтенеп, хәлләнеп ары таба киткәннәр. Бу хәлгә инде Саба кешеләре дә ияләшеп беткәннәр. Ят халык белән вакытлыча күршелеккә әлләни исләре китмичә, тыныч кына яшәп ала торган булганнар. Чегән ирләре тимерчелек тирәсендә кайнашкан арада чегән хатыннары  яраткан кәсепләре – багучылык белән шөгыльләнеп алалар икән. Тик татарлар  күрәзәчелекне бик өнәмәгәнгә күрә, алар кәсепкә урыс, мари авылларына барып кайталар. Еш кына өерләре белән, бала-чагаларын да ияртеп йөриләр. Шулай бер вакытны алар каяндыр кайтып килешли  Кадербикәне очраталар. 

    Кадербикә Тимершык авылыннан килеп, Саба мәктәбендә укый икән. Яшәве әби белән бабай янында. Кызның хыялы – алга таба Арча педучилищесында укып, укытучы булу.  Бәхетле булу өчен кызның бөтен мөмкинлекләре бар кебек. Табигать аны гаять гүзәл итеп яраткан.Кара кучкыл түгәрәк йөзле, калын толымлы, кара  шомырт күзле, алсу битле, чия иренле чибәркәйне күрүгә, чегәннәр бара тоган җирләреннән шып туктап, катып калалар. Аларның үзенә игътибарын сизүгә, кыз адымнарын тизләтеп, өйгә ашыга. Чегәннәр дә аңа иярәләр. Куркуга төшкән кыз йөгерә үк башлый. Чегәннәр дә калышмый. 

    «Чегәннәр мине куып киләләр», – дип, коты алынып кайтып керә ул өйгә. Шундук мич артына кача.  Кич белән табын янында җыелышкач, бу вакыйганы әби белән бабайга да сөйлиләр. Чегәннәргә тыныч кына карый торган бабай да бу юлы борчылып куя, олы кызының малайларына  Кадербикәне мәктәпкә озатып, каршылап йөрергә куша. Шулай киңәш-табыш итеп утырганда ишек шакыйлар. Ул да булмый, ишектән бер төркем чегән хатыннары килеп керә.Арадан берсе – чал чәчлесе– чегәннәр абыстаена охшап тора. Өстәл тирәли утырышкач, шунысы сүз башлый.

    Сугышны кичергән бабай өйгә кергән кешене табынга чакырмый калмый торган иде. Бу юлы да табын тирәли утырышкач кына ул чегән хатыннарының ни йомыш белән йөрүләрен сораштыра. Әмма чегән абыстаеның гозере барысының да һушын ала. Чегәннәргә, аз да түгел, күп тә түгел, Кадербикә кирәк икән.Болар кыз сорарга килгәннәр янәмәсе. Хатынның улы Кадербикәгә гашыйк булган. Татар киленне үз кызлары кебек яратырга, кадерләргә, ел саен килеп, аны туганнары белән күрештерергә, мәһәргә күп итеп алтын, шәп атлар бирергә вәгъдә итәләр. Яучылар өч көн рәткә киләләр. Алар хәтта туйны татар йолалары буенча уүздырырга да ризалар икән.«Шул тиклем итеп кыз сораганнарын бүтән бер кайчан да күргәнем булмады», – дип сөйләгән иде әбием.  
    Мондый туйга берәү дә риза түгел. Кадербикәне базга төшереп, чегәннәрдән яшерәләр. Мәктәптә укытучыларга да әйтеп куела. Урларлар дип куркып, кызны өйдән  бер яры  чыгармыйлар.  Унбиш яшьлек кыз баланың башына нинди генә  уйлар  килмәгәндер. «Ни гөнаһларым өчен миңа бу җәза? Бу хурлыкка калганчы балачакта ук үлгән булсамчы!», – дип өзгәләнә кыз. Тик өзгәләнәселәре алда булган икән әле Кадербикәнең.
    Өч көн рәттән иртәдән кичкә кадәр яучылаганнан соң, бабайның үз сүзендә чакматаш кебек каты торганын күргәннән соң, теге чегән абыстае каргап чыгып киткән: «Бәхете булмас кызыгызның. Без – чегәннәр чит кавемне арабызга кертмибез. Улымның гашыйклыгын йөрәгем белән сизгәнгә күрә генә ялындык сезгә. Чит кавемгә баш идек. Моннан ары кыз үзенә үпкәләсен. Бигайбә.» Хәтта шушылай каргап сүз әйткәннән соң да бабай какшамаган. Чегән егетенә биреп җибәрә торган кызы булмаган аның.
    Чегәннәр киткәчтен дә әле бу вакыйга бик озак телдән төшми. Хәер, хәтта хәзер дә чегәннәргә кыз биреп җибәрү булмастай эш кебек тоелыр иде. Сугыштан соңгы елларда чегән егете белән татар кызының туе бигрәкләр дә гайре табигый гамәл булып тоелгандыр иде.
    Кадербикә Арча педучилищесын тәмамлап, Казакъстанга китә. Анда аның әнисе белән бертуган апасы яши иде. Шунда алдынгы гына карашлы тоелган казакъ егетенә кияүгә чыга ул. Башка тиңен, татар егетен  таба алмагандыр инде. Казакъ егете менә татар гүзәлен тиң итмәгән.  Ә бит шул Кадербикә Җизказган төбәгендәге авылда казакъларга мунчаның ни икәнен аңлаткан, алай гына да түгел мунча мичләрен дә үзе чыгарган, мичтә ипи пешереп күрсәткән, мал-туар асрап, балаларына зур белемнәр бирә алган. Ире Молдабай кулына нинди асылташ килеп кергәнен төшенмәгән, күрәсең. Хатынын бик җәберләгән Молдабай. Кыйналган  Кадербикә апаның хастаханәдә ятып-ятып чыккан чаклары да булгалаган. Әбекәем үлгәнче: «Кадербикәне чегән каргышы гына харап итте», – дип сөйләде. Нилектәндер Кадербикә апа үзе дә туган ягына кайтып, апалары янына сыенып яшәүне кирәк санамады. Әтиләренә охшап тәккәббер булып, татар әнине санламаска өйрәнеп үскән балалары яныннан китәргә теләмәде.   
      

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2362
    28
    239
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6153
    2
    89
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан