Логотип
Күңелеңә җыйма

Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми

Шундый «кызык» хәлдә калдым. Әлегә бу хакта әти белән әнигә дә, туганнарга да сөйли алмыйм.

Шундый «кызык» хәлдә калдым. Әлегә бу хакта әти белән әнигә дә, туганнарга да сөйли алмыйм. Әмма күңелемне бушатасым да бик килә. Югыйсә шартлыйм бугай инде. Аннан миңа киңәшләр дә бик кирәк. Сине бер белмәгән кешенең киңәше кайчак күпкә дөресрәк була. Чөнки ул сине жәлләп тормыйча тормыйча бирә киңәшен, күңелеңне төшерүдән курыкмыйча. Ә миңа хәзер туганнарның, дусларның жәлләве кирәкми. Иң мөһиме – дөрес карар кабул итәргә кирәк, чөнки киләчәк тормышым шуннан тора. 
Беренче ирем белән 5 ел элек аерылыштым. Аңа кияүгә чыгуым ялгыш булган инде ул. Мин моны туйлар узуга аңладым. Характерлар туры килми дип әйтәләр бит әле. Менә безнеке нәкъ шулай иде. Бер түбә астында берничек яши торган кешеләр түгел идек без. Тик араны өзәргә соң иде инде – бала көтә идем. Әмма барыбер бала туганчы да бергә яшәп бетеп булмады... 
Ир-ат ягына борылып та карамам дигән идем, тик язмыштан узмыш юк диләр бит. 
Бер ел элек таныштык без, очраша башладык. Мин аерылган икәнемне, балам барлыгын танышуга әйттем аңа. Соңыннан сүзе булмасын, кем белән йөргәнен белсен дип. Аннан бит мин кабат сайлаган кеше балама ата да булырга тиеш иде. 
Улым белән алар уртак телне тиз таптылар. Үз әтисен бөтенләй белмәгән бала кемгә дә «әти» дип әйтә ала бугай ул. Тегесе килгән саен аңа дип нәрсә дә булса кыстырып килә иде: йә берәр уенчык, йә шоколад. Кая барсак та, өчәү бардык: улымны үзебездән калдырмадым. 
Ул өйләнешү турында сүз кузгатты. Мин моңа әзер идем инде – эшләрнең шуңа барганын сизә идем. «Туй ясыйбыз», – дип тә ул үзе әйтте. Миңа аның кирәге дә бик юк иде инде – бер тапкыр күрдем бит. Аныңча булсын дип кенә ризалаштым. Инде менә туйга җыенабыз. Барысы да кешеләрнеке кебек булды: әти-әнисе белән сорарга да килделәр. Туй көне билгеле, кунакларга чакырулар инде әзерләнгән, таратмаган гына әле. 
Таратырбызмы, юкмы, инде белмим. Менә нинди хәл килеп чыкты. Туйдан соң без аның фатирында яшәргә тиеш (без хәзер улым белән әниләр янында торабыз). Бер атна элек ул миңа килде дә: «Без анда икәү генә күчәрбез», – ди. «Ничек инде икәү генә дим? Ә улым?» – дим аптырап. «Ул әбисе белән бабасы янында калыр. Кешеләр шулай итә бит. Син бит миңа бала табачаксың, уртак балабыз барыбер булачак», – ди. Баксаң, аның әти-әнисе шулай уйлый икән! Ә ул алар сүзен кабатлый! 
Инде миңа нишләргә икән хәзер?
Үзем бер карарга килмичә бу хакта әти белән әнигә дә әйтмичә торам әле. Ә ннидидер карар кабул итәргә инде вакыт. Балам барлыгын башта ук белмәсә дә бу кадәр ачу килмәс иде. Үзе дә белде, әти-әниләре дә. Ташлап калдырырга уенчык түгел бит ул. 
Гөлназ, Казан. (исемемне, зинһар, үзгәртеп чыгарыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый ирнен булуыннан булмавы яхшырак алдагысын бер алла гына белэ бит??

      • аватар Без имени

        0

        0

        Баланы ничек калдырасын инде, араны озегез пока не поздно

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэерле кеннэр! Сенлем эгэр сине чын лап яратса баланны да узенеке кебек якын курер иде. Берничек тэ баланнан аермас иде. Икенчедэн анын эти энисе сезнен тормышка гомер буе кысылачак, малайларына нишлэргэ кинэшлэр биреп торачак. Эле эш узмаган ялгыша курмэ

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ниндидер ир-ат белән язмышны бәйлим дип мин баламнан баш тартмас идем. Ярый, әби бабасында торсын да ди, балага әни назы кирәк бит. Алга таба аның бн бөтенләй аралаштырмаска да мөмкин бит. Аннан соң әти-әнисе сүзеннән чыкмаган , үз фикерен әйтә, аңлата алмаган кеше бн ничек яшәргә, тулысынча ышанырга ,таянырга кирәк ?

            Хәзер укыйлар