Бүген яшәргә кирәк, дигәнне күп тапкырлар ишеткәнегез бардыр инде. Хәзерге мизгелдә үзең теләгәнчә яшәүне, менә хәзерге мизгелдәге тормышыңнан тәм табуны күздә тотып әйтүләре.
Акчаң бар икән, аңа менә хәзер теләгән әйбереңне сатып ал... Хыялларыңны чын итүне иртәгә калдырма, бүген хәл ит. Әнә бит, кредит оешмалары да шушы уйны сеңдермәкче безгә.
Күптән түгел бер ханым турында сөйләделәр. Олыгаеп барганда ялгызы гына бер бүлмәдә көн күреп ята. Әле анысы да үзенеке түгел. Ярдәм итәрдәй беркеме дә юк...
Гомере буе эшләгән кешенең кечкенә генә булса да үз фатиры яки үз йорты булмаганга аптыраган идем. Ничек инде, эшләгән кеше ничек тә үз куышын булдырырга тырыша бит.
Баксаң, гомер буе съемный фатирларда яшәгән икән ул. Югыйсә яхшы эшләрдә эшләгән, акчасы да булган. Теләсә, акчасын җыеп барып, ничек тә бер фатир ала алыр иде (аның яшьлеге әле ипотеканың ни икәнен дә белмәгән елларга туры килгән). Ә ул теләмәгән! Ярлылык сәбәпче түгел, аның принцибы шундый булган. Тормышының иң матур елларында, фатир өчен акча җыям, дип, үзен кысрыклап яшисе килмәгән.
Ул башкаларны да шушы принцип белән яшәргә өндәгән. Фатир өчен гомер буе акча җыйганчы, ул акчаларга менә бүген рәхәт яшәргә чакырган. Кемдер аның белән килешкән, кемдер юк...
Булган акчасына бу ханым бик яхшы һәм тыныч яшәгән. Шәп итеп ремонт ясалган съемный фатирда тормыш өчен кирәкле бар нәрсә дә булган. Җиһаз аласы дип тә уйлыйсы юк, савыт-сабалары да бар, ремонт дип тә баш ватарга кирәкми... Монысы ошамаса, башкасын карыйсың...
Ул рәхәтләнеп сәяхәт иткән. Дөнья гизгән, тауларга менгән, диңгез төпләрен төшеп караган. Яхшы киенгән, тәмле ашаган. Иң шәп рестораннарда сыйланып чыгар өчен беркайчан да акчасын жәлләп тотмаган.
Ире дә булган аның. Ул да хатынының принципларын кабул иткән, аны хуплаган. Икәүләшеп съемный фатирда яшәгәннәр һәм сәяхәт иткәннәр. Балалары булмаган...
Һәм менә көннәрдән бер көнне сиздермичә генә картлык килгән. Акчалы эшкә яшьрәкләрне алганнар. Пенсия акчасына гына алай бик рәхәт яшәп булмасы ачыкланган. Матур фатирлар, яхшы кием, кафе-рестораннар төштә күргән кебек кенә булып калган.
Иркен фатирдан тарына, кысанына күченгәннәр. Җитмәсә, иренең дә «касыгын шайтан кытыклаган» – фатиры һәм дачасы булган икенче бер хатынга чыгып киткән. Әйтүләренчә, хәзер яңа хатыны белән бик бәхетле икән, дача өйләрен бик рәхәтләнеп өр-яңадан төзәтеп чыккан, бакча эшләрен ярата, ди. Гомере буена үз куышы турында хыялланып, аны үз куллары белән кору турында хыялланып яшәгән инде ул, күрәсең.
Ә теге хатын хәзер үкенә икән. Яшьрәк вакытта, акча эшләп торганда кечкенә генә булса да бер фатир аласым калган, дип әйтә, ди. Картайган көнендә фатирдан фатирга күченеп йөрүе дә бик кыен. Аннары, хәзер съемный фатир бәяләре дә бигрәк тешләк...
Шулай шул, безнең халык юкка гына «үз өем – үз көем» димәгәндер. Көчең барда, мөмкинлегең барда үз куышыңны булдырырга кирәк, дип язуым. Килешәсезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк