Логотип
Күңелеңә җыйма

Бүре баласын бүреккә салсаң да...

Тормышлары шулай көйләнеп киткәч кенә кияүнең эчә торган гадәте билгеле булды. Баш күтәрми эчә.  «Запойга китеп» диләр безнең якта. Бездән аерым яшәгәч, үзебезнең сизгән дә юк иде. Кайткач, оныклар сөйләделәр. Хәтта ашыгыч ярдәм чакырып, системалар белән айнытырга туры килә икән.


Яшьләрнең үзләреннән башка кемне кемгә өйләндерәсен хәл итүче әти-әни һәрвакыт иң беренче чиратта аларның имин тормышы турында уйлый икән. Ә балалар аны гаделсезлек дип кабул итә. Элек зур, нык нәселле, таза хәлле гаиләләр балаларын гел үз тиңнәренә өйләндергән, кияүгә биргән. Без хәзер сүз әйтергә куркабыз... Бу кешегә кияүгә чыкма, гаиләсенә кара дисәк, соңыннан үз тиңен таба алмаса, гомерлеккә ялгыз калса дип, бу авырлыкны күтәрергә әзер булмыйбыз шул. Аннары кайгырып яшибез инде шул балалар өчен. Әллә, вакытында дөресен туры әйтеп, аларны зуррак хатадан, бәхетсез язмыштан саклап калырга булыр иде. 

Кызыбыз бер егет белән очрашып йөри башлады. Ул егеткә кадәр юньле-рәтле бер егет белән дә очрашмаган иде әле. Әллә шуңа инде – ошатты бит шуны. Йөзгә-биткә бер дә матур егет түгел, җитмәсә,  буе да кызыбыздан тәбәнәк. Беренче тапкыр күргәч, үзе дә ошатмыйча кайткан иде. Ләкин теге егет бик үҗәт булып чыкты, үзенекен итте: очрашып йөри башладылар. Күрше районда урнашкан бер авылда яшәүче егет турында белешергә уйда да юк иде. Битараф булмаган кешеләр табыла бит ул. Әтисе фәлән, әнисе төгән, дип, бер дә уңай сүз ишеттермәделәр ул гаилә турында. Анысына игътибар итмәс идем дә, һәр бала үз бәхете белән туа бит. Ата-анасына охшамаска да мөмкин. Ләкин ана күңеле сизгер була. Бер күрүдә үк йөзе нурсыз кебек тоелды, йөрәгемә ятмады ул егет.  

Туйны кодагыйлар бик яхшы итеп уздырдылар, көтмәгән идек хәтта. Аннары кунакка йөрешүләр, кодаларны кунак итүләр башланды. Сабантуйларга, ашларга йөрешәбез. Кодаларның сәерлекләре күренә башлады: әллә исерек, әллә аек йөриләр, аңламассың – көн саен бераз салгалап «автопилотта» йөргән кешеләр кебек. Кайвакыт буталып сөйләшәләр, зихеннәре чуалган кебек. Хайван тотмыйлар, бакчада яшелчә үстермиләр. Кыскасы, безнең тормышка капма-каршы инде яшәү рәвешләре. Ә кияү, киресенчә, бик эшчән булып чыкты. Кулыннан эш килә, эшендә дә яраталар, таш белән бик ансат эш итә, дуслары белән йорт күтәреп йөриләр ял көннәрендә. Әнә шулай тырышып йөри торгач, йорт җиткезеп чыктылар, үз кулы белән күтәрде кияү ул йортны. 

Тормышлары шулай көйләнеп киткәч кенә кияүнең эчә торган гадәте билгеле булды. Баш күтәрми эчә.  «Запойга китеп», диләр безнең якта. Бездән аерым яшәгәч, үзебезнең сизгән дә юк иде. Кайткач, оныклар сөйләде. Хәтта ашыгыч ярдәм чакырып, системалар белән айнытырга туры килә икән. Үзе гел буыннар сызлауга зарлана, сәбәбен эштән күрә. Кеше кимчелексез булмый инде дип, кул селтәдек. Бала-чага түгел, гаилә алып бара торган ир бит инде. Кысылмадык. Соңыннан аларга кунакка барган саен, кияү гел исерек була башлады. Олы кызыбыз да шуны ук сөйли. Эшеннән китте, шабашкаларга гына йөри башлады кияү. Анысын да «йоттык», ярый, акчалары җитсә, үзе теләгәнчә яшәсен, дидек. 

Бер көнне кызыбыз үзенең эштән китәсен әйтте. Бик яхшы иде эш урыны, авырлык белән генә тапты, әллә ничә собеседование үтте, расланды. Балаларга вакыт җитми дигән була, имеш, шуңа китә. Апасына дөресен сөйләгән – эшеңнән китмәсәң, ут төртеп өйне яндырам, йә үземне берәр нишләтәм дип куркыта башлаган. Балаларның атасы бит – сүзен тыңлаган инде кызыбыз. Эшеннән китеп хәзер икесе дә өйдә торалар, балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртәләр. Шабашкада эшләп алган акчасы тормыш итәргә җитә анысы. Ләкин, беләсезме, үз шартын куеп, хатынын эштән китәргә мәҗбүр итеп тә эчүеннән туктамый. Хәзер инде без дә авыз йомып тормыйбыз, акылга кертергә тырышабыз. Эчеп үлеп китәсең бит инде, дибез. Әзрәк балалар турынды уйла, аларга ата кирәк, дибез. Ә ул эчүен дәвам итә. Кодировать итәргә дә барырга теләми, үлеп китәрмен дип курка. 

Менә хәзер олылар сүзе искә төште инде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Киявебез дә әти-әнисе кебек гел «автопилотта» йөри. Айнып бетә дә алмый инде ул, ахрысы. Көн саен эчеп йөри. Элек бездән читенсенә иде, хәзер инде ояты да калмады. Кунакка килсәк тә, гел салып йөри. 
Нишләргә инде? Кул селтәргәме? Шулай эчеп йөреп бер-бер хәл була бит инде аңа, тазалыгы да юк. Үзе балаларын үлеп ярата, сораган бөтен әйберләрен алып бирә, вакытын да кызганмый аларга. Беләм, бөтен дөреслекне кызыбыз безгә әйтеп тә бетерми, бар да яхшы дип күрсәтергә тели. Ләкин болай яшәү аяныч бер нәтиҗәгә китереп җиткерәчәк. Аерыл дисәк, шул ук балалар кызганыч. Нинди булса да, аларга әти инде ул. Ә әтиләре упкынга тәгәрәгәнен үзе дә аңламый. 

Ризәлә. Чүпрәле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эчә инде ул,туктамый хәзер.Алма агачыннан ерак төшми шул.Ераграк тәгәрәгәне бик сирәк аның.Бер ни эшли дә алмыйсыз,кызганыч.Ә кызыгыз,нәрсә булса да булыр инде диеп,буйсынган тормышы белән....

    Хәзер укыйлар