Логотип
Күңелеңә җыйма

Бозым

Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.

– Кызый, нихәл! Кая, чәйнегеңне куй, балан бәлеше пешергән идем. Әйдә, чәй эчеп алабыз! 
Мөнәвәрә шау итеп ишектән килеп керде дә, бөтен өй эчен ниндидер ямьгә төреп, кухняга таба борылды. Бигрәк үз кеше ул бу йортта. Әйтерсең үз өенә кайтып кергән, ул арада чынаяклар шалтор-шолтыр килә, ул арада чәйнеге шаулап кайнап чыга, ул арада суыткычтагы, шкафтагы тәм-томнарны өстәлгә чыгарып тезә. Үзе алып килгән күчтәнәчен дә бер тәлинкәгә турап өеп, барысын да табынга дәшә. Менә бу юлы да нәкъ шулай булды.
– Кызый, әйдә, чәй кайнады. Балаларны чакыр, Фәрит керсен!

Ахирәтенең бу кадәр дә булдыклылыгына шаклар ката Галия. Никадәр генә якын ахирәт дуслар булсалар да, ул үзе Мөнәвәрәләргә барып, болай хуҗа булып йөри алмый. Мөнәвәрә менә  ике йортны бер итеп, ду китерә. 
Икесенең бу дуслыгы яшьтән үк аларның. Икесе дә бер институтта, бер факультетта, бер үк курста укыдылар. Тулай торакта бер бүлмәдә торып, биш ел буе бары–  бергә, югы уртак булды. Фәрит белән кавышуына да Мөнәвәрәгә рәхмәтле ул.
– Кызый, бу атнада бездә Сабантуй икән. Әйдә, безгә! – дип, ай-ваена куймый, үзләренә кунакка алып кайткан иде ул Галияне. Фәрит белән дә шул кичне – «вечер»да танышты алар. Шушы авылга килен булып төшкәненә дә ун елдан артык инде Галиянең. Мөнәвәрә кайчак: «Кызый, күз атып йөргән Фәритемне тартып алдың миннән», – дип шаярткалап та куя. Араларында нидер булганмы-юкмы, ул кадәресен белми Галия. Әмма Фәрит белән Мөнәвәрәнең бер-берсенә ничектер сәер генә карашып куюларының шаһиты булганы бар. «Авылдашлар бит, бергә үскәннәр», – дип, шикләренә урын бирми ул. Ахирәте аңа туганыннан да якынрак кебек. Мөнәвәрә булмаса, белмим, нишләр иде икән Галия?! Аңа гел дә йомышы төшеп кенә тора шул.
– Кызый, бер дә борчылма! Тынычлап барып кайт, сыерыңны да савам, балаларыңны да ашатам, Фәритең дә ач йөрмәс, – дип, бер авырыксынмыйча, Галиянең бар тормышын үз өстенә алып кала ул. Хәзер андый чаклар бигрәк тә ешайды.  

Соңгы елларда сәламәтлегенең рәте китте Галиянең. Сызлаган, авырткан җире дә юк үзенең, әмма тик торганнан хәле китеп урынга ава. Инде тикшеренеп тә карады, йөрәктер, дип, никадәр дарулар эчте, уколлар кадатты. Больницада ятып чыгулар да бернинди шифа бирми. Ярый якында гына Мөнәвәрәсе бар. Әле ашын, әле өчпочмагын пешереп ташып кына тора. 
– Давай, кызый, давай, эчәсең, – дип, Галиянең авызын каерып ачып дигәндәй, әллә нинди үлән төнәтмәләре эчерә. – Хәлсезләнгәннән шифасы бар бу үләннең. 
Әле менә ул килеп кергәндә дә урынга егылган чагы иде Галиянең. Ахирәтенең табан астыннан ут чыгарып йөргәнен күреп, күзләренә яшьләр бөялде. Әллә аның сәламәтлеге ташып торуыннан көнләшә инде?! Юк ла, булмаганны! Галиянең чирләвендә Мөнәвәрәнең ни гаебе бар? Галия сәламәтлеккә туймаса, язмыш Мөнәвәрәдән хатын-кыз бәхетен күпсенә әнә. Яшь килеш улын ялгыз үстерүе әллә аңа җайлымы?!
Кич белән әнисе шалтыратты Галиягә. «Каш араң ерак, кияүгә еракка китәрсең микәнни?» – дип сөя иде аны әнисе бала чакта. Юраганы юш килде бит. Туган авылыннан бик-бик еракта гомер кичерә ул хәзер. Әнисенең яңалыгы бар иде: 
– Кызым, монда бер  өшкерүчене бик мактыйлар. Әллә кемнәрне аякка бастырган, әллә кемнәрне бала таптырган, ди. Кешенең чирен бер күрүдән әйтеп бирә икән. 
– Әни, нинди өшкерүче ди инде? Врачлар булыша алмаганны, өшкерүче булышыр дип уйлыйсыңмы? – Югары белемле Галия андый им-томчыларга ышанмый иде. 
– Кызым, япь-яшь кеше тик торганнан чирләп йөрми бит инде? Барып карамадың түгел, врачларына да йөрдең. Ярдәм итә алмадылар бит. Әллә ни зур хак алмыйдыр, барып кара әле, кызым. Зыяны булмас, бәлки, ярдәме тияр... – Телефонның теге очында әнисе чын-чынлап инәлә иде. Баласының чирләп ятуыннан да зуррак газап юк ана өчен, Галия аңлый аның хәлен.
– Белмим инде... Кайда тора соң ул өшкерүчең?
Әнисенә ризалык бирсә дә, анда барырга үзен шактый озак күндерә алмады әле Галия. Хәтта Фәритенә дә бу хакта әйтергә оялды. Ләкин көннәр узган саен, хәлсезлеге арта гына баргач, бер көнне кыюлыгын җыеп, әнисенең сүзен иренә ирештерде. 
– Барсак, барып кайтыйк соң... – Фәрит үзе дә андый им-томчыларга ышанмый. Ләкин бу юлы  Галиянең өметен өзәсе килмәде. 
Сихерчеләр, имчеләрне, никтер, моңарчы картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш... 
Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны. Керү белән Фәриткә сынап карап торды да: «Улым, бар, син машинаңда көтеп утыр», – дип, ирне кире борып чыгарды. Үзе исә ипләп кенә Галиянең тормышын сорашты. Ничек яшиләр ире белән, дус-ишләре бармы? Барысын да ничек бар шулай сөйләп бирде хатын. Нәрсәне яшерсен: ире белән әйбәт яшиләр, кайнанасы-кайнатасы күптән вафат, ике балалары үсеп килә. Эшендә дә сүзгә килешкән кешесе булмады. Янында ахирәте – Мөнәвәрәсе бар.
– Башыңа менә бу яулыкны бөркән дә күзләреңне йом. Мин кушмыйча торып, ачма, – дип боерды аңа имче. Үзе исә стакан белән су алып килде, өстәлгә тоз белән йомырка куйды. – Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим... 
Имченең метер-метер нидер укып өшкергән тавышыннан Галияне тәмам йокы басты, бөтен гәүдәсе изрәде. Бу апа янында аның җанына бик тә тыныч икән, ул шуны абайлады. Инде тәмам йокыга киттем дигәндә, имче аңа күзләрен ачарга боерды. 
Өшкерүчегә баруын дустыннан яшергән иде Галия. Дөресрәге, әйтергә оялды. Белеп алгач, ду китереп ачуланды үзен Мөнәвәрә. 
– Югары белемле укытучы башың белән имчеләргә йөр инде... Яхшырак врачка бардым дисә, анысына кул куяр идем әле. Врачлар булыша алмаганны, имчеләр булышыр, бар!
– Булыша ди бит, Мөнәвәрә. Безнең авылда да берәү шулай авырган булган...
Галияне ярты сүздән бүлде дусты:
– Син ул кешенең нинди чир белән авырганын каян беләсең? Бәлки, синеке шикелле чир булмагандыр анда! Әйдә, күп сүз – юк сүз, чәй эчәбез. Әнә өчпочмак пешердем, суынганчы авыз ит!
«Сиңа бозым салганнар. Бер килү белән генә чыгарып бетерә торган түгел. Тагын бер килерсең. Әлегә мин өшкереп биргән ризыкларны гына аша, башка төрле ризыкны авызыңа да алмый тор», – дигән иде ачык йөзле теге апа. Тәмам аптырады Галия. Өчпочмагыннан авыз итмәсә, Мөнәвәрә чын-чынлап үпкәләячәк, аның өчен дип тырышкан бит. Имченең дә сүзләре күңеленә шик кертте. Капса да капты, капмаса да капты өчпочмакны Галия. Мөнәвәрә киткәч, тагын хәлсезләнеп урынга ауды. 
– Чит кулдан ризык капкансың, сүземне тыңламагансың. Мин кушканны үтәмәсәң, чиреңнән арындыра алмыйм, – дип каршы алды бу юлы имче. – Бозымны ясавы гына җайлы, чыгаруы авыр аны. 
Узганында бик рәхәт кенә утырган иде Галия, бу юлы үтереп күңеле болганды, ургып-ургып костырасы килде. Эченең әллә кайсы җирләре йолкып-йолкып авыртты. Ул күзен ачкканда, имче хатын үзе дә шабыр тиргә баткан, йөзләре үк агарып килгән иде.
– Бозымны сиңа ризык белән кертәләр. Инде күптәннән бара бу хәл. Бик якындагы кеше эше.
Галиянең күз алдына шунда ук Мөнәвәрә килде. «Кызый, минем Фәритемне үзеңә алдың, күз атып йөргән егетем иде», – дип шаяртканнарын уйлады. Фәрит белән бер-берсенә сәер карашулары күңеленә килде. Йөрәге «жуу» итте. Аякларына потлы гер аскан сыман, көчкә машинага чыгып утырды ул. Кайтышларына Мөнәвәрә тагын кайнар ризыгын күтәреп килеп җиткән иде, аны күрүгә Галия укшый башлады. 
– Ярар, кызый, рәтләнгәч, ашарсың, – дип, өстен тастымал белән каплап калдырган кабартмаларны ул китүгә үк мал чиләгенә тондырды Галия. 
Икенче көнне май кояшыдай балкып килеп кергән Мөнәвәрә белән исәнләшмәде дә. Үз гомерләрендә беренче тапкыр араларыннан кара мәче узды хатыннарның. «Шул! Шул Мөнәвәрә эше генә бу! Ул сала Галиягә бозымны. Әлегә кадәр Фәриткә күзе төшеп йөри, димәк!» Күңеленнән Галия шулай уйлады. 
Көннәр узды, Мөнәвәрә башкача аларга сугылмады. Галиянең дә хәле бер дә рәтләнүгә таба бармый әле. Алай да гел урында гына ятып та булмый, авыл тормышында бик иркәләнеп яши алмыйсың. Ул авырып ятканда өйдә шикәр беткән әнә, токмачлар, ярмалар калмаган. Йортлары кибеткә терәлеп кенә диярлек тора, анда гына барып килергә хәле җитәргә тиеш Галиянең.

Кибетче Сәвия, никтер, бигрәк үз итә аны. Ипи сораса, «яңарагын бирим» дип, бөтен кешегә алып биргән җирдән түгел, эчкәре бүлмәдән башкасын алып чыга, токмач дисәң, токмачның үлчәп төргәкләп куйганын түгел,  «монысы изелми торганы» дип, башкасын үлчәп  бирә. Кайчак уңайсызлана да моңа Галия. Сәвиянең улы аның классында укый. «Бәлки, шуңа ялагайланамы соң?» – дип уйлап куйган көне дә шактый. 
Торып-торып та хәле яхшырмагач, тагын имче хатынга барырга булды Галия. «Кабат бозымлы ризык ашагансың. Синдәге бозымны чыгарга минем көчем җитмәс», – дип каршы алды аны бу юлы да имче. Аптырады Галия. Мөнәвәрә белән күптән күрешкәннәре юк бит югыйсә. Имче өшкерә башлауга, кабат күңеле болганды, укшытырга тотынды. Аннан чыккач та хәле яхшырмады. Өенә көч-хәл кайтып җитә алды. «Кызым, Мөнәвәрә апаңны чакырып кайт әле», – дип үтенде ул кече кызыннан. Ахирәтенең ишектән килеп керүе белән өйләренә кабат ниндидер нур кунгандай булды. «Йә?» – Мөнәвәрә аңа сораулы карашын төбәде. Галия ахирәте алдында каушады, кызарды. Алай да, батырлыгын җыеп, күңелендәгесен әйтеп бирде: 
– Бозым салганнар, диде имче. Ризык белән кертәләр икән. Синнән башка алай якыннан аралашкан, ризыгын ашаган кешем юк минем. Нинди начарлыгым тиде сиңа, Мөнәвәрә? Фәриткә кызыгасыңмы? Аның өчен мине гүргә тыгасы юк. Үзе ошатса, аны мин генә тотып тора алмас идем...

Галиянең бу сүзләреннән Мөнәвәрә тораташтай катты. Иреннәренең төсе качты. Ахирәтен ахыргача тыңлап бетерә алмады, урыныннан капылт сикереп торып, уктай ишеккә атылды. Ул китте, ә Галиянең күңелендәге таш тагын да авырайды. Гәүдәсен көчкә сөйрәп, абзарга чыкты. Көтү кайтканга шактый, ә аның һаман да сыеры савылмаган килеш! Сыерын савып, чиләген базга урнаштырып йөргәндә, койма артында кемнәрнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәннәрен ишетеп, хатын сагайды. Фәритнең тавышын шунда ук таныды ул. Икенчесе Мөнәвәрә иде. Галиянең күз аллары караңгыланды. Аяк очларына гына басып, коймага елышты. «Оятың бармы, Фәрит? Галия белсә, үләчәк бит, болай да ярты җаны гына калган бит инде, күреп торасың, – ахирәте ирне сүгә иде. – Әлегә кадәр Галиягә әйтми түздем, сине акылыңа килерсең дип уйладым. Кеше түгел икән син, җирбит икәнсең! Ни кызыгын таптың шул Сәвиянең? Кай җире Галиядән артык аның?» Шыртлап агач сынган тавышка алар икесе дә берьюлы борылып карады. Галия ике куллап тотынган рәшәткә башы сынып чыккан иде. Ахирәтенең ап-ак йөзен күрде Мөнәвәрә. Ә Галиянең күз алдыннан мизгел эчендә бар тормышы йөгереп узды. Сәвия?! Имченең сүзләре колагында яңгырады: «Бозымны ризык белән керткәннәр... Көнләшүче эше...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч....Дэвамы бармы?

    Хәзер укыйлар