Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхеттән баш тартмадым

Үземнең мәхәббәт тарихымны сөйлисем килә. Күпләр нигә ул кешене сайлаганымны аңламады. Хәтта җүләр булма дип киңәш тә бирергә кыенсынмадылар.


Үземнең мәхәббәт тарихымны сөйлисем килә. Күпләр нигә ул кешене сайлаганымны аңламады. Хәтта җүләр булма дип киңәш тә бирергә кыенсынмадылар.  Әмма бер кеше сүзенә дә карамадым һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм. Сезнең сайтка бик күп тарихлар язалар. Аларга язылган комментарийларны тагын да кызыксынып укыйм. Кызык, сез мине аңларсыз микән?!.


Беренче ирем белән бер ел да яшәмәдек. Яратышып өйләнешкән кебек идек югыйсә. Әмма бергә яши башлагач, көндәлек тормыш дөньяга карашыбызның төрле булуын күрсәтте. Яратмыйча, бәлки, яшәп тә буладыр, әмма карашлар төрле икән, тормыш итеп булмый. Нәрсә турында сөйләшә башласак та, сүзгә килеп туктыйбыз. Бер-беребезне интектереп яшәүнең мәгънәсе юк иде, аерылыштык. Аерылышуның беренче елы рәхәт узды: өстән тау төшкән кебек, рәхәтләнеп эшләп кайтам да кичләрен тынычлап ял итәм. Әмма соңга таба моңсу була башлады. Дус кызларым барысы да гаиләле. Кичләрен аларны каядыр чакырып та, аларга барып та булмый. Җитмәсә, беренче иремнең яңадан өйләнүен ишеттем. Бу хәбәр мине аяктан екты кебек. Ул фикердәш тапкан, ә мин һаман таба алмыйм дип уйладым. 


Иптәш кызым миңа һаман пар эзләде. Әллә кемнәр белән таныштырып бетерде. Әмма берсенә дә йөрәгем ятмады. Ранисны коллегамның туган көнендә күрдем. Коллегам бер егет киләчәген, аның бик тә тыйнак, акыллы һәм тәрбияле булуын кат-кат  сөйләгән иде. Ранис чынлап та аралашырга рәхәт кеше булып чыкты. Аңа да минем турында әйткәннәр, ахры. Өстәл артында безнең урыннар да янәшә туры килде. Сөйләшеп киттек. Бик күп уртак кызыксынуларыбыз бар икән. Ул да минем кебек француз комедияләре карый, чаңгыда йөрергә ярата, джаз тыңлый икән. Без кич буе кино, музыка турында сөйләштек. Мәҗлестән соң мине озатып куйды. Үзен бик итагатьле тотты. Соңыннан бергәләп театрга бардык, кичләрен кафеларда сөйләшеп утырдык. Мин аны бер ай гына беләм, ә аның белән гомер буе сөйләшеп йөргән кебек. Ул бик укымышлы, юмор хисе дә бар. Чын-чынлап тыйнак егет. Аның ул тыйнаклыгы безнең мөнәсәбәтләргә комачаулый да башлады. 


– Бәлки, аның ачы тәҗрибәсе бардыр, шуңа хәзер бик сактыр, – дип фаразлады иптәш кызым. Әле һаман кулдан гына тотышып йөргәнебезне әйткәч. 
– Без бит инде ике айдан артык көн саен диярлек аралашабыз. 
– Кайбер ир-атларга этәргеч бирергә кирәктер. Җитмәсә, син аны бик тыйнак, дисең. Инициативаны үз кулыңа ал алайса.
Ял көне аны кинога чакырдым. Кино караганда аның үтә дә серле һәм өмет бирә торган карашын үзем дә тойдым. Бу карашны күргәч, тәвәккәлләдем.
Йорт янына кайтып җиткәч:
–    Ранис,бәлки миңа керерсең, – дип, үзем дә сизмәстән  җитәкләп алдым. 


Шул вакытта бик мәзәк хәл булды: ул аптырап китте кебек, кулын тартып алды. Тыныч йокы теләде дә, тиз-тиз атлап китеп барды, хәтта борылып та карамады. 
Нишләп шулай кыланды? Һич кенә дә бу сорауга җавап таба алмадым. Төнне йокламый үткәрдем. Бәлки, мин аны куркытканмындыр? Әмма беренче үзем шалтыратмыйм дип уйладым. Берничә көн үтте. Ранистан хәбәр булмады. Күңелем аның янына ашкынды. Мин аны сагындым. Түзә алмадым – үзем беренче булып шалтыраттым. Ул телефонын алмады. Мин бөтенләй пошаманга  төштем. Аны югалтасым килми иде. Ранис белән күрешеп сөйләшергә булдым. Коллегам аша адресын таптым да, ниятләп янына киттем.


Ишекне Ранис ачты. Мине күргәч, каушап калуы йөзенә чыкты.
– Ранис, нәрсә булды? Әйдә, сөйләшик, – дидем мин, чишенеп, артыннан бүлмәгә керә-керә.
Ул берсүз эндәшмичә миңа карап тора башлады.
– Мин болай гына китмим. Әйдә, барысын да уртага салып сөйләшик... Мин кайда...


Сүземне төгәлли алмадым, Ранис бөгелеп төште дә, идәнгә егылды һәм калтырый башлады. Мин аның өянәк тотканын аңладым. 
– Ранис, – дип кычкырып җибәрүемне сизми калдым. Өянәк вакытында кешеләрнең теленә буылып үлгәнен ишетеп белә идем. Кашык алырга дип кухняга йөгереп чыгып барганда бүлмәгә йөгереп кереп барган кыз белән чак кына маңгайга маңга бәрелешмәдек. Ул кызны күргәч, аптырап киттем. Әмма нидер уйларга вакыт юк иде. Без икәүләп Раниска беренче ярдәм күрсәттек. Өянәге узгач, ул ванна бүлмәсенә кереп китте. Ә кыз аның сеңлесе булып чыкты. Тиз генә абыйсының тарихын сөйләде. Моннан берничә ел элек Ранис, авариягә эләгеп, бик каты башын бәрә. Аның эпилепсия өянәкләре башлана. Яраткан кызы моны белеп, китеп бара. Ранис әлеге чире белән яшәргә өйрәнә башлый. Әмма кире рульгә утырмый. Узган ел әниләре кисәк кенә үлеп китә. Әниләрен югаткач, ул тагын да төшенкелеккә бирелә. Болай да үзенә ябылган егет, кешеләр белән бөтенләй аралашмый башлый. Кызлар белән йөрү турында уйлап та карамый. Без очрашкан туган көнгә дә дусты бик нык чакыргач, сеңлесе мәҗбүриләп кенә җибәрә. «Синең белән танышкач, үзгәрде ул. Елмая башлады. Ныгып китте кебек. Хәтта өянәкләре сирәгәйде. Әмма авыруыннан бик кыенсынды. Вакытсыз өянәк тотып, синең янда уңайсыз хәлдә калырмын дип борчылды», – дип сөйләде сеңлесе. 


Ранис ваннада озак торгач, барып ишек шакыдым.
– Кит, зинһар, – диде ул ишекнең теге ягыннан. 
– Китмим, чык, әйдә, – дидем.
Шушы минутта аны бик тә яратканымны, аның өчен көрәшәчәгемне аңладым. Ванна ишегенә терәлеп утырдым да: 
– Ранис, бер чыгарсың әле. Мин сине шушында көтеп утырам, – дидем. 
Берәр сәгать шулай тыныч кына утырдык. Һәм, ниһаять, ул чыкты.
– Мине болай күрүеңне теләмәгән идем. Жәлләргә кирәкми. Китәсең икән, үпкәләмим, – диде. 
– Ә мин күрдем бит инде. Мин монда, чыгып китмәдем. Мәхәббәттән баш тарту өчен авыру сәбәп була алмыйм. Синең өянәкләрең куркыта алмый, битарафлыгың гына куркыта. Мин яратам сине, – дип аны кочаклап алдым. 
–    Мин дә сине яратам. Әмма сине яратуга лаек түгелдер мин, – диде ул.
–    Җүләрем минем...


Туганнарым эпилепсияле егет белән йөрүемне белгәч, аны ташларга үгетләде. Әни дә: «Кызым, яхшылап уйла әле. Кеше арасында яшибез бит. Үзеңә кыен булыр», – диде. Әмма Ранис белән таныштыргач, әнинең фикере  үзгәрде. «Чын ир бу егет. Сине бәхетле итәчәк», – диде әни. Ранис белән өйләнешергә вәгъдәләштек. 

                                                                                                                                                                  Гөлназ. Зәй районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец,бик дерес эшлегенсез .Ин мехиме бер берегезне яратасыз.Эниен де хуплаган,ана йереге сизе ул,ялгышмас.Батыр ,тевекел хатын,тевекел таш яра дилер.Девалану юлларын табарсыз Алла бирса.Бар да эйбет булыр дип уйлыйм мин.Физик яктан селемет булып та,рухи яктан авыру ирлер купке куркынычырак.Чир ките,гедет китми дип эйтелер халыкта.

    Хәзер укыйлар