Язмам көчле рухлы, батыр йөрәкле татар хатын-кызы турында. 1890 елны Буа өязенең Чәчкаб авылында Һәдиятулла бай гаиләсендә бер кыз туа. Исемен Бибигарифә дип куялар. Ул кыз – минем әбиемнең әнисе була.
Язмам көчле рухлы, батыр йөрәкле татар хатын-кызы турында. 1890 елны Буа өязенең Чәчкаб авылында Һәдиятулла бай гаиләсендә бер кыз туа. Исемен Бибигарифә дип куялар. Ул кыз – минем әбиемнең әнисе була.
Чибәр, укымышлы булып үсеп җитә ул. Өстәвенә, атаклы бай кызы да бит әле! Әсәдулла исемле мишәр егетенең аңа күзе төшә. Һәдиятулла байның Бибигарифәне бу егеткә бирәсе килми. «Минем йортымда сиңа бирердәй кыз юк!» – дип, кире бора. Ләкин яшьләр инде бер-берсен ошатып өлгергән була, әтиләренең каршылыгы аларны куркытмый. Бибигарифәгә 20 яшь тулгач, абыйлары аны үзләре белән Әстерханга алып китә. Әсәдулла да шунда балык тотуда эшли. Яшьләр никах укытып, чит-ят җирдә тормыш кора. 1911 елны кызлары туа. Бибигарифәнең яшьли вафат булган әнисе хөрмәтенә аңа Заһидә дип исем кушалар. Тик сабый нибары өч кенә ай яшәп кала. 1912 елда – Маһитап, 1914 елны тагын бер кызлары Хәдичә туа. Аның туганын әтисе күрергә дә өлгерми, шул ук елны Әсәдулланы Герман сугышына алалар. Ул еллардан бездә хәтта бер фотография дә сакланган. Дүрт айлык авыры булган Бибигарифә бәләкәй кызы белән берүзе кала. Ундүрт елга аерылышасыларын ул вакытта әле берсе дә белми...
Бик авыр чорлар була ул. 1915 елны эшчеләргә 30–40 сум акча түләнә, ә фатирга түләү 15 сумнан 32 сумга кадәр күтәрелә. Бибигарифә ничек итеп булса да яшәргә тырыша. Үз хәлен үзе генә белгәндер. Кече кызы Хәдичә әйтүенчә, берәрсенең бәрәңге кабыгы ташлаганын күрсәләр, шуны алып кайтып пешерә торган булалар.
Янадыр ла эчем яна,
Йөрәгемнән каннар тама,
Туган илем, туганнарым,
Ерак калды ике ара.
Түгәм яшем мин сагынгач,
Орам аһлар, бәгърем янгач.
Күңелләрем юанадыр,
Туганнардан хатлар алгач, – дип, үз-үзен шигырьләр чыгарып юата ул.
Бәхетенә, аны ике кечкенә кызы белән Кәрим бай гаиләсе сыендыра. Бибигарифә ара-тирә аларның балаларын караша. Байның балалары Шамил, Наилә, Сафия белән аныкылар бергә үсә. Тамак хакына кешеләргә кер уулар үзенекен итә: Бибигарифә куллары сызлап җәфалана. Бер чынаяк чәй дә күтәрә алмаслык көннәре күп була.
Еллар уза... Сугыш тәмамлана. Тик Әсәдулла гына күренми. Исәнме, юкмы икәнлеген дә белмиләр. Гаилә-се янына бары 1928 елны гына кайта ул. Ләкин кайту белән аны тагын өч ай төрмә көтә... Төркиягә әсирлек-кә эләгеп, анда тагын бер гаилә корган була, кечкенә генә кибет тә ачып җибәрә. Шунда калса, бәлки, бу газапларны күрмәс тә иде, тик беренче хатыны Бибигарифәне, кызларын сагыну хисе көчлерәк булып чыга. Моңарчы әтисен бер тапкыр да күргәне булмаган Хәдичә аның белән тәүге очрашуда һушын югалтып егыла.
Көтмәгәндә Әсәдулланың туган авылыннан кайгылы хәбәр ирешә: бертуган абыйсы белән җиңгәсе мунчада янып үлгәннәр. Балалары ятим калган. Әсәдулла гаиләсе белән туган якларына юнәлә. Хәдичә исә Тәтеш педагогика училищесына укырга керә. Жор телле, шаян кыз укытучылар куйган спектакльләрдә дә катнаша, бик матур җырлый. Солтан исемле егет аны Галиябану ролендә күреп гашыйк була да инде. Әтиләре ризалык бирмәс дип куркып, кызны урлый. Шулай итеп, Камаловлар гаиләсе төзелә. 1936 елны кызлары Флера туа. Тагын бер елдан танк гаскәрләре офицеры Солтан Камалов гаиләсен Львов шәһәренә алып китә. Сугыш башланган көнне юньләп саубуллаша да алмыйлар: «Балаларны сакла!» – дип кенә әйтергә өлгерә... Алар башка беркайчан да күрешми... Хәрбиләрнең гаиләләрен ашыгыч рәвештә Себергә эвакуациялиләр. Ләкин Хәдичәнең ирен калдырып китәсе килми. Бомбалар яңгыры астында ике көн яши әле ул. Дүрт айлык авыры булган хатынын кечкенә баласы белән вокзалга озатышырга дип, Солтан йөк машинасы һәм солдатлар җибәрә. Иреннән иң соңгы хәбәр менә шул була. Хәдичә Себергә үк китми, поезд Канаш станциясенә якынлашканда, кызын кочаклап, вагоннан сикереп төшеп кала. Моннан инде иренең туган авылы Аксуга кадәр җәяү кайта. 1943 елны Әстерханга кадәр барып, әти-әнисен дә Аксуга алып кайта әле ул. Алар Әсәдулланың туган авылы Чатказда төпләнә. Гарәп телен яхшы белгән, Коръән укыган Әсәдулланы авылдашлары бик хөрмәтли. Сугыш вакытында бригадир да, кыр каравылчысы да булып эшли ул, почта начальнигы да була. Бибигарифә исә авылдашларына кирәк-яраклар тегә.
Еллар уза... Әсәдулла каты авырый башлый. Аннан калсам, мин нишләрмен, дип, Бибигарифә бик кайгыра. Төне буе борчылып чыгып, иртән якыннарына аш-су әзерли, үзе исә бакчага чыккан җиреннән җан бирә. 1957 елның 24 июне була ул. Шул елның ук кара көзендә Әсәдулла да вафат була. Шекспир әсәрендәгечә: бер-берсен өзелеп яраткан җаннар бер үк көнне булмаса да, бер үк елны мәңгелеккә күченә.
Казан шәһәре.
Фото: Әсәдулла һәм Бибигарифә кызлары Маһитап белән. 1913–1914 еллар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк