Логотип
Күңелеңә җыйма

Беренче ярату хисе

Моңарчы поэзиягә исе дә китмәгән балагыз кинәт кенә шигырь сөяр бер җанга әверелсә, аптырамагыз. Кичә генә чәченең ничек ятуын уйлап та бирмәгән улыгыз бүген аларны юешли-юешли тарый икән, аңа да гаҗәпләнмәгез.

Моңарчы поэзиягә исе дә китмәгән балагыз кинәт кенә шигырь сөяр бер җанга әверелсә, аптырамагыз. Кичә генә чәченең ничек ятуын уйлап та бирмәгән улыгыз бүген аларны юешли-юешли тарый икән, аңа да гаҗәпләнмәгез. Кызыгыз көзге алдында бөтерелеп, үзеннән күзгә күренмәс җитешсезлекләр эзләсә, анысына да шаккатасы түгел. Боларга әле күзләрнең моңсулыгы һәм төне буе телефоннан сөйләшүләр өстәләчәк. Хәтта күз яшьләре дә озак көттермәс. Бу тынгысызлыкларның сәбәбе бер генә – балагыз гашыйк булган! 

 

Барлык әти-әниләр дә шундыйдырмы: улыңның тәүге кат гашыйк булуын – куанып (ниһаять безнең малай да зур үсте!), ә кызыңныкын сагаеп кабул итәсең икән. Югыйсә безнең үзебезне дә кайчандыр үз кочагына бөтереп алып, утларга-суларга салган хис бит ул. Эчтә җилпенгән күбәләкләрне хәтерләгез әле. Аны күрер өчен ашкынганыгызны, аны сагынганыгызны, аерылу сагышларын... исегезгә төшерегез. Искиткеч бер халәт! Гаҗәеп хис! Әмма иңнәргә канатлар куйса гына, куаныч китерсә генә гаҗәеп ул. Әгәр киресенчә булса... Балагыз җавапсыз сөю утында янса? Мәхәббәте аңа газаптан башка бернәрсә дә бирмәсә? «Сиңа әле 15 кенә. Алда, беләсеңме, андыйлар күпме булачак!» – дигән сүзләрегез генә юатмас шул телгәләнгән күңелен. 

Тәүге ярату хисләрен күпләр 14–15 яшьләрендә кичерә, тик арабыздан ничәбез генә беренче мәхәббәте белән кавыша алды икән. Беренче мәхәббәтнең бик сирәге генә бәхетле тәмамлана. Күп очракта  җавапсыз була ул. Әлегә бернинди тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмернең бу очракта ниләр кичерүен аңлавы кыен түгел. Ул безгә – янасын янып, көясен көйгән һәм болытлар артында һәрчак кояш булуына инанган өлкәннәр өчен генә бу янулар көлке булып тоела. Бала өчен бу әлегә иң олы һәм бердәнбер сөю. Хисләрен кабул итмәүләре үзе турындагы фикере формалаша гына башлаган яшь кеше өчен трагедиягә тиң. Журналыбызның алдагы саннарында без бу хакта бер язган идек: яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуы күп очракта нәкъ менә җавапсыз мәхәббәт аркасында була икән. Йөрәк януларын басар өчен, алар кайчак әллә нинди чараларга да бара. Мендәргә капланып елау –  иң җиңеле әле. 

Исем-фамилиясен бар дөньяга фаш итәргә теләмәсәм дә, үз арабызда булган бер вакыйганы мисалга китерәсем килә. Югары класс кызларының яңа гына институт тәмамлап кайткан укытучыларына гашыйк булуы еш очрый торган хәл. Гөлнур да (исеме үзгәртелде. – Авт.) үз укытучысына – кичәге студентка гашыйк була. Җиденче сыйныфны гына тәмамлаган кыз ике ел буе җавапсыз мәхәббәт утларында яна. Укытучы егет, билгеле инде, әле балигъ та булмаган баланың хисләрен уртаклаша алмый. Әмма аңа карап кына кыз да бирешергә җыенмый: егетне чын-чынлап эзәрлекләргә, хәтта үз-үзенә кул салу белән янарга ук керешә. Бу хәл ахыр чиктә укытучыларга һәм кызның әти-әниләренә дә барып ирешә. Әмма баланың хисләрен тыяр көч таба алмыйлар. «Син аны яратма!» – дип кенә йөрәккә боерып булсачы! Белмим, аннан ни булган, әллә егет үзе артык катырак бәрелгән, әллә әти-әниләреме – ул бала хастаханәгә эләкте. «Тагын ярты сәгатькә соңарсагыз, коткарып калып булмый иде», – дигән табиблар. Бер кап йокы даруы эчеп бетергән булган. Әле болай гына да йотмаган, тизрәк тәэсир итсен өчен, төеп эчкән. Бүген Гөлнурның да, укытучы егетнең дә – үз гаиләсе, һәр икесе дә бәхетле балалар үстерә. Тәүге хисләрен Гөлнур хәзер үзе дә көлеп кенә искә аладыр бәлки, ләкин ул чакта бик аздан гына фаҗига булмый калды.   

Беренче мәхәббәтнең җавапсызы гына түгел, тиң булмаганы да әти-әниләрнең күңел тынычлыгын боза. Кызының тирә-якка хулиган дигән аты таралган егеткә гашыйк булуы яки улының  җиңел холыклы буларак бәяләнгән кыз белән очрашуы кайсыбызны гына куандырыр икән. Кызлар күзлегеннән андый егетләр башкалардан кыюрак, тапкыррак булып күренә шул. «Аның белән очрашудан тыям», – дисең икән, яшүсмер үҗәтләнә генә. «Тыелган җимеш татлы була», – диләр бит. Яшүсмерлек чоры – бала алдында әти-әниләрнең авторитеты төшкән чор да бит әле ул. Безнекенә караганда, инде өченче егете белән йөрүче классташ кызның киңәшләре балабыз өчен «ышанычлырак», аның тәҗрибәсе зуррак булып тоела. Әти-әнинеке түгел, дус-иш сүзе үтемлерәк бу вакытта. 

Әле менә бу көннәрдә Казанда 15 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Берүк исән-сау табыла гына күрсен. Моннан алдарак та бер кыз шулай югалган иде. Соңыннан аның яраткан егетенә ияреп китүе ачыкланды. Әти-әниләре аның белән башка аралашмаска кушкач, бала, барысына да кул селтәп, өйдән чыгып киткән. Ул кыз гаиләсенә кайтыр анысы, гыйшкы да узар, ләкин бу башбаштаклыгы өчен нинди хак түләр бит? Ярый ла киләчәгенә күләгә төшермәсә. Әмма күкләргә күтәрергә тиешле мәхәббәт, кайчак канатларны кисеп, гомер сукмакларын әллә нинди караңгы тыкрыкларга алып кереп чуалта да, язмышларны чәлпәрәмә китерә. 

Классташлары кулларына аттестат алганда, безнең күрше кызы кулына беренче баласын алды. Тәүге мәхәббәтенең җимешен хәзер әнә ялгызы гына үстерә. Япь-яшь әле үзе. Туган бала үсәр, тик әнисенең дә бу мәхәббәте соңгысы гына булмасын, өч көнлек дөньяда һәркайсыбыз баласына гаилә бәхете тели ләбаса.   

Күптән түгел беренче мәхәббәтнең моңарчы күрелмәгән кызык төре – ерактагысы белән дә очрашырга туры килде. 14 яшьлек кызымның Екатеринбургта яшәүче бер малай белән интернет аша язышканын белә идем. Икесе дә бер үк спорт төре белән кызыксына, уртак мавыгулар хакындагы әңгәмәләр тора-бара – дуслыкка, дуслык мәхәббәткә үк үрләгән түгелме. Гомерендә бер күрмәгән дип әйтеп булмый анысы, интернет әллә нинди мөмкинлекләр бирә, әмма гомерендә бер тапкыр янәшәсендә дә утырмаган егет өчен чып-чын сөю утларында яна кызым. Тегесе дә, әллә үртиме, әллә башкамы – үз сәхифәсенә кызлар белән төшкән фотолар урнаштыра. Ул көнне бездә күз яшьләре, баланы юатырга тырышулар... 

Балаларыбыз үсәр анысы. Бүгенге газаплары үзләренә дә кысыр хәсрәт кенә булып тоелыр. Күңелләрен каната-каната олылар тормышына әзерләнүләре берүк чыныктырсын гына, сындырмасын иде үзләрен.   

 

 

Полина МОИСЕЕВА, педагог-психолог. «Доверие» яшьләргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм  бүлеге хезмәткәре 

Яшүсмерләрнең беренче көчле хисләре әти-әниләрне дә, укытучыларны да еш кына борчуга сала. Тик яшьтәшләре белән аралашуның яшүсмерләр өчен бик әһәмиятле булуын да онытырга ярамый. Ләкин аларның үзләре белән бу хакта сүз кузгату җайлы түгел. Әти-әниләрнең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтле булуы яшүсмернең күңеленә тияргә, яраларга мөмкин. 

Күңеленә сөю хисе кергән яшүсмер кайчак башка бернәрсә турында да уйлый алмый торганга әверелә. Баланың укуы начарлану, билгеле инде, әти-әниләрнең котын ала. Беренче чиратта укырга кирәген, ә мондый мөнәсәбәтләрнең тормышта әле бик күп булачагын ничек кенә аңлатырга тырышсагыз да, яшүсмер өчен беренче мәхәббәт барыбер үз урынын ала. Балага ниндидер басым ясасагыз, аның хисләрен игътибарсыз калдырырга теләсәгез, әйткән сүзләрегез һәм кылган гамәлләрегез агрессия генә тудырачак.   

Улыгыз яки кызыгыз сайлаган кешене, аралашкан дусларын өнәмәвегезне белдерсәгез дә шундый ук реакция күзәтелә. Мондый очракларда әти-әниләр еш кына чикләүләр кертә, бертуктаусыз контрольдә тота. Алай итеп кенә баланы тыңлаучанга әйләндереп, дусларыннан биздереп булмый шул. Киресенчә, аның сезгә булган ышанычы тәмам югалырга мөмкин. Сезнең сүзгә карап кына гыйшкы төшкән белән аралашудан туктамас ул, ләкин инде сездән яшереп эшләячәк. 

Әгәр дә балагыз тәүге тапкыр гашыйк булган икән, моңа җитди карарга тырышыгыз. Әйе-әйе, бу хисләрнең әле узгынчы гына булуын, бу газапларның онытылачагын, мондый мәхәббәтнең әллә ничә булачагын белсәгез дә, аның өчен хәзергә моның бик тә мөһим икәнен истә тотыгыз. 

Ул мәхәббәт җавапсыз булса да, сайлаган кешесен аңа тиң күрмәсәгез дә, балагыз мөнәсәбәтләрне өзүдән газапланса да, әти-әниләрнең алга таба эш итү планы бертөрле. 

Беренчедән, беркайчан да баланың хисләреннән көлмәгез, аларны бер кирәксез нәрсә дип атамагыз. 

Икенчедән, балагызга үз хисләре, борчулары турында сөйләргә мөмкинлек бирегез. «Нинди мәхәббәт әле бу яшьтә. Синең өчен беренче урында уку», – дип, ярты сүздән кырт кисмәгез. 

Аның ышанычын тою үзегез өчен бик кыйммәт икәнен төшендерегез. 

Сезне нәрсәдер сагайта яки борчый икән, бик сак кына бу хакта сүз кузгатып карагыз. Ул сезнең белән әлегә килешмәс тә, анысына да әзер торыгыз. 

Кәефе төшкәнен күрсәгез, шунда ук аның игътибарын башкага юнәлтергә, бу хисләренең әһәмиятен киметергә омтылмагыз. Үз хисләре белән бераз үзе яшәп алсын. Аны аңлавыгызны, хәленә керүегезне белдерегез. Сезгә теләсә кайчан мөрәҗәгать итеп буласын аңласын ул. 

Кичерешләре артык тирән кебек тоелса, үз-үзен тотышы сагайтса, психологка күренергә күндереп карагыз. 

Шунысын да онытмагыз: баланы контрольдә тотуның иң яхшы чарасы – үзара ышанычлы мөнәсәбәттә булу. 

Әмма һәрнәрсәдән искәрмә булган кебек, бала актив матдәләр куллануны гадәт итсә, законга каршы килә торган гамәлләр кылса, җәбергә юлыкса, бу очракта инде җитдирәк чаралар да кулланмый булмый. Болары инде әти-әниләрнең катгый позициясе таләп ителгән очраклар. 

 

  Фото: Анна Арахамия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар