Логотип
Күңелеңә җыйма

«Беренче мәхәббәтем» дип кемне атарга?

Безнең класста егетләр белән иң соңгы йөри башлаган кыз мин булдым бугай. Үземне чибәр түгел дип тә әйтмәс идем, әмма артык җитдилегем аларны гел куркытты бугай. Хәер, үзебезнең классташ егетләрдән берсе дә ошамый иде миңа. Класста гына түгел, авылда да берсе дә ошамый иде.

Безнең класста егетләр белән йөри башлаган иң соңгы кыз мин булдым бугай. Үземне чибәр түгел дип тә әйтмәс идем, әмма артык җитдилегем аларны гел куркытты бугай. Хәер, үзебезнең классташ егетләрдән берсе дә ошамый иде миңа. Класста гына түгел, авылда да берсе дә ошамый иде. 
Сигезенчене тәмамлагач, тугызынчы класска күрше авылга укырга бардык. Бар да яңа: мәктәп тә, классташлар да, укытучылар да... Күңел нәрсәгәдер ашкына, алгысына, менә-менә нидер булыр кебек... Чынлап та булды! 
Без сентябрьнең беренче атнасында ук таныштык. Ул унынчы класста укый иде. Озын буйлы, чибәр! Аның минем белән якыннан дуслашуына башта күбесе ышанмады да. «Ул бер кызны да ике тапкырдан күбрәк озатмый, сине дә шул көтә», – диделәр. 
Бер тапкыр озатты, ике... Өч! Дүрт! 
Мин мәктәпкә аны күрер өчен генә йөри идем бугай. Ул да шулай дип әйтә иде. Күрер өчен дип... Мәктәпкә бер-беребезгә якын килү юк – тәнәфесләрдә күз карашлары гына очраша. Күп булса, бер-ике сүз алышасың. Шуның белән шул... Әмма аның янәшәдә генә икәнен гел тоеп торасың. 
Мин унынчыда укый башлаган елны көзен аны армиягә алдылар. Ул чакта күпме күз яше түккәнем исемә төшсә, хәзер дә үземне кызганам. Әни мине ничек тынычландырырга, ничек юатырга белми аптырады. 
Аннары инде мин хат көтә башладым. 
Аңардан беренче хат килгән көнне әни миннән дә күбрәк сөенде бугай, чөнки мин ул көнне беренче тапкыр елмайдым, беренче тапкыр бер тәлинкә аш ашап бетердем. Яратудан, сагынудан саргаялар диләр бит – дөрес ул.
Тормышым бер хаттан икенчесенә кадәр булган араларга бүленде. Почта ящигын көнгә биш чыгып карыйм. Әйтерсең, почтальон апа авылны биш әйләнә!
Ун айдан соң аңардан хатлар килү кинәт туктады. 
Мин нәрсә уйларга да белмәдем. 
Әни тынычландыра: «Берәр нәрсә булса, авырып китсә, туганнарына хәбәр итәрләр иде, ишетелми бит, бу кадәр борчылма», – ди. 
Аның сеңлесе миннән бер класска түбәнрәк укый иде. Бик озак дәшми йөргәч, бер көнне мин аңа абыйсыннан озак хат килмәве турында әйттем. «Бу арада безгә дә язмый әле», – диде ул. Ике көннән тәнәфестә яныма килде. «Абыйдан хат бар! Сиңа да сәлам язган!» – ди. Сөендем инде! Аннан уйлыйм, ничек әниләренә язган хатта миңа сәлам булырга тиеш, дим. «Нәрсә дип язган ул?» – дим. «Мине сораучыларга сәлам әйтегез дигән», – дип җавап бирде сеңлесе. 
Мине сораучыларга сәлам әйтегез!..
Бу җөмлә үтерде мине ул чакта. Барысы да шул минутта узды, үзгәрде. Күзем ачылган кебек булды. 
Шул көннән башлап аңардан хат көтүдән, аңа хат язудан туктадым. Хәер, ул башка язмады да. 
Солдаттан авылга кайтып төшкән көнне үк яныма килде. Мин инде Казанга китеп институтка укырга кергән идем. Шимбә көнне әниләргә кайткан чагым иде. Исәнләшүгә аңардан: «Ә нигә син миңа хатлар язмадың? Ни булды?» – дип сорадым. Әллә берәрсе берәр хәбәр җиткердеме, шуңа миңа үпкәләп туктадымы дигән шигем бар иде. «Берни дә булмады. Хат язарга яратмыйм мин, шуңа гына язмадым», – диде ул. Дөресен әйткәндә, телсез калдым мин ул минутта. Моны ничек аңларга да белмәдем. 
Аннан миңа инде барыбер иде. Чөнки күңелемдә башка кеше иде инде. Боларны нәрсәгә язаммы? Менә бик еш «беренче мәхәббәт» дип сөйлиләр. Мин күпме гомер итеп һаман да бер нәрсәне белмим: беренче очрашкан егет беренче мәхәббәт буламы инде ул? Әллә түгелме? Көлмәгез инде миннән, ярыймы. Чөнки «беренче мәхәббәт» дигәндә мин нигәдер әнә шул институтта танышкан, очрашкан егетемне уйлыйм. Аның белән дә без бергә була алмадык. Әмма ул исемә төшкәндә әле дә битләрем кызыша башлый... 
Лилия, 
Уфа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәктәптә яратып йөргән егет беренче мәхәббәт, дип саныйм мин. Иң чиста, иң саф хисләр бит ул.

    Хәзер укыйлар