Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер мәхәббәт һәм нәфрәт тарихы

Аның эчендә гел ут булгандыр. Ул шул уйлары белән яткандыр, торгандыр... Сагынгандыр, саргайгандыр... Билгесезлек әрнеткәндер... Бабам – Гордеев Петр Гордеевичның тормыш юлы белән якыннан таныша башлагач шаккаттым: ул бу сынауны ничекләр кичте, гомер буе шушындый газап белән ничек яшәде икән?! 

Аның эчендә гел ут булгандыр. Ул шул уйлары белән яткандыр, торгандыр... Сагынгандыр, саргайгандыр... Билгесезлек әрнеткәндер... Бабам – Гордеев Петр Гордеевичның тормыш юлы белән якыннан таныша башлагач шаккаттым: ул бу сынауны ничекләр кичте, гомер буе шушындый газап белән ничек яшәде икән?! 

 

Бабам 1919 елда Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында дөньяга килгән, шунда үскән, укыган. 19 яшендә яшьтәшләре кебек үк армия сафларына алынган. Өйдән чыгып киткәндә, туган ягына үзенең бары сигез елдан соң гына әйләнеп кайта аласы турында уйлап та карамагандыр... Башта фин, аннары Бөек Ватан сугышы, соңрак япон сугышында катнашып, взвод командиры була, офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Соңгы сугышта каты яралана, аздан гына үлми кала. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Әбием Мария белән алар икесе дә гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Бабай – мәктәп директоры, соңрак почта мөдире булып эшли. Өч балаларын тормыш юлына бастыралар. Бабай сәламәтлеген сугышта югалтып кайта. Бик сызланып, 1982 елда арабыздан китеп барды ул... 

Бервакыт компьютер артында утырганда әнием яныма килде дә: 

– Кызым, беләсеңме, минем бит абыем бар... Геннадий исемле. 1946 елда туган... Аны компьютер аша табып булмыймы икән? – диде. 

Телсез калдым... Минем аптыраган йөземә карап, әни сөйләп китте. 

– Әти япон сугышы вакытында каты яраланып госпитальгә эләгә. Һәм шунда ул аякка бассын өчен хирург ярдәмчесе булып эшләүче Полина исемле кыз бик күп көч куя. Әти белән Полина бер-берсенә гашыйк була. Бераздан туй ясап өйләнешәләр. 1946 елда уллары Геннадий туа. Бала азрак үскәч, тернәкләнгәч, улы белән хатынын алып, әти туган якларына юл тота. Шәмәрдән станциясенә кайтып җиткәч, баласы белән хатынын шунда калдыра да үзе әйберләрен төяргә дип, авылга арбалы ат алып килергә китә. Сигез ел буе аны көтеп елый-елый күзләре дөм сукырайган, чәчләре ап-ак булып агарган анасы, ирләре сугышта үлеп калган, көн-төн колхозда авыр эштә интеккән, «энекәш кайтыр да ярдәм итәр» дип өметләнеп торучы өч бертуган апасы каршы ала аны. Әти авылдагы хәерчелекне, ачлыктан күбенгән туганнарын күреп шаккатта. Ничә еллар берничек тә аларга ярдәм итә алмавына өзгәләнә. Гаиләдә ир-аты булганнарга яшәү азмы-күпме җиңелрәк булган шул ул чорда... Әтинең хатыны, баласы турында әби ишетергә дә теләми. «Татар авылына урыс кызы ничек ияләнсен? Шәһәр кешесе авыл пычрагына ник түзсен? Марҗа килен мине, сукыр керәшен карчыгын карап ятмас. Су сорап алырлык киленең дә булмагач, нишләргә кирәк? Авылга марҗа ияртеп кайтучы булмаган иде әле! Мәңге ризалыгым юк. Рәнҗешемнән курык!» – ди ул. Анага ничек каршы киләсең – алар бит башкача тәрбияләнгән. Аның фатихасыннан башка яшәп буламы?! Йөрәге ничекләр өзгәләнгәнен бу минутларда әти үзе генә белгәндер... Язмышындагы мондый борылышка ул, әлбәттә, әзер булмый, әмма бу карарны барыбер кабул итәргә туры килә. Ике ут арасында калып, туганнары хакына мәхәббәтеннән баш тартырга мәҗбүр була ул. Барысы да күз ачып йомганчы бик тиз була: әтине, димләп, яшь укытучы кызга – Мариягә өйләндерәләр. Минем әнигә... Полина горур була: ялынып-ялварып аны эзләп килми – бала белән бу йортка аяк басмый. Кире Владивостокка, сугыш вакытында иңгә-иң куеп эшләгән врач-хирург янына эшкә китә. Аралар шулай өзелә... Әти бераздан Полинаны эзләп тә карый, ләкин инде таба алмый. 

Ел артыннан ел уза торды, әтинең сәламәтлеге күзгә күренеп начарайды: сугышта алган яралары эзсез узмады, билгеле. Ә күзләре гомере буе гел моңсу кебек тоела иде миңа. Күңеле йомшак булса да, көчле рухлы, гадел кеше иде ул. Әнигә дә беркайчан каты бәрелмәде. Урыннары җәннәттә булсын инде... 

Мин, телсез калып, әни сөйләгәннәрне тыңлап утырдым. Аннан интернет челтәреннән Геннадийны эзли башладым. Әнинең күңелен кызыксыну катыш курку биләп алды. «Бәлки, ул гомер буе нәфрәт белән яшәгәндер... Бәлки, эчкечедер... Бәлки, ул безне күрә алмыйдыр... Бәлки, ул да эзләгәндер...» – дип сөйләнде ул үзалдына. 

– Әни, Гордеев Геннадий Петровичлар монда байтак, кайсысы дип уйлыйсың? – дип, берничә дистә кешенең фотосын ачып куйдым. 

– Бу түгел... Юк, бу түгел... Бу да түгел, – дип фотосурәтләрне карый башлады әни. Һәм кинәт: «Шушы! Бу бит әтинең яшь чагы! Коеп куйган әти!» – диде һәм елап җибәрде. 

«Исәнмесез, Геннадий! Мин әниемнең абыйсын эзлим. Сезнең биографиягездә Татарстан белән бәйле юллар юкмы?» – дип, беренче хатымны юлладым. Җавап шунда ук килде: «Әйе, минем әтием Татарстанның Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш – Э. Ш.) районыннан булган...» Ике арада хатлар йөри башлады. Аның югары белемле инженер икәнен, җитәкче урыннарда эшләвен, туганнарын эзләвен, ләкин таба алмавын, Түбән Новгородта яшәвен, ике улы, хатыны барлыгын, иң мөһиме – әнисе Полинаның әле исән икәнен белдек. Инде ике ай буе дәвам иткән язышулар, скайп аша сөйләшүләрнең ахыры очрашуга барып тоташырга тиеш иде. Ләкин Геннадий Петровичның әлеге адымны ясарга икеләнүен сиздек. Бактың исә, бу яңалыкны Полина әбигә әйтергә җөрьәт итмәгән икән әле ул. Әнисе Полина гомере буе бабайга тугры калган, башка беркемне дә үзенә якын җибәрмәгән һәм 60 ел буе аңа карата нәфрәт, ачу белән яшәгән... Шулай да, кыюлыгын җыеп, Геннадий әнисе белән сөйләште. Полина түтәй бу яңалыкны ишетүгә: 

– Синең бернинди туганнарың юк! Хатының Татьянадан кала... Мин риза-бәхил түгел! – дип горур атлап, ачуланып бүлмәдән үк чыгып киткән. Әмма ике көннән улы янына килеп үзе кабат сүз башлаган: 

– Улым, мин барын да кабаттан уйладым... Әгәр андый теләгең бар икән, аралаш, ризалыгымны бирәм, – дигән. 

Геннадий Петрович гаиләсе белән Казанга килеп төште. Китте туганнар арасында танышу, кунак алышу, аралашу... Чират җитеп Мамадышка кайткач, бабай каберендә ялгызы гына калып зиярәт кылды, күңеленнән, күз яшьләре аша аның белән ниләр хакындадыр сөйләште. Туганнарның туган җанлылыгына, авыл халкының киң күңеллелегенә таң калып, әтисенең туган авылында бик хөрмәтле кеше булганлыгына инанып, тыныч күңел белән Түбән Новгородка кайтып китте. 

Кунак ашы – кара-каршы. Берничә атнадан әниләр, барысы җыенып, Түбән Новгородка юл тоттылар. Полина әби яңа туганнарын җылы каршы ала. Бераз сөйләшеп утырганнан соң: 

– Елена, сезнең белән аерым сөйләшеп алырга мөмкинме? – дип, әнине йокы бүлмәсенә алып кереп китә. Әни дә, шуны гына көткән кебек, 87 яшьлек Полина Ивановнага юл буе әзерләп, күңеленнән барлап килгән сүзләрне җиткерергә ашыга: 

– Әтием өчен сездән гафу үтенәм, хөрмәтле Полина Ивановна, – ди ул. – Һәм аның рухының шат булып ятуын телим. Әти яхшы кеше иде. Сезне дә йөрәгендә саклагандыр... Аны да аңларга тырышсагыз иде, ул сезне эзләгән, ләкин элеккеге адресыгыз белән тапмаган... 

 

Ипле, сабыр, мөлаем, тыйнак кеше булып хәтеремдә саклана бабам.

 

Әтисенең ул чакта әнисе әмерен берничек үтәмичә булдыра алмавын, аны димләп, бу турыда берни белмәгән кызга өйләндерүләрен, аның авырып ятуларын – барысы-барысын әйткән әни. Полина әби дә үз язмышын, башыннан үткәннәрен сөйләп киткән. 

– Ачлык, ятимлек ачысын тоеп үстем, – дигән ул. – Әнием минем белән йөкле вакытта әтием вафат булган. Мине тапканда әнием дә үлеп киткән. Гаилә саен бер көтү бала-чага, ачлык, ялангачлык, хәерчелек... Мине бирер кеше тапмаганнардыр инде: бәлки, монысы да үләр дип, салкын мич алдына куеп чыгып киткәннәр. Елаганмын да елаганмын... Шуннан жәлләп күршеләр үзләренә алып чыккан. 6 яшемә кадәр авылда өйдән-өйгә йөреп үскәнмен – мине бөтен авыл караган. 

Көннәрдән бер көнне авылга укытучы кыз килә, һәм мине үзенә ала. Укырга-язарга өйрәтә. Озакламый бер хәрбигә кияүгә чыга, һәм мине дә алып, Владивостокка китеп баралар. Шунда мин шәфкать туташы булырга укыдым. Япон сугышы вакытында Петр каты яраланып мин эшләгән госпитальгә эләкте. Шунда без аның белән таныштык... Улыбыз Геннадий тугач бик сөенде. Ул тернәкләнеп беткәч, безгә Петрның туган ягына кайтырга рөхсәт бирделәр. Ләкин Шәмәрдән станциясендә безне калдырып китте дә, Петр яңадан килеп алмады. Аның кыз туганнары килеп, мине поездга утыртып җибәрделәр... Владивостокта бераз эшләгәч, аякка баскач, үземнең туган якларыма, дус кызым янына кайтырга булдым. Шулай итеп, Түбән Новгородта төпләндем. Балам ятимлектән читенсенмәсен өчен барысын да эшләдем. Югары белем алсын дип тырыштым. Аллага шөкер, ул минем йөземә кызыллык китермәде. Геннадийның туганнары булуына мин бик шатланам... 

Полина әби күз яшьләренә буыла: 

– Я отпустила, отпустила, отпустила его, – дип бертуктаусыз кабатлый ул. 

Шулай итеп, алтмыш ел буе җыелып килгән ачу-нәфрәт таралды. Ә бу вакыйгалардан соң һәркемнең күңеле тынычлап калды, күп сорауларга ачыклык кертелде. Түбән Новгород белән Казан арасында ныклы туганлык күпере салынды: дүрт бертуган бәйрәмнәрне бергә уздыру гадәтен керттеләр. Алар гына түгел, без – балалары да якыннан аралашып яшибез. 

Берничә айдан Полина әбинең йөреп торган җиреннән кинәт үлеп китүе турында хәбәр килеп иреште. Тыныч күңел белән бакыйлыкка күчкәндер диясе килә. 

Петр бабамның да, Мария әбиемнең дә, Полина әбинең дә рухлары шат булсын иде. 

Бу хәлләргә аларның берсе дә гаепле түгел. Язмыш бу... 


 

Рәсемдә: Гордеева Полина (7.11.1923–6.06.2013) улы Геннадий белән. 

Бабам Гордеев Петр Гордеевич (1919–1982). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек кеше ни эйтер диеп яшэгэннэр бигрэк тэ.Дэу эниегез каты бэгерле булган.Полинаны куз алдымда чит жирдэ вокзалда, бэлэкэч бала белэн!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берсе дэ гаепле тугел дип эйтмэс идем

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яралы язмышлар....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йорэк жылый.... белмим, мин гафу итэ алыр идем микэн? Бигрэклэр дэ купне кургэн булган, жаныкаем Полина.... шул кешене рэнжеткэннэр... Идая. Чаллы.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер бэхетсез,гел бэхетсез дилэр,Полина жалко

            Хәзер укыйлар