Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер мең тәңкә

Элегрәк елларда бер гадәтем бар иде: ай буена яшәргә дип санап калдырган акчамның бер меңен «кисеп» алам да, җыеп куям. Моны белгән кеше мине ачулана: «Ник үзеңнән акча кызганасың? Ул бер мең белән ерак китә алмыйсың», – диләр.

Чынлап та, бер карасаң, ул бер мең белән генә баеп та, аның белән генә әллә никадәр җыеп та булмый. Квартирага яки машинага җыям дисәң, бу сумма белән гомер буена җыярга кирәк булыр иде. Минем максатым да ул түгел. Ләкин бу бер меңне «кисеп» алуның үзенә күрә сере дә бар иде. Эш бит җыеп куйган акчаның бер мең яки ике мең булуында түгел. Ә үз-үзеңне тыеп кала белүдә. Юрганыңа карап аяк сузарга өйрәнүдә. Түземле булуда. Исрафтан качуда. 

Бүгенге муллык чорында (әлһәмделилләһи шөкер) юрганыңа карап аяк сузарга өйрәнүе бер дә җиңел түгел ул. Һәр адымда сине нәрсә белән дә булса кызыктыралар. Юл уңае хуш исләр бөркеп, пекарнялар тәмле сумсалары белән ымсындыра. Эшкә кергәндә кофе сата торган аппарат каһвә исе белән сәламли. Компьютерны кабызсаң, нинди генә кибет нинди генә товарын тәкъдим итми. Акчаң җитмәсә, өлешләп түләргә була, ал гына син, диләр. Көнгә әллә ничә тапкыр банктан шалтыратып, кредит алырга кушалар. Таныш-белешләр үзләренең яңа машиналары, яңа җиһазлары белән кызыктыра. Җәй җитсә, ял итәргә чит илгә барасы килә. Кызыгам дисәң, кызыктырган нәрсәләр күп инде ул. 

Үземне дөрес яшим дип әйтмим, ләкин өсте-өстенә кием яки әйбер алуны яратмыйм. Унар пар аяк киеме, һәр күлмәккә туры китереп сумка, пәлтә алу минем турыда түгел. Җәйгә – бер, көз һәм кыш тотып йөрергә ике сумкам бар –  шулар җиткән. Мин берне ләкин сыйфатлыны алу ягында. Бер алган аяк киемен дә шуңа күрә берничә сезон киям. Ышанасызмы, юкмы, кышкы итегемә инде 13 ел. Аңа әле дә берни дә булмаган, киярлек. Бик салкын кышкы көннәрдә мин әле дә аларны киеп чыгам. Дөрес, 13 ел буена бары шул итек белән генә йөрдем димим, ләкин кышкы аяк киемнәрем барыбер дә өч пардан артык түгел. Бер алган күлмәкне дә күп еллар кия алам. Бик туйдырса, бер-ике сезон кими торам да, аннары тагын өр-яңа кебек була ул. Хәзер кием тузмый бит, аны киеп тирләп басуда эшләмибез. 

Бераз акча җыеп бару гадәте бер дә начар гадәт түгел икән ул. Шуның белән бергә артык-портыкка акча туздырмау, сакчыллык, әйберләрне план белән, уйлап алу, иртәгә яхшырагын алыр өчен, бүгенгә сабыр итеп тору – үзе артыннан менә шушындый файдалы гадәтләрне дә ияртә икән ул.  Үзеннән-үзе акчага мөнәсәбәт тә үзгәрә. Запаста акча булу күңелгә берникадәр тынычлык, хәвефсезлек тойгысы бирә. 

Билгеле, акча җыю дигәч тә, мин монда үзең ашамыйча, тишек-тошык иске киемнән йөреп, бар булган акчаны җыеп куюны күздә тотмыйм. Һич тә юк! Бу – бер ай буена тотарга дип билгеләп куйган акчаның бер кечкенә генә өлешен экономияләп, тотмый калдыру турында гына. Айга – бер мең. Ләкин ул даими булсын. 
Укучы әйтер, ник элегрәк, дип яздың, хәзер бу гадәтең беттемени, дияр. Чынлап та, никтер соңгы елларда ул бераз онытылып торды.  Мин аны балалар үсеп, аларның да таләпләре артуга бәйлим. Студент вакытта аларга әти-әни булышмый, кем булышсын? Мин дә әлегә студент балаларыма булышам. Ә инде аларның үз акчалары барлыкка килгәч, теге гадәтемә яңадан кайтырмын, мөгаен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эзрэк булса да Акча запасы булу бик тэ эйбэт. Яшьлэр хэзерге заманча эйтэлэр" Финансовая подушка"- дип.

    Хәзер укыйлар