Логотип
Күңелеңә җыйма

​Бер гомер һәм бер мизгел

Ул аны бик яратты. Бу яратуны ярату дип кенә атау дөрес тә булмастыр, мәңге китмәс чир кебек иде ул.

Варис Вәзимәне беренче тапкыр күргәндә, аларның икесенә дә алты-җиде яшьләр тирәсе генә булгандыр. Вәзимә авылның икенче очыннан күрше кызлары янына уйнарга килгән иде. Ачлы-туклы, хәерче, юк заман. Уйнаганда ни өчендер җеп кирәк булды, ә «җеп бездә бар» диюче табылмады. Кунак кызы алдында чаярак күренәсе килепме, Варис «әнинең кәтүге бар», дип ычкындырды. Йөгереп кереп, яшереп куйган җирдән кәтүкне алып та чыкты һәм үзенә «Кәтүк» дигән кушамат та алды. Бу кушаматны аңа Вәзимә кушты. Малайның исә нигәдер моңа бер дә ачуы килмәде. Ул көнне алар кичкә кадәр уйнадылар, хәтта әниләре кушып калдырган эш тә онытылды.

Егет булып җитешкәч, ул Вәзимәне тагын очратты. Бу юлы үткен кыз аңа мәхәббәтен аңлатты. Күңел түрендә саклап йөрткән балачактагы сөю учагына утлы күмер өстәү белән бер булды бу. Шул кичне Варис беренче һәм соңгы тапкыр Вәзимәне үпте. (Ул татлы үбүне Варис беркайчан да онытмады. Сирәк кенә булса да, әлеге мизгелләр төшләрендә кабатланды, аннан Варис, кабат яшьлегенә кайткандай, атналар буе очып кына йөри иде.) «Варисым-кәтүгем”, — диде кыз. Вәзимәнең бу сүзләре егетне тәмам сихерләде. Шул мизгелдән сон үзен, чынлап та, бары тик аныкы итеп тойды.

Икенче көнне Вәзимә Казанга, техникумга укырга китеп барды. Шул китүдән ул югалды, кайтып та күренмәде, кош теле кадәр генә булса сәлам хаты да җибәрмәде.
Ә Варис нәрсәгә генә тотынса да, Вәзимәсе өчен эшли кебек тоелды. Аңа атап йорт җиткезде, колхоздагы иң авыр эшләргә алынды. Әйе, эшчән, тәртипле булды ул, һәркем аны шушы сыйфатлары өчен хөрмәт итте.

Болай ялгыз калып булмый бит де дип, утыз тулып килгәндә генә өйләнде Варис. Хатыны — укытучы, уңган, эшендә дә, өендә дә тел-теш тидерә торган түгел. Кызлары Кадрия дә тәртипле бала, чибәрлеге белән әнисенә тартым, ә холкы Варисныкы. Әтисенең яшьлек мәхәббәте тарихы белән ул да таныш, үзенә дә шун ук саф сөю килүен көтә.

Авылда Вәзимәләрнең иске исә кайтып-китеп йөрүче дә калмады. Әниләрен бер абыйлары Себер ягына алып китте, Вәзимәнең исә Казанда гына яшәвен Варис кешеләрдән ишетеп белә. Тик аның турында сорашып йөрергә кыюлыгы җитми. Бервакыт күршедә торучы Вәзимәнең дус кызы аларга кунакка барды, Вариска сәлам дә алып кайтты. Бу сәлам ирне тәмам әсәрләндерде — «Казанга күчендерде» «тормышын нигездән үзгәртте». Кыенсынып кына күршесеннән Вәзимә адресын да сорап алды. Югалта күрмим, дип, ут кебек пешергән ул кәгазь кисәген бер урыннан икенче урынга күчерде, аны кулга тоткан саен йөрәге дә дертләп кабынды.

Гомер акрын гына узды. Варис пенсия яшенә җитте. Шуңарчы авылдан чыгып йөргәне булмады аның. «Син бит инде хәзер ялда, барып кайтыйк», — дип хатыны үгетләгәч, Чиләбегә, Рузалиянең апасы юбилеена чыгып киттеләр. Табигатьнең матурлыгына сокланып, моңа кадәр ни күрмәгәненә уфтанып барды поездда. ...Тик бармаса әйбәтрәк буласы икән, чөнки алар кунакта чакта күршегә Вәзимә кайтып киткән. «Ачык, күп сөйләшә торган апа икән, сиңа сәлам әйтте» - дип сөйләде Кадрия, генә дип барырга ризалаштым шул Чиләбегә?» — дип Варис үзен көн-төн битәрләде. Алай да, үпкәләмәсен дип, үкенүен артык сиздермәскә дә тырышты.

Сөю хисе эчтән кимерде дә кимерде дә кимерде Варис картны. Торса да, ятса да кү алдында гел Вәзимәсе булды, Әллә шушы уйлар, борчылулар да ярамады, бекөнне  ул кинәт кенә авырып китте. Шәфкать туташы килеп кан басымын үлчәде, кичекмәстән больницага кушты.

Хәл белергә килгән хатынына Варис, тәвәккәлләп, соңгы серен ачты ул өзелеп-өзелеп, тәкатьсез булып Вәзимәне күрергә тели. Ирен күзенә карап сүзсез дә аңлап яшәгән Рузалиясе: «Ярар», — диде. Терелеп туга, Казанга барырга килештеләр. «Юлда тагын чирләп китмәссеңме?  Әллә бергә барыйкмы? Күчтәнәчкә нәрсә алырсың икән?» — Рузалия соңгы көннәрдә гел шул  сорауларга җавап эзләү белән мәшгуль булды.
Тәгаенләгән көн килеп тә җитте, ирен автобуска кадәр озатып, җибәрде, Вәзимәгә бүләккә роза чәчәкләре алырга киңәш итте. 

Ике сәгатьтән Варис Казанда иде. Базар вокзал янында гына булып чыкты. Рузалия начар киңәш бирмәс, ир сатучыдан кызыл розалар сорап алды. Розалар! Вәзимәнең иреннәре төсле кызыл розалар — алар аңа яшь чакларын искә төшерер... Нәрсә сөйләшерләр икән? «Варисым, мин сине гомер буе көттем!” — дисә, нишләрмен, Рузалиягә, Кадриягә ничек аңдлатырмын? Сораулар, сораулар...

Әйткән җиргә такси бик тиз илтеп җиткезде. Яңа йортлар, зур, иркен ишегалды. Менә кайда тора икән Вәзимәсе. Баш әйләнеп китте, сулыш җитми башлады... Кесәгә Рузалия салган даруны тиз генә алып капкач, җиңеләйде тагын. Вәзимә өйдәме икән? Танырмы? Картайгансың  диярме? Бәлки, килеп йөрисе дә булмагандыр?!. Шулчак ишекләрнең берсеннән зур сумка тоткан ир чыкты, артыннан ук бер хатын да күренде. Хатын нигәдер  бик ярсыган иде. Базарга баргач, нәрсәне ничек сатарга икәнен бәйнә-бәйнә, «тәмле-тәмле» сүзләр куша-куша аңлатты ул иренә. Ниһаять, авыр сумкасын сөйрәп ир китте. Урамга чыгып талашмасалар соң! «Карале, бераз Вәзимә чалымнары да бар бит бу хатында», — дип уйды Варис. Үз уеннан үзенә үк оят булып китте. Нишләп шундый булсын инде аның мәхәббәте!..

Тагын бераз утыргычта утырды да, кыюлыгын җыеп, торып, подъезд ишегенә таба юнәлде. Менә ул яшәгән йөз дә унтугызынчы фатир. Бу санны ул күңеленнән инде кайчаннардан бирле дога урынына кабатлый. Кире уйлый күрмим тагын дигәндәй, ир ашыгып кыңгырау төймәсенә басты...

Урамда очраса, Варис Вәзимәсен беркайчан да танымас иде. Халат төймәләре каптырылып та бетмәгән юан бу хатын йөзеннән усаллык, карашыннан явызлык бөркелә. Чәч-баш тузган. Баскан җирендә катты да калды Варис. Әйтер сүзләр онытылды, зиһеннәр таралды. Ярый әле Вәзимә тынлыкны үзе тиз бозды: «Урамда чакта ук сиңа охшаган берәүне күргән идем, тәки син булгансың икән Кәтүк тәре. Үзгәрмәгәнсең — буең да шул, җебегәнлегең дә». Әйе, бая ирен базарга, кишер-чөгендер сатарга озатып чыккан хатын ул — Вәзимә булган икән.

Дөньяның асты өскә килде. «Әллә соң төш күрәмме?» дигән уй үтте Варисның башыннан. Вәзимә аны икенче тапкыр «уятты». «Базарга барырга җыена идем, ни йомыш?» Вариска да каяндыр кыюлык килде: «Казанга килгән идем менә, авылдашларны да күреп чыгыйм дигән идем. Ярый соң, тоткарламыйм, минем дә автобусның китәр вакыты җитә».

...Ул кайтып кергәндә Рузалия йокламаган иде әле. Ятарга җыенмаган да, ирен — газизен көтеп, борчылып китап укып утыра. Бусаганы атлап узуга Варис аны яшь чактагы кебек кадерләп кенә кочагына кысты, үзенең исә ике күзеннән дә мөлдерәп яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Бүген, җиденче дистәсен ваклаган көндә генә гомер буе кемне яратканын аңлады ул. Үзен кем яратканын төшенде.

Көне буе Варисның пакет сумкасында йөргән розалар тәмам алҗыган, шиңгән иде. Ире йокларга яткач, Рузалия сүзсез генә аларны суга утыртты. Иртәгәсен розалар исә яңадан терелгән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы сабак булган бу картка

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тэрбияви хикэя. Рэхмэт авторга.

      • аватар Без имени

        0

        0

        вэт,карт жулэр икэн бу)))))Картайгач та газиз хатынын тилмертеп эллэээээ кайчангы мэхэббэтен эзлэп йормэсэ,беткэндер эше.упкэн-кочкан жилгэ очкан дилэрме эле.. .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ерактагы кояш якты кебек тоела шул ул ирләргә, әле ярый вакытында акылына килгән

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гомер буе аны санлап яшэгэн хатынын барында бернче мэхэббэтен эзлэп йормэсэн инде карт тэре,отбить эйтегез сезне кеше ирен тоткан хатыннарыгызга

            Хәзер укыйлар