Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер булды, берәгәйле булды...

Моннан берничә еллар элек туган ягым Кукмарага сабантуйга кайткач, танышымны очраттым. Якын таныш дип әйтә алмыйм. Кайчандыр бер мәктәптә, параллель классларда укып йөргән кызлар идек. Ләкин бу юлы ул мине, туганын күргәндәй, кочаклап ук алды. Хәл-әхвәл белешүләр, гаилә, балалар турында сораштырулар китте. Күптән күрешмәгән ике хатынның кем әйтмешли, «ради приличия» сөйләшүе, кыскасы. Мин саубуллашып китәргә җыенгач кына Сания (исеме үзгәртелде. авт.) җиңемнән эләктереп алды, читкәрәк алып китеп, пышылдап диярлек: «Сөйләшәсе бар», – дип куйды. «Сөйләшәбез ич инде», – дим, көлә башлап. «Туктале, көләр нәрсә юк монда. Бик җитди әле хәлләрем», – диде дә, үзе артыннан ияртеп, агачлар арасына куелган эскәмиягә алып кереп китте.
– Йә, нәрсә, әйт шуннан... – Аның сүзләрен җитди кабул итмәдем. Чөнки ул электән «җилбәзәк, алдакчы» дигән кушаматы таралган бер «сагыз» иде. Әйе, аны шулай дип тә йөртәләр иде. – Әйтәсе сүзеңне әйт тә, китәм, көтәләр мине...
Юк-бардыр инде, аның җүнле сүзе булмас. Эчтән генә шулай уйлый-уйлый аны тыңларга әзерләнәм.
Ул сөйли башлагач, бөтен дөньямны онытам: ышаныргамы-ышанмаскамы моңа? Ярдәм сорый тагын миннән. Нинди ярдәм күрсәтә алам инде узган эшкә? Гадәтеңне ташла, тәртипле-тәти кыз бул, дияр идем, яше алтмышка якынлашып килүче өлкән бер хатын утыра каршымда. Ни әйтергә моңа?!
– Хәзер дә, карт төлке шул гадәтеңне ташламыйсыңмы? Балаларыңа, иреңә ни дип акланасың? Әллә белмиләрме?
– Син нәрсә инде, бер генә мәртәбә булды ич ул. Ирем: «Балаларны кара», – дип, мине гомер буе беркайда эшләтмәде. Гел – өйдә, бала-чага янында. Бервакыт ишекне таныш булмаган бер хатын шакыды, кунып чыгарга сорады. Керттем. Ирем дә өйдә юк. Авылда – печән чабуда. Балаларның кайсы-кайда. Икесе – әтисе белән авылга кайтып китте. Бер иптәш булыр, дидем. Әллә нинди генә хатын шунда. Башта игътибар итмәдем. Соңыннан сагая калдым. Бу мине һаман болай яшәргә ярамый дип, өйрәтә дә өйрәтә. «Зарланмыйм, ирем, балаларым әйбәт» Шулай дигәч: «Син бит тумышың белән алдакчы, дөрес хатын түгел» – дип хәйран калдырды. Яшермим, күңелгә юк-югында, әллә берәрсенә кереп, берәр нәрсә чәлдереп чыгарга инде, дигән уйлар килгәли иде. Аннары үземне сүгәм, җен утырадыр миндә, куып чыгарырга кирәк, дим. Ә бу хатын, күрәзәче сымаграк бәндә булып чыкты. «Сиңа Казанга барырга, шунда «эшләргә» кирәк», – ди бу миңа. Утырам таш кебек катып, аңгыраеп, аны тыңлып. Шунда куып кына чыгарасы да бит үзен. Чыгармадым, чөнки минем күңелгә хуш килә торган сүзләр сөйли. «Вак-төяктән башла», – дип, нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтә башлады. Икенче көнне таңнан торып чыгып китте. Ул киткәч, «кара көн»гә җыеп куйган 30 мең акча юкка чыкты. Алтын балдагым югалды. Иремә берни сөйләмәдем, үзем югалттым, дидем. Хәзер ул акчаны гаиләгә кайтарырга кирәк бит инде. Казанда туганнарыбыз күп. Җыендым да чыгып киттем. Беренче һәм соңгы урлашуым шул булды. Туганнарга да кереп тормыйча, акча каеру кәсебенә керештем. Әйтерсең, бу эш белән күптән шөгыльләнәм. Базарда бай кыяфәтле хатыннарны читтән генә күзәтеп торам да, артларыннан иярәм. Сумкалары ачык, үзләре егылып китеп әйбер карый. Бер көндә 50 мең акча эшләп кайттым шул чагында. Өйгә кайткач: «Акча комод артына төшкән булган», – дип ялганладым. Ирем сизеп алып, үтергәнче кыйнап ташламаса, бәлкем, туктый алмас идем. Рәхмәт аңа, ул туктатты. Бер булды, берәгәйле булды. Гадәт кеше канына салына икән. Минем әтинең кушаматы «Ат карагы» булган. Син аны белмисеңдер инде. 
– Ә балалар, – дип сүзне генә башлыйм, ул шундук туктата. – Көн саен сөйләшәм. Портфелегездә ялгыш кеше әйберсе кайтмаганмы, кеше әйберсенә тияргә ярамый, дип, гел үгетләп тора. Аллам гына сакласын!
– Боларны миңа ник сөйлисең? Ичмасам, сөйләмәгән булсаң...
– Күптән эчемне бушатасы килеп йөрдем. Кешесен генә тапмадым. Ә син тыңлый беләсең. Аннары... мине сатмыйсың, холкыңны беләм...
Аның сүзләре еш искә төшә. Ярый әле вакытында туктатучы кеше булган. Иренә рәхмәт әйтсен. Балаларына... Урлап кеше баемый. Ә менә язмышын сызып ташларга мөмкин. Азмы күрдек без шундый мисалларны. Чәнечкеле биек коймалар, кат-кат йозаклы тимер ишекләр артында тотылган хатыннарны. Козловка төрмәсен күз алдында тотып әйтәм. Андый ирләр һәм хатын-кызлар колониясе безнең Татарстанда – Мамадыш районының Дегетле авылында да бар. Кылган җинаятьләре өчен утырган япь-яшь ханымнар... Кайсы ирен үтергән, кайсы урлашып кергән, кайсы барып чыккан кырыкалдар. Шундыйларның берсе миңа: «Алдашудан туйдым», – дип, башка мондый хурлыклы кәсеп белән шөгыльләнмәскә антлар кичеп калды.
Танышыма шул хакта сөйләдем, бәйнә-бәйнә сөйләдем. Ул юлның ахыры, һичшиксез, чәнечкеле коймага барып тоташачагы хакында әйттем. Авыр хәлдә калган кешегә ярдәм бит ул акчалата гына түгел, акыллы киңәшең белән дә бәяләнә. Бу очракта, ярый әле ире кыйнап туктаткан, дияргә генә кала...
 
фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар