Логотип
Күңелеңә җыйма

Бай ир бәхетме?

«Монда кайткач кына тамагыма туйганчы ашадым. Ертык кроссовкиларга кадәр ямап кияргә туры килер дип башыма да килмәгән иде», – ди кичә генә Федорова булып, бүген фрау Бредерга әйләнгән ханым.

Тормышымны дөрес кормадым! Яшь барган саен, болай дип уфтанучылар арта гынадыр, мөгаен. Тормышны дөрес итеп кору ничек була соң ул? Бай иргә кияүгә чыгып, рәхәт тормышта яшәүме? Әллә үзең зур уңышларга ирешүме? Әллә яшәр өчен бөтенләй чит илгә китеп барумы? 

Алла Борисовнаны инде яшь кыз дип әйтеп булмый. Яше кырык бишләрдә аның. Иреннән аерылган, уналты яшьлек кызын үзе генә үстерә. Минем дус кызым белән алар коллегалар, шуңа да бар тормышлары бер-берсенең күз алдында. 
Берничә ел элек алар эшләгән төзелеш оешмасыннан берничә кешене Германиягә тәҗрибә тупларга чакырдылар. Алла Борисовна немец телен яхшы белгәнгә, тәрҗемәче итеп аны да алганнар. 
Германиядән канатланып кайткан ул. Үзләре барган оешманың инженерына гашыйк булган Алла Борисовна. Күрәмсең, тегесе дә битараф түгелдер, ярты еллап скайп аша көненә әллә ничәшәр тапкыр аралашып торганнар. Җәйге ялларын уздырырга Алла Борисовна Германиягә үк китеп барган. Аннан инде Алла Федорова түгел, фрау Бредер дигән ханым әйләнеп кайта.
Германиядәге ире янына күченеп китәр алдыннан, фрау Бредер бөтен коллективны өенә бәйрәмгә чакырган. Андагы үзгәрешләргә барысы да шаклар катып утырган. Моңа кадәр тормыштан еш кына зарланырга яраткан, дөньяда бер генә юньле ир заты юк дип санаган Алла Борисовнаны, әйтерсең, алыштырып куйганнар. Ире турында шулкадәр илһамланып, горурланып, яратып сөйли ул – мистер Бредер җир әһеле түгел, күктән төшкән фәрештәдер дип уйларсың. Әйе, немецлар тырыш, эшчән халык, анысына тел тидерерлегең юк. Ул әле юмарт та, миһербанлы да, сәләтле дә, һәм иң мөһиме – бай да икән. Дустым: «Мондый да яхшы иргә ник үз илендә хатын-кыз табылмады икән соң?» – дигән соравын бирми калган. Ник кешене бәхет болытыннан тартып төшерергә?!
Алай да җитәкчеләре Алла Борисовнага башта барып урнашмый, тәмам ияләшми торып, эштән тулы расчет алмаска тәкъдим иткән. 
Барысы да аңа бәхетле парлы гомерләр теләп саубуллашкан. Алла Борисовна кызы белән Германиягә – бәхетле тормыш кочагына чумарга дип очкан.  
«Бәхетле хатыннан, барып җиттек, урнаштык, ияләнеп киләбез, дигән кыска гына хәбәрләрдән тыш, ярты еллап башка төрле хәбәр-хәтер ишетелмәде, – дип сөйләде дустым. – Аннан күрмәкче, бүлектәге башка хатын-кызлар да танышу сайтларына яшертен генә күз салуларын ешайтты. Бигүк яшь һәм артык чибәр дә булмаган, өстәвенә, балалы хатынга шундый ирнең күзе төшкән икән, ник әле аларга  – яшьрәкләргә һәм чибәррәкләргә ирләр күзе төшмәскә тиеш! Алла Борисовнаны кияүгә биреп күп тә узмады, тагын бер кызыбызны чит илгә озаттык. Бу юлы кияү француз иде». 
Вакыт уза торды. Отчетлар, налоглар белән өерелеп яңа ел да килеп җитте. Дустым эшләгән оешмада шундый гадәт бар – Яңа ел корпоративын берәр коттеджда уздыралар. 
Иртәгә корпоратив дигән көнне дустымның телефоны шалтырый. Экранда Алла Борисовна дигән язуны күреп, аптырап китә ул. Германиядән үк шалтыратамы соң әллә? 
«Беренче авазыннан ук сиздем, кәефе әллә кем түгел иде фрау Бредерның. 
Яңа елны монда каршыларга дип кайткан икән. «Ирең дә кайттымы соң?» – дигән соравым чыгып сызганны үзем дә сизми калдым», – ди дустым.
Алла Борисовна бермәл тынып тора. «Юк, бу юлы кызым белән генә кайттык», – дип, сыкраныбрак кына җавап бирә ул. Ничек инде! Бер гаилә булып яши башлаганнан соң каршылаган беренче Яңа елларын шулай аерым-шаерым уздыралармыни? 
Бу сораулар, әлбәттә, дус кызымның башыннан гына уза, аларны Алла Борисовна ишетмм. Алар белән корпоративка барырга теләвен әйтә ул.
Бәйрәм бик күңелле уза, тик фрау Бернерның гына күңеле төшенке була. Беркем белән дә ачылып сөйләшмәсә дә, тормышында нәрсәдер булганын барысы да сизенә. 
Яңа ел ялларыннан соң элек үзе эшләгән бүлеккә эшкә чыга Алла Борисовна. Җитәкченең киңәшен тотып, административ ял алган булган икән. Бер атна берәү белән дә артыгын аралашмый Алла Борисовна. Хыялындагы бәхетле тормышның барып чыкмавы көн кебек ачык була хезмәттәшләренә. 
Әллә стресстан, әллә елга якын Германиядә яшәп, Россиянең салкын кышыннан инде бизеп өлгергән – берәр атнадан Алла Борисовна чирләп үк китә. Күчтәнәчләр алып, эштән соң янына бара дустым. «Мине күргәч, куанып куйды кебек. «Ике генә минутка кердем, кайтасым бар!» – дисәм дә, тиз генә газга чәйнеген утыртты. Аның кечкенә генә булса да, бик уңайлы һәм матур кухнясында чәй эчә-эчә бик озаклап сөйләшеп утырдык. Бөтен күңелен бушатты миңа хәзер инде кабаттан Федорова булган Алла Борисовна», – дип сөйләде ул бу очрашуны ахырдан. 
Идеаль булыпп күргән ир чынлыкта бер дә идеаль булып чыкмаган шул. Дөрес, тормышы бай һәм җитеш икән үзенең, ләкин ул байлыкның бер граммы да Алла Борисовна һәм аның кызы Олесяга тотылырга тиеш булмаган. 
«Белсәң, монда кайткач кына тамагыма туйганчы ашадым, – дип шаккаттырган ул дустымны. –  Ашарга утырсак, ирем авызыма кереп китәрдәй булып, ничә кашык ризык капканымны санап бара сыман иде. Әле итле, затлы ашамлыклар булса икән? Әйе, йорты-җире бай үзенең, ләкин яшәргә акчаны шулкадәр жәлләп кенә тота. Кием-салым бары «Секонд-хенд»тан гына, ашамлыклар – бары акциялесен һәм иң арзанын. Каядыр бару, күңел ачу, бүләкләр турында сүз дә юк. Ай саен битемә суга-утка килгән счетларны тери. Имеш, мин суны күп агызам, утны күп яндырам... Әйтергә дә оялам: моннан алып киткән кроссовкиларым анда баргач умырылып чыкты. Яңасы да әллә ни зур бәя булмагандыр, ләкин ирем шул акчаны да жәлләде. Кияргә башка җайлы аяк киемем булмагач, шул ертык кроссовкиларны ямап кияргә туры килде. Әле бит кызым да бар. Аның үсә торган вакыты, кием күп кирәк. Кайда ул?! 
Үзем акча эшләсәм, бу кадәр үк интекмәс тә идем, бәлки. Ләкин анда алай тиз генә эшкә урнашып булмый икән. «Мин теләсә нинди эшкә риза», – дигәнемә ирем теше-тырнагы белән каршы булды. Соңыннан гына аңладым – мин аңа сөеклесе, кадерлесе урынына түгел, бушка эшләүче хезмәтче хатын урынына гына кирәк булганмын. Әле дә ярый, юләрләнеп, бөтенләй фатирымны ук сатып китмәгәнмен. Югыйсә ирем анысын да сатарга бик кызыккан иде. 
Аның белән очраша башлагач та, аннары бу кешегә кияүгә чыгып, Германиягә күчеп китәргә теләвемне белгәч тә, күпләр ачуланган иде үземне. «Андый ир-атка үз илендә хатын-кызлар беткәнме? Яхшы ир булса, үз тирәсендәгеләрдән артмас иде», – диделәр. Бәхетле буласым килү, җитеш тормышка кызыгу күңел күземне томалады, ахрысы. Берсенең дә сүзенә колак салмадым. Ә бит аларның сүзендә хаклык булган...»

Кем беләндер танышу, кияүгә чыгу турында кабат ишетәсе дә килми икән хәзер Алла Борисовнаның. Кызы белән икесенә генә тормышы да бик җитеш, бик тыныч, бик рәхәт булып тоела икән. Менә шундый тарих. Сез ни әйтерсез? 
фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарларда юк дисезме артык саран ирләрне? Бер хатын әйтә, ирем бакчада үскән борчак кузагын саный иде, ди. Хатыны сорамыйча ашамасын өчен. Бик кызык булса да, анекдот түгел шул бу кызганычка каршы.

    Хәзер укыйлар