Барып җиттек...

Баланы үч алу коралына әверелдерәләр
Ир белән хатын арасына, гаилә мөнәсәбәтләренә тыкшынмау, башкача әйткәндә, кирәкмәгән әдәплелек күрсәтүебез нәтиҗәсендә, карагыз инде, нинди хәлләргә юлыгабыз?
Әниләрнең кайсы, имчәк баласын күкрәгенә кысып, Иделгә ташлана, кайсы изелеп яшәүгә түзә алмыйча, үзе өметсез эчкечегә сабыша. Ә кайсы... бу хакта сөйләве дә куркыныч.
Матур гына яшәп яткан гаиләләрнең кинәт таркалуына сәбәпләр күптөрле. Без генә, читтән күзәтүчеләр генә аны кинәт дибез. Инде төзәтә алмаслык, кире әйләнеп кайтмаслык ул сәбәпләр әкренләп җыела. Җыела да беркөнне вулкан булып атыла. Хыянәт-көнләшүләр, гаиләдә ирнең йә хатынның эчкечегә сабышуы, ике арада мөнәсәбәтләрне салкынаюы, уртак тел таба алмау... күп, күп инде ул сәбәпләр. Ләкин сәбәбе нинди генә булмасын, һәр очракта да таякның иң авыр башы балага төшә. Ул күрә күрмәгәнен, ул кичерә нәни күңеле күтәрә алмаслык михнәтләрне. Шундый гаиләләрдә үскән балаларның, олыгайгач та, «балачакка кире әйләнеп кайтмас идем», дип әйтүләре һич тә гаҗәп түгел.
Бер районга тату-матур тормышлы гаилә турында язма әзерләргә баруымны хәтерлим. Озак сөйләштек без: хатыны сөйләгәндә ире бер дә яныннан китмәде, ара-тирә аның сүзенә кушылгалап утырды. Йомыш белән ишегалдына чыгып киткәч кенә хатыны әйтеп куйды: «Барысы да әйбәт, мин әйткәнчә. Әмма ул бик усал, каты куллы, тотып кыйнарга да күп сорап тормый. Мин дә, балалар да гомер буе аннан куркып яшибез». Әлбәттә инде, мондый хәлдә бала да фаҗига корбанына әйләнә. Бу дөньяда баланың аны яклый, ихлас ярата торган ике кешесе – әтисе һәм әнисе бар. Ике арадагы күрер күзгә күренмәс әлеге якынлыкны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Шуңа да сабыйларның әти-әнисенең үч алу коралына әверелә баруын безгә куркыныч төш итеп кабул итәргә кала.
Кызганыч, тик бөтен илне тетрәткән ул күренешләр төш түгел, чынбарлык. Күптән түгел генә Казан шәһәрендә яшәүче Дмитриевлар гаиләсендә булган хәлләр турында әле бүген дә гыйбрәт итеп сөйлиләр. Һәм алга таба да сөйләрләр. Хатынга үч итәм дип, бер яшьлек балаңны кара төндә юл чатында ташлап калдыр әле. Ярый да сабыйны табып алучылар, хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итүчеләр була. Һәм иң сәере, шуның өчен әти-әнигә 500 әр сум штраф?
Чиләбедә булган фаҗигане генә искә төшерик: ире белән мөнәсәбәтләрне көйли алмаган 21 яшьлек хатын, ире эшкә киткәч, бер яшь тә ике айлык улын 21 тапкыр чәнчеп үтерә. Эчәгеләре актарылып чыкканчы чәнчи. Бу вәхшилеккә сүз юк.
Чаллыда да нәкъ менә шундый очракны искә төшерик... Тетрәнерлек бит...
Галимнәр гаиләдә кылынган явызлыкны физик, сексуаль, психологик һәм икътисадый төргә бүлеп карый. Шулай да иң киң таралганы – аның беренчесе. Золым корбанына әверелгән әни баласын яклар хәлдә булмый. Ә менә золым корбанына әверелгән баланы әти-әнидән кем яклар? Бусы да көн тәртибенә килеп баскан җитдидән-җитди мәсьәлә бүгенге көндә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.