Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
Сүземне ерактанрак башлыйм әле.
Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган... Казан кызы булсам да, документларда туган җирем дип әнинең авылы күрсәтелгән. Әни баладан котылгач, әти ягы: «Ярар, бала бит үзебезнеке – читкә китмәссең, абыең белән кушылырсыз», – дигәннәр. Әтинең аерылган абыйсы белән әнине өйләнештерергә теләгәннәр. Чынлап та көчләп алып калырлар дип, куркып, әнине туганнары бала тудыру йортыннан туры авылга ук алып кайтып киткәннәр.
Шулай итеп мин дәү әнидә үстем. Бер елдан әни кияүгә чыгып, бездән китеп барган. Аерылган, үзеннән 12 яшькә олырак иргә. Дәү әниләр мине аларга бирмәгәннәр. Үземне белә башлаганда әни белән әти (үземнекен бөтенләй белмәгәч, мин аңа, әлбәттә, «әти» дип дәштем) Чаллыда яшиләр иде инде. 4 нче класска җиткәч, чит тел керә башлый дип, мине дә шәһәргә алып киттеләр. Әмма авыл инде миңа һәрвакыт якын булды: бөтен каникулларымны шунда – дәү әниләрдә уздырам. Уку тәмамлануга, 25 майда ук мине авылга кайтарып куялар, 25 августта гына кире алып китәләр иде. Мин генә түгел, дәү әнинең 6 оныгы кайта идек аның янына.
Җәй көне авылда клубны ачмыйлар. Яшьләр «пятачок»ка гына җыела: зурлар – берсенә, кечерәкләр – икенчесенә. Олырак егетләрнең КамАЗ машинасына төялеп күрше авылга йөрү гадәте дә бар. 1989 елның җәе. Ләйсән исемле күрше кызына ияреп мин дә «пятачок»ка төшәм. Өйдән соң чыгып китәбез. Дәү әни ачулана: «Җүнле кешеләр яктыда төшәләр. Бу вакытта хәзер кая барасыз?! Сәгать 12 гә кайтып җиткән булыгыз», – ди. «Кыз баланың гомере кыл өстендә, кылдан төшсә б.. өстендә», – дип тә өсти. Ә безгә кызык – көләбез генә.
Беркөнне Ләйсән: «Ренат армиядән кайткан, хәзер аның белән барабыз», – ди. Ул арада капка төбенә КамАЗ машинасы килеп туктады. Зур арбалы, зәңгәр төстә. Ринат үзе дә зәңгәр күлмәктән, жилеттан. Әйткәнемчә, ул инде армиядән кайткан, колхозга эшкә урнашкан, ә миңа әле 14 тә тулмаган... Әмма буем шактый озын! Мине гел зуррак дип уйлыйлар иде – Ренат та шулай дип белгәндер.
Ул безне КамАЗы белән күрше авылга ук алып китте. Бөтен күрше авылларның клубларын әйләнеп чыктык ул кичне. Ренат кесәсеннән ала да учыма чикләвек сала. Мин шуны ашыйм. Кызык!
Аның белән шулай таныштык.
Шул көннән соң ул мине «пятачок»тан озатып кайта башлады. Яр буендагы таллыкта песи бәбиләгән, ә мин песи балалары яратам: Ренат аларны итәгемә алып килеп сала. Кочаклап, мине җылытып утыра һәм... кертеп җибәрә, ә үзе олырак кызларны озатырга китеп бара.
Җәйнең җәй буе дәвам итте бу. Егет-кыз дип тә әйтә торган түгел безне, шул ук вакытта гади дуслык кына да түгел иде бу.
Кыш буе бер тапкыр да хат язышмадык. Җәен каникулга кайтсам, бу инде яз башыннан бирле Камилә исемле бер кыз белән йөри икән. Мин кайткач мине дә озата башлады. Миңа кызык кына: кем беләндер кайтырга кирәк. Аннан безнең өй авылның иң читендә: капка төбендә ут та янмый, караңгы – шүрләтә. Безнең «пятачок» зурларныкына караганда күпкә иртәрәк тарала: Ренат белән бергә кайтабыз, капка төбендә бераз утырып торабыз, аннан ул битемнән генә үбә дә китеп бара. Шул Камиләсе янына инде...
Әйткәнемчә, безнең йорт – авылның иң кырыенда. Бездән соң – колхозның ындыр табагы урнашкан. Ренат шунда КамАЗ белән икмәк ташый. Кырдан миңа донник чәчәкләре җыеп кайта: безнең янга килеп җиткәч, машинасын кычкырта да – мин йөгереп чыгам. Бер кочак чәчәк күтәреп, яңадан йөгереп керәм.
Дәү әни ачулана:
– Кирам малаеның күперткән мыегына алданасың, ул бит синнән зур! Көпә-көндез нигә килеп кычкырта ул? Бөтен авылга ишетелерлек итеп! – ди.
Тагын бер җәй шулай узды.
Алдагы җәйгә инде миңа 16 яшь тулды. Ул инде мине чын егетләрчә итеп озатып йөри башлады. Тик ул җәй мин хыялланганча булмады. Ренатка тиешле яңа машинаны кемгәдер биргәннәр дә, ул шуңа хурланып Казанга эшкә китеп барды. Кемдер аша бер атаклы җырчының бригадасына шофер булып эшкә урнашты. Тормышы бөтенләй башка юнәлеш алды – тоташ бәйрәмгә әверелде. Акча эшли башлады. Яхшы киенә: өстендә күн куртка, кулында күн перчатка. Авылда әле берсендә дә юк мондый киемнәр. Хаты меңгә бер генә килә, очрашулар да сирәгәйде: авылга кайтсам да инде күрешмибез диярлек. Югалды бу...
Мин шул вакыт дус кызым белән аның әниләре авылына кайтып йөри башладым. Алар авылы клубында үзем кебек Чаллыдан кунакка кайткан Азамат исемле бер егет белән таныштык, аралаша башладык. Мин аны армиягә озаттым. Аннан каршы алдым. Әнисе:
– Әйдә, балалар, йөрмәгез инде, өйләнешегез! – ди.
Мин дәшмим. Авылда дәү әниләрдә Ренат белән дә күрешкәлим – сирәк булса да ул да кайткалый. Мәктәпне тәмамлап, институтка укырга кердем. Ренат: «Укырга Казанга кер, миңа якынрак булырсың», – дигән иде. «Юк», – дидем. Аңа ышанып, ничек башка шәһәргә чыгып китәсең?! Әллә нигә бер Казанга барганда да каршы ала алмый: гел «вакытым юк», дип җавап бирә – аның әле концерт, әле гастроль, әле репетиция…
Кыскасы, мин аннан өмет өздем.
Азаматның әнисе кибеттә эшли иде. «Акчам бар чакта алам әле», – дип, безгә балдаклар алып куйды. Капрон туй күлмәгеннән атлас күлмәкләргә күчкән вакыт. Тик андыен табып булмый. «Кибеттәге саргайган капрон күлмәкләрне кимим», – дигәч, Азаматның әнисе әллә җиде, әллә сигез метр шундый матур челтәр тукыма алды. Люрекслы, безнең якта аны сыкы, диләр. Тектерергә заказ бирербез, ди. Әниләргә мине сорарга кайтырга җыендылар – көнен билгеләдек.
Үги әтиемнең әнисе үлде дә, аның авыру сеңлесе авылда берүзе калды. Әти белән әни, аны карарга дип, авылга кайтып киттеләр. Без сеңлем белән Чаллыда икәү генә яшәдек: ул мәктәптә укый, мин студентка. Энем исә армиядә. Азаматлар сорарга кайталар дип әнигә дә әйтеп куйдым. Әни аны бик яратты: үзен дә, әнисен дә. «Булачак кодагые» белән гел аралашып торалар. Азамат безгә өйгә дә килеп йөри, бик йомшак кына егет. Шул йомшаклыгы ошап бетми дә инде: үзем чая, үткен булгач, мине бастырып торырлык кеше кирәк иде миңа. Ренат кебек...
1 май белән 9 май бәйрәмнәре арасы иде. Ренат ниндидер эш белән бер дустына Алабугага килгән. Ә аннан Чаллыга – кул сузымы гына бит. Дусты шунда:
– Әйдә, теге кызыңны күрсәт әле миңа! – дигән аңа.
Кичкә таба иде. Өйдә телефон шалтырады. Машинадагы рациядән Ренат шалтырата! Бераз сөйләшүгә, иң зур яңалыгымны җиткердем: «Мин кияүгә чыгам, 9 майда сорарга киләләр», – дим. Җавап бирмәде: әллә ишетмәде, әллә исе китмәде. Аның кем беләндер йөргәнен миңа да җиткергәннәр иде инде. «Без хәзер сезгә киләбез», – диде дә трубканы куйды Ренат.
Бераздан, чынлап та, килеп тә җиттеләр. Чәйләр куйдым, сөйләшеп утырдык. Озак тормадылар: яңгыр ява башлады да кайтып киттеләр. Юлда, әлбәттә, минем турында сөйләшкәннәр инде. Дусты:
– Шундый кызны башкаларга бирәсеңме?! – дигән.
Ренатка шул җитә калган.Икәүләп миңа шалтыраттылар:
– Авылга кайтасыңмы? – диләр.
Җыендым да кайтып киттем! Балдаклар да калды, күлмәккә дигән тукымалар да. Тиздән кулымны сорарга килүләре дә онытылды...
Автовокзал бездән ике тукталыш кына ары: бәйрәм арасы бит – билет юк. Алдап-йолдап дигәндәй, барыбер алдым. Һәм болар артыннан ук Казанга барып төштем.
Без авылга бергә кайттык. Ренат: «Әни белән сине сорарга барабыз», – ди.
Шул кичне үк әнигә шалтыраттым.
Ул авызымны да ачтырмады:
– Укуың бетмәгән килеш нинди кияү?! – ди.
Азаматлар сорарга килә дигәч бер дә мондый сүзләр сөйләмәгән иде...
Мин аны берничек җиңә алмадым.
Әнинең мине аңа бирәсе килмәвенең тагын бер сәбәбе бар иде. Ренатлар бик кызык нәсел. Өйләре авылның бер башында – башкалардан читтә. Аларның безнең яктан килен-кияүләре юк, чөнки кушылырга куркалар: әниләренең усал дигән даны бар. 8 баланы берүзе үстергән ул – усал булмый хәле юк. Минем ирем төпчеге – ул 6 яшьлек булып калган әтисеннән. Алгарак китеп булса да әйтәм: шунда ук түгел, билгеле, әмма кайнанам мине кабул итте. Әрләшмәдем-талашмадым – барыбер бер җаен таптым.
Ренат белән мин укып бетергәнне көтәргә бер-беребезгә вәгъдә бирештек.
Чаллыга кире кайтуга Азаматка: «Башка кешегә кияүгә чыгам», – дигән сүзне әйттем, әлбәттә. Ул моны ишетергә дә теләмәде... Азамат килә, мин качам. Ренат барын ул белә иде, билгеле. Чөнки нинди генә очрак чыкса да, үзем дә сизмичә: «Ә Ренат болай итәр иде», – дип куя идем. Нигә гел аны искә төшерәсең, дип аптырый иде ул.
Азаматның әнисе дә миңа бик үпкәләде.
3 нче курсны тәмамлагач, тагын авылга кайттым. Отпускага Ренат та кайтып төште. Казанда фатир алган. Булды, җитте, өйләнәм, ди. Әнинең дә авылга кайткан чагын туры китереп, чыннан да, сорарга килде бу. Үзе генә. Әни, әлбәттә, ризалашмады. И-и, ачуланды, ачуланды... Мин бик еладым. Әни мине ул чакта авырлы дип аңлаган, шуңа күрә елыйм дип белгән. Дәү әни белән киңәшләшкәннәр дә, ризалашырга уйлаганнар.
Шул җәйне безнең туебыз булды.
Кайнанам Ренатка:
– Артист халкы белән йөрүдән тукта, башка эш тап. Хатының көнләшер югыйсә, – диде.
Диплом алыр вакытым да җитте. Аңарчы ике дәүләт экзамены арасында авылга кайттым да, кире килгәндә юлда яңгырга эләктем. Бик туңдым. Икенче көнне температурам 40 ка күтәрелде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып киттеләр. Бер ай ятып чыктым. Ике ел ярымнан соң гына балага уза алдым – улыбыз туды. Әмма шуннан соң башка бала таба алмадым – бик нык салкын тидергән булып чыктым.
Озак балабыз булмагач, әни гел: «Менә Азаматның күз яшьләре төште дә...» – дия иде. Гомумән, аз гына Ренатка зарлансам да: «Зарланма, Азаматның күз яшьләредер», – дия иде. Болай әйтми башлавына күп булса ун елдыр әле.
Ә Азамат...
Баланы сөннәткә утыртырга дип әниләргә кайткан идем. Каяндыр ишетеп, бүләкләрен алып, безгә әнисе килеп керде. Эчкән килеш, беренче очраган кызга өйләнгән икән Азамат. Мин монда Алия белән йөргән сукмакларны күрергә теләмим, дип, гаиләсе белән авылга кайтып киткән. Бөтенләй белмәгән бер авылга! Хатыны ничек ризалашкандыр, аңламыйм. Ике балалары туган. Дүрт елдан соң хатыны кире китеп барган. Азамат тормышны үзе алып бара торган кеше түгел – анда барысын да гел син хәл итәргә тиеш. Ә моңа нинди хатын чыдасын?! Үзе генә калгач, анда алган өйләрен сатып, Азамат та яңадан шәһәргә килгән. Инде бишенче хатын белән тора икән...
Азаматның әнисе белән тагын бер күрештек әле. Бер елны дус кызым белән аларның авылына кайттык. Яшьлегем узган җир бит – бик күрәсем килә иде. Азаматның әнисе туган авылына кайтып йорт салган икән. Зур йорт! Авылда хәбәр тиз тарала – кайтуымны ишетеп ул мине чәйгә чакырды. Кочаклап елады шунда... «Кызым, нигә шулай булды соң?! Синең белән булса, улымның язмышы болай булмас иде», – ди. Саубуллашканда: «Кызым, намаз укы», – диде. Аның сүзе этәргеч булды бугай – намазга бастым.
Азамат ВКонтактеда мине «черный список»ка тыккан – кереп карамасын ди булыр инде. Әмма хатын-кыз җаен тапмыймыни соң?! Ак күлмәк кигән хатын-кызны кочаклап төшкән яңа фотосын куйган, димәк, тагын никах яңарткан...
Юк, Азаматны калдырып башкага кияүгә чыкканыма беркайчан үкенмәдем. Аның хатыннары кебек мин дә аннан барыбер киткән булыр идем. Гомер буе тормышны тартып барырга көчем җитмәс иде.
Яңадан бер кат яшәсәм дә, кабат Ренатны сайлар идем.
Авылга кайтканда туктап, элеккечә болыннан миңа кочагы белән чәчәк җыеп бүләк иткән саен шулай уйлыйм. «Юк, ялгышмаганмын!» – дим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!
0
0
0
0
Азаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.
0
0
0
0
БИК матур язылган. Ренатын белэн тигезлектэ Гомер итегез
0
0
1
0
Синең улың да "йомшак" булып, аны да шулай туй күлмәгенә тукыма, туй балдагы белән - "кияүгә чыгам" дип өметләндереп, кинәт кенә яшен кебек атылып ташлап китсәләр?!.. Ренатны котырту, көнчелеген уятып кире үзеңә карату өчен кара эшеңне башкаргансың да: "Мин бәәәәхеееетлеее" дип сөрәне саласың. Алай кеше күңеле белән уйнамыйлар. Тормыш гел бер агымда гына бармый ул, имей ввиду.
0
0
0
0
Сулыш алырга да онытып укыдым! Азаматны жэл тугел бер дэ, жебеп тормасын иде. Бэхетегезне югалтмагыз!
0
0