Балагызны үзем карап торам! - 2

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balagyzny-zem-karap-toram
Әминәнең эшен алып баручы тикшерүче иде бу.
– Баланы танып, сезнеке икәнлекне расларга килергә кирәк, – диде ул. Бу яктагыларның өнсез калуын сизеп:
– Борчылмагыз, бала исән-сау, бар да әйбәт. Сезнең килүегез кирәк, – дип өстәде.
–Тиздән булабыз!
Тимур белән Аида ашыгып полиция бүлегенә йөгереп кергәндә, баланың елаган тавышы ишетелә иде. Әминә тавышы! Аныкы! Ни дәрәҗәдә газиз, кадерле елау!
Әтисе белән әнисенең кайнар назына, әнисенең җылы кочагына чумганнан соң, сабый тиз тынычланды.
Тикшерүче бу яшь гаиләгә иңгән олы бәхеткә, өем-өем кәгазь белән тулы сары утлы кабинетны җанландырып җибәргән җылы хисләр ташкынына сокланып, мыек астыннан гына елмайды да, яңадан җитди кыяфәткә кереп, кырыс тавыш белән кызның табылу тарихын сөйләргә кереште:
– Бәхетлеләр сез! Исән-сау табылган балалар сирәк була... Шуңа күрә, бала югалды дигән хәбәр алгач та, без әти-әниләрне әллә ниләр белән өметләндермибез, ә бары тик кулдан килгәнне эшләргә генә вәгъдә бирәбез. Сезнең бала югалу турында телевизордан хәбәр таралгач, полиция бүлегенә бер хатын шалтыратты. Ике атна элек, күршесендә яшәүче бер яшь ханымның патологиядән биш айлык баласы үлүен сөйләде. Һәм кичә күршесенең фатирында яңадан үрсәләнеп-үрсәләнеп бала елаган тавыш ишетә ул. Бик озак елый бала, түзә алмагач, бу хатын берничә тапкыр чыгып күршесенең ишегенә дә шакып карый, әмма аңа ачучы булмый. Ә кич белән хәбәрләрдән Әминә турында сөйләгәннәрен ишетә ул. Экраннан күренгән фоторобот та күршесенең чалымнары бар сыман тоела аңа. Күрсәтелгән адрес буенча оператив төркем әлеге фатирга китә. Телефоннан сөйләгән хатынның сүзләре раслана. Фатирда ничек юатырга да белмәгән ят бала белән яшь кенә хатын-кыз була. Ире вахта белән эшкә йөри икән, шуңа күрә ул бер-ни дә белми калган. Менә шулай, күршедәге хатын-кызның битараф калмавы аркасында табылды да инде Әминә.
– Аның белән нәрсә була инде хәзер? – дип сорап куйды, бүлмәнең алгы чатында аркасы белән борылып бала ашатып утырган Аида.
– Төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Тикшерү эшләре бара. Ул кулга алынды. Беренче эш итеп психикасын тикшерәчәкләр. Үз баласын югалткач, башы киткән аның. Ул һәркөнне башка балаларга карарга сез барган поликлиникага йөргән. Ә сезнең коляска нәкъ аның баласыныкы төсле икән. Сезне күргәч, ул бу коляскада аның кызы ята дип ышанган һәм сезнең игътибарны ничек тә читкә юнәлтеп, баланы алып китәргә тырышкан.
Кичен Тимур белән Аида фатирында бәйрәм табыны әзерләнде. Әминәне күрергә дип уенчык күтәреп дәү әни-дәү әтиләре килде. Барысы да шат, бәхетле иде. Әминәне кулдан-кулга йөртеп, ярату, назга күмделәр. Кызый чыркылдады, ыгылдап сөйләште, бәхет нуры чәчте.
Ул төнне баланы аерым, үзенең кечкенә караватына салмады әтисе белән әнисе. Урталарына алдылар.
– Беләсеңме Тимур, – диде Аида, – минем балама кул сузган кешенең бугазын чәйнәргә әзермен. Әмма теге хатынны бик кызганам мин. Оҗмах исе килеп торган йомшак нәниеңне, менә шушы кадерле җанны бөтенләй югалт инде! – Аиданың күзләренә яшь тулды.
– Без ул хатынга ачу сакламыйбыз, тынычлан, Аида. Ә иртәгә бергәләп, безгә Әминәкәйне табарга булышкан ханымга бүләкләр илтеп кайтырбыз. Мин тикшерүчедән адресын алдым.
Гаилә акрын гына йокыга талды. Өйгә тынычлык һәм бала исе сеңде. Тынычлык дип... иртәнге алтыларда Әминә әтисе белән әнисен аякка бастырып әйбәтләп елап алды әле. Авызда өченче теш чыгып килә иде. Әминәнең елмаюы моннан соң тагы да нурлырак булачак, димәк!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.