«Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!»

Матур гына төзелеп киткән гаиләбез җимерелә. Нишләргә миңа – сабыр итәргәме, аерылышыргамы? Зинһар, киңәш бирегез...
Айрат белән очрашуыбыз очраклы булды. Ул следователь, мин юридик белем алып йөрүче студент кыз. Без практика узар өчен, алар бүлеге белән хезмәттәшлек итәбез – төрле очракларда безне, булачак юристларны чакырып алалар, без шаһит ролен үтибез, «понятые» булып торабыз.
Ул кичне тикшерүчеләр белән рейдка мин чыктым. Бер кешенең өендә обыск ясыйлар, мин кеше хокуклары бозылмавын күзәтәм, тәҗрибә туплыйм. Следователь егетне беренче күрүем иде. Яшь булуына карамастан, бөтен эшне тиз эшләвенә, җитезлегенә, төгәллегенә сокландым. Егет ошаса, аны яшереп булмый: эш барышында күзләребез еш очрашты. Соңыннан, эшне тәмамалап подъездга чыккач, Айрат мине өйгә кайтарып куячагын әйтте. Мин дежур машинага чыгып утырдым. Айдар да минем янга артка утырды. Юлда барганда кулын минем кул өстенә куйды. Мин кулымны тартып та алмадым. Тулай торакка кадәр шулай кайттык. Мин саубуллашып машинадан төшкәндә ул да чыкты, ишек төбенә кадәр озата барды.
– Рәсми рәвештә танышсак та буладыр инде, – диде Айрат.
– Әйе, мин сезнең Айрат икәнегезне аңладым инде. Ә мин... – дип әйтмәкче идем, өлгермәдем.
– Рәмзия Вәгыйзова, 4 нче курс студенты, – дип минем турында төзеп китте Айрат. – Кем икәнегезне мин дә белеп өлгердем. Күңелемә бигрәк ошадыгыз, Рәмзия. – Сезне очрашуга чакырсам ярыймы? – дип сорады.
Мин гашыйк булып өлгергән идем инде. Хезмәт киеменнән, үзе чибәр... Сыйфатларын эш вакытында ук күргән идем, тәвәккәллеге, кыюлыгы да ошады. Мин берсүзсез риза булдым.
Ике ай очрашып йөргәннән соң Айрат миңа тәкъдим ясады. Дүртенче курста булуыма карамастан әти-әнием дә каршы килмәде. Алар янына сирәк кайта идем, Самара өлкәсеннән Казанга килеп укып йөргәч, еш кайту турында уйлаган да булмады. Айратны алар бер генә күрделәр. Сөйкемле, ягымлы егетне минем кебек бер күрүдә ошатсалар да, следователь булып эшләве әнине борчылдырды. «Кызым, өйгә дә кайтып кермәс, табиблар кебек бит аларның эше, көне дә юк, төне дә юк», – диде. Гашыйк кеше өчен киртәме соң бу?! Мин әнине тынычландырдым. Минем дә әле алда чыгарылыш елым, диплом эшләре, дәүләт имтиханнары көтә, икебезнең дә эш күп булачак, дидем.
Ике ел яшәгәннән соң, мин бүген аерылышу чигендә. ЗАГС хезмәтенә документларны тапшырдык, безгә уйларга өч ай вакыт бирделәр. Ике ае узды инде. Әни уйлап кара, ди, ашыкма, ди. Ләкин мин үзгәрешләр күрмим. Булмас та инде алар...
Никахны егет ягында укыттык, туйны диңгез буенда уздырдык. Яшь гаилә тормышын Айратның эшеннән биргән бер бүлмәле фатирында башладык. Студент булганда минем өчен бар да дөрес кебек иде. Айрат эштән соң кайта, кайвакыт мин йоклаган да булам инде. Студент булгач, бәлки, кимсенеп тә яшәгәнмендер. Ә менә кулга диплом алып эшкә урнашкач, күзләрем ачылды. Безнең тормыш бигрәк төссез, бертөрле тоелды. Бернинди алга барыш юк. Айратка эшеннән башка берни кирәкми. Туганнары, энеләре белән аралашмый. Башка туганнары да күп шәһәрдә. Безне чакырмыйлар, ди. Чакырганнарына да бармый барыбер. Аның өчен эше генә бар. Калган вакытын диванда ятып уздыра, йоклый, бетмәс детектив кинолары карый.
Авылына да сирәк кайта. Мин аннан аерым да кайтып, әти-әнисенең хәлен белеп, кунакка кайтып киләм. Аларны да кызганам. Улым, зуррак фатир алыгыз, ярдәм итәрбез, дип әйтәләр. Айратка берни кирәкми, шушы җитә миңа, дип кенә җавап бирә. Әнә шул «миңа» сүзе бераз айнытты да инде мине. Димәк, ул үзен генә уйлый, үз тормышын гына кайгырта. Миңа эшләмәскә куша. Иң күңелсезе – бала кирәкми аңа. Бала тормышны чикли, минем бала үстерәсем килми, эшем мөһимрәк дип аклана. Гафу итегез, ләкин мин баласыз ничек яшим? Миңа бала кирәк! Мин бу тормышка риза түгел. Баласыз нинди гаилә булсын инде? Кемдер баланы таба алмый, ә минем ирем бала теләми. «Бала теләмәгән ирдән качарга кирәк!» – ди дустым да. Ул үзе ике бала әнисе инде.
Менә шулай киләчәге турында уйламаган, бүгенге көне белән генә яши торган ир белән яшәргә кирәкме миңа? Эшендә бер дигән белгеч ул. Ләкин гаилә кешесе түгел. Аерылышу турында сүз чыккач та бернинди компромисска килергә теләмәде. Шулай булгач, сабыр итүдән дә нинди файда бар? Аны барыбер үзгәртеп булмый. Бәлки, ул мине яратмыйдыр да.
Уйларга бер ай вакытыбыз калып бара. Аннары безне рәсми рәвештә аерачаклар. Бәлки, мин дөрес эшләмимдер... Ләкин нәрсә хакына киләчәге булмаган тормышыбызны саклап калырга соң? Кияүдән кайткан кыз булуы да хурлык. Үземә генә түгел, әти-әниләргә дә кыен булачак, аларга да тап төшерәм бит мин.
Исемемне үзгәрттем, тануларын теләмим.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.