Логотип
Күңелеңә җыйма

Авырлыклар­ны җиңәргә кирәк...

Кышның үтә дә салкын көне иде. Хәер, урамда гына түгел, җанымда да боздай салкынлык иде минем. Табиб диагнозымны яшерүне кирәк санамады: “Синең авыруың начарга охшаган, — диде. - Дөресрәге, аның тиздән начарга әйләнүе мөмкин”, — дип өстәде. Нәрсә бу, кайдан килеп төшкән чир бу? Ни өчен, Хо­даем, миңа җибәрдең бу хәсрәтне?
Юлымда очраган ке­шеләргә бәрелә-сугыла тук­талыш ягына йөгердем. Бу коточкыч хәбәрдән качарга, тизрәк өйгә, ирем, балам янына кайтып җитәргә кирәк. Бәлки, җан өшеткеч әлеге яңалык мине куып та җитмәс әле...
Юк шул, керде инде ул тормышыма, керде дә бөтен нәрсәнең астын-өскә әйлән­дерде менә. Үзем чабам, үзем елыйм, үзем күңе­лемнән күптән мәрхүм бул­ган якыннарыма ялварам: “Әтием, әби-бабаларым,
мине үз яныгызга алырга ашыкмагызчы! Шушы кышкы салкыннарны, җәйге эссе көннәрне күрәсем килә бит әле... Кызымны аякка басты­расым, аның уңышларына, бәхетенә сөенәсем килә...” 
Тормыш кызык та, үчле дә. Вакыт-вакыт ул синнән кычкырып көлгән кебек була. Әллә елата-елата сабак бирүе генәме? “Башка би­регә аяк басарга язмасын”, - дигән шушы ук сырхау­ханәгә миңа бик тиздән яңадан барырга туры килде. Якташым, әниемнең якын күршесе Хәдичә апа ята иде анда. Шул елны, әниемнән телефон номерымны алып, олы башын кече итеп, туган көнем белән котлап шылты­раткан иде ул. Сиксән яшь­лек күрше апамның теләгән теләге күңелемә бик ошады.
 “Син актриса бул, — диде ул миңа. — Тормышта комедия дә, трагедия дә уйный белергә кирәк, сеңлем”. Үзе әйткән шушы спектакльнең соңгы актын уйный әнә Хәдичә апа. Көннәренең ин­де санаулы гына калганын белеп торса да, шаккаттым, ул әле трагедия уйнарга һич ашыкмый.
Хәсрәт йортыннан бу юлы да йөгереп диярлек чыктым. “Юк, мин бирегә кабатmэләгергә тиеш түгел. Түгел, түгел!..”
Вакыт дәвалый, диләр. Ходайга мең шөкер, минем чирем “куркынычка” әйлән­мәде, уза торганнардан бу­лып чыкты. Әмма бу сынау мине нәрсә турындадыр бик каты кисәтте кебек тоелды. Һәм... дөнья миңа яңа ягы белән борылды. Ул елны яз­ның һәр адымын тоеп-сизеп тордым. Кояш җылысында яңа гына бүрткән агач бөреләренә, ямь-яшел яф­ракларга, җир өстенә әле генә тишелеп чыккан чәчәк­ләргә, күктә йөзеп йөргән болытларга, якты йолдыз­ларга беренче күргәндәй ка­радым. Аларны балачактагы кебек яңадан ачтым, яңадан яраттым. Тормыш мәшәкать­ләре белән аларга игътибар итәргә онытылып беткән булган, күрәсең. Көн саен яңа туган таңга сөенеп, Хо­дайга рәхмәт әйтәм. Мәрхүм Хәдичә апаның сүзләрен дә онытканым юк. Авырлыклар­дан фаҗига ясамыйча, аларны елмая-елмая җиңәргә өйрәнеп тә киләм.

Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар