Ат йөрәге

Бер француз мадамы сөекле этенең кабер ташына мондый сүзләр яздырып куйган икән: «Делли, бәгырькәем, син миннән юньлерәк. Чөнки, әгәр мин вафат булган булсам, синең йөрәгең бу хәсрәтне күтәрә алмас иде. Син дә егылып үләр идең. Ә мин менә яшим...»
Баулы районының Кызылъяр авылында Йолдыз Кашка кушаматлы ат йөрәге ярылып үлде. Чөнки алдагы көнне аны колын чагыннан тәрбияләп үстергән хуҗасы вафат булган иде. Атның бер чире дә табылмаган. Ул көр, сәламәт, чагыштырмача яшь ат булган әле. Авыл кешеләре бер тавыштан: «Бахбайның олы йөрәге олы хәсрәтен күтәрә алмады», дигән диагноз куйганнар.
Мин тагын бер тугры йөрәкле песине дә беләм әле. «Ю-Ю» исемле иде ул. Аңа исемне Куприн хикәясенең каһарманы хөрмәтенә куйганнар иде. Әллә шуңамы, ул бик үзенчәлекле Песи булды. Үз әнисен белмәгәнгәдер инде, ул өйдәге өлкән апаны әни күреп яратты. Йокларга да аның белән генә ятты. Ю-Ю песиләр кебек йомарланып түгел, кешеләрчә, сузылып ятып йоклый иде. Йокысы туйгач, шкаф башына менеп кунаклый да «әнисенең» күзен ачканын көтеп ята. Ул күзен ачуга, сөенеч авазы чыгарып, шкаф башыннан туп-туры диванга сикерә. Якын ара түгел, тик ул биеклекләр, сикерешләр ярата торган Песи иде.
Кайчагында хуҗа абзый белән дә уйнап ала. Аларның яраткан уены теннис иде. Ю-Ю, шкаф башында чагында үзенә бирелгән тупка тәпие белән тип-тиз генә, төп-төз генә суга да, шундук томырылып, туп артыннан сикерә. Тупның хуҗа кулына керүен күрүгә янәдән шкаф башына ыргыла.
Хуҗалар белән бакчага йөрергә дә яратты ул. Юк, юк, һич тә шәһәрнең иркә мәчеләре кебек, махсус кәрҗиндә түгел, сукмактан, кеше рәтеннән йөрде ул. Әллә соң мәче булмады микән ул? Шул тиклем дә кешеләр сыман яшәргә тырышканына күрә әйтәм инде.
Аның хис-кичерешләре дә кешеләрнеке сыманрак иде. Бер заман «әнисе» агымсуга тез тиңентен кереп, савыт-саба юарга кереште. Шул чагында күрсәгез иде сез Ю-Юның өзгәләнүләрен. «Кермә, чык, агып китәсең! Батып үләсең! – дип, сабый баласы өчен анасы өзгәләнә диярсең. «Мияу-мияу» белән генә аңлата алмагач, тәвәккәлләп, суга үзе кереп китте. Имеш, үзе кереп алып чыга теге тыңлаусызны!
Әй аның ул «әнисен» сакларга, кайгыртырга тырышулары! Ул хатынның аяк астына тычкан тотып алып кайтып та сала торган иде. Бакча юлында «әнисе» күренүгә башта атылып-бәрелеп чаба, аннан соң калган араны түшендә шуышып үтә торган иде.
Ю-Ю бакчада югалды. Үлгәндер, диделәр. Теге ханымга: «Озак килми тордыгыз, шул сезне сагынып кына үлгәндер ул», - диючеләр дә булды. Аны – түшендә ак «бантиклы» кап-кара матур Песине, исемен ишетүгә кара урман эченнән дә атылып чыга торган акыллы җәнлекне бөтен бакча кешеләре таный иде. Югалды шул. Аны бүтән күрүче булмаган. Сагындыра Ю-Ю, һаман сагындыра...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.