Логотип
Күңелеңә җыйма

Асылъярга хат

Туйга әзерләнәбез. Кызыбыз туена. Әле ул тумаган, ләкин миндә никтер шундый хис.  Яңа кеше яңа тормышка аяк баса, ә без, әти-әнисе, аңа бирнә әзерлибез... 
 
 Матур, бик нәзакәтле әйберләр сайладык, махсус мендәр-юрганнар ясаттырдык, хәтта икебезгә бертөрле күлмәк тә тектердем. Дөрес, балага алдан әйберләр алып куярга ярамый дигән хорафат бар, ләкин ул инде дөньяга килгәч, бу әйберләрне кайчан сайлап өлгерергә дә, кайдан нәрсә эзләргә? Нәрсә, ничек туры килә шуңа ябышыргамы? Ашыгып, кабаланып күп яшәдек инде. Үзебезне кадерсезләп, уңга-сулга карарга вакыт тапмыйча йөгердек тә йөгердек. Кызымны көткән арада миңа 36 тулды: ике шәһәр «яуланды», кызыл диплом, кандидатлык диссертациясе, сертификатлар киштәдә тузан җыеп ята. Кайчандыр, группадашларым: «Сәгыйтованың бала тәрбияләп, өйдә генә утыруын күз алдына китермибез», – диләр иде, хәзер исә мин әзер. Һәрхәлдә, шулай тоела. Бу бәхет-сынауны тулысы белән татып карыйсым килә. Юк, бала көтәм дип, мин бөтен дөньямны ташлап, шул бер вакыйгага гына табынып яшәмәдем, дистанцион рәвештә эшләвемне әле дә дәвам итәм: «Ком сәгате» тапшыруында мөхәррирлекне, «Калеб» белән җитәкчелекне. Консерваториядә дә онытмыйлар – шалтыратып,  татар теленә кагылышлы киңәшләр сорап кына торалар. Еш кына мин, киресенчә, үземне карынымдагы бала алдында гаепле дә сизәм. Һавада йөрү, алдан ниндидер курсларда дәресләр алу, тудыру процессына әзерләнү урынына дөньям ноутбук һәм телефон тирәсендә  әйләнә кебек… Нәкъ менә шушы бушлыкны тутыру өчен бүген кызыма хат язарга булдым. Күңелемнән мин аның белән еш сөйләшәм, әлеге сүзләрне ул дөньяга килгәч әйтә алырмынмы, дөнья мәшәкатьләренә чумып, бу кадерле сүзләр онытылмасмы? Ә, бәлки, мин үзгәрермен, каты күңеллеләнермен… Ә бәлки… бөтенләй булмасмын...  Бу арада дустым Вәсиләне (авт. Вәсилә Фәттахова) еш искә алуым да тәэсир иткәндер… Төрле уйлар килә, саташулы төшләр керә. Нечкә, бик нәзберек чак… Барысы да  Ходай кулында. Теркәлсен ул сүзләр, гомере булса, кызым аларны укыр, кайбер фикерләрне, бәлки, хәтерендә саклар. Насыйп булса, үзе дә туачак кызы яисә улына хат юллар.  
 
Кызым, ә син беләсеңме: мин бит сине күптән яратам. 20 ай буе көткән нәниебез син безнең! Ни өчен 20 ай дисеңме? Чөнки синең җаның безне сайлаганчы 11 ай вакыт узды, бер елга якын синсез яшәдек. Бу вакыт аралыгы шәхсән миңа бик озак тоелды, өметсезлеккә бирелгән чаклар да булгалады. Ә әтиең тиздән синең дөньяга килереңне төгәл белгән кебек тыныч кына яшәде дә яшәде, аның ышанычы мине хәтта гаҗәпкә калдыра, кайвакыт сәерсендерә иде… Зур шатлык хәбәре  алып килгән 1 август көнен мин инде хәзер төгәл генә хәтерләмим – аңардан соң күпме сулар акты, күпме сынаулар үттек һәм менә шушы көннәрдә синең белән күзгә-күз очрашырга әзерләнәбез. 
Син туасы көнне бар нәрсә дә кулай килеп торсын иде,  иң җаваплы мизгелләрдә син миңа, мин сиңа булыша алсак иде. Әлегә мин синең нинди булуыңны күз алдына китерә алмыйм. Әтиеңә охшарсыңмы син, миңамы, икебезгә дәме? Кара чәчле булырсыңмы, зәңгәр күзлеме? Матурмы, бигүк түгелме? Кайсыбызның кайсы сыйфатларын үз итәрсең?! Иң мөһиме:  сау-сәламәт бул, кызым! Әлбәттә, Ходайдан һәрьяклап камил булуыңны сорыйм: сәламәт тә, акыллы да, матур да, сөйкемле дә, иманлы да. Ничек итеп сиңа эндәшербез икән? Кызым, күз нурым, кошчыгым, алтыным, җаным, акыллым, сандугачым, җимешем, Асылъярым?!  Әйе, Асылъяр! Бу синең исемең. Яратырсыңмы син аны, әллә үскәч безгә үпкәләп йөрерсеңме? Ләкин аны син үзең сайладың. Без сиңа бик озак исем эзләдек, бервакыт уйлар Айсылу, Әминә тирәсендә бөтерелде. Зөләйха, Мәрьям, Мәдинә... Ләкин никтер ул исемнәр белән сиңа дәшәргә тел әйләнмәде һәм аерым берсенә тукталган вакытта да күңел һаман башкасын эзләде. Асылъярда исә шикләр булмады, шул ук минутта мин бу исем белән сиңа дәштем һәм  әтиеңнең исем-фамилиясен куеп карадым да, аңладым – артка чигенү юк.  Яруллина Асылъяр Айнур кызы. Мирхәйдәр Фәйзи пьесасының исембашына чыккан Асылъяр. Бәхетең белән ту, балам! Исемең җисемеңә туры килсен! 
 
Һәрбер кеше бу дөньяга нәрсәдер өчен килә, синең дә үз миссияң. Җаның  әти белән әни итеп безне сайлаган икән, моның да үз хикмәте барлыгына ышанам мин! Һәм нәкъ хәзер, шушы урында, вакытта. Ходай безгә зур бүләк ясады һәм ул бүләкне тартып алмас, безне кара кайгылардан аралар дип ышанам мин. Сине саклар өчен хастаханәдән-хастаханәгә йөргән вакытта, «бөтен нәрсә Ходай кулында дигән» хакыйкать тә онытылып, күңелсезләнгән вакытлар булмады түгел. Бу айлар эчендә нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашырга,  интернетта нинди генә тарихлар укырга туры килмәде… Минем белән бер палатада яткан ханым бу бүләкне 16 ел көткән, карынындагы өченче нарасыен 40 нчы атнада югалткан. Икенчесенең баласы бер көн яшәп, бер сәбәпсез тын алудан туктаган... Юк, юк, бу турыда уйларга да куркыныч! Без үтәсе юл якты, матур булыр дип өметләнәм. Иң авыр чакларда да шуңа ышандым. Һәм без 9 аебызга җитә алдык.

«Бала булса, кыз булсын» – яшьрәк чакта шундый уйлар белән яши идем, әтиең белән очрашкач, андый кискен фикерләрдән баш тартсам да, кыз турында хыял югалмады. Үземнең әбекәеңә мөнәсәбәтемне белгәнгәдер, бәлки. Кызларның күңеле бик сирәк «далада» буладыр. 95 яшьлек карт бабаң исә әнә: «Кыз булуы яхшы булган, курчак итеп уйнар» дип әйтә ди бит әле! Курчак итеп Айдар абыеңны үстердем инде, сине мин дус итеп тәрбияләргә тырышырмын. Бергә-бергә үссәк, камилләшсәк иде! Син мине тагын да яхшы якка үзгәртсәң иде! Әлбәттә, күп нәрсәләр язасы килә. Ләкин бөтен булмышымны биләп алган хис-фикерләрне кәгазьдә җанландырыр өчен аерым бер сәләт кирәк. Шулай да исән-сау булсак, мин сиңа ел саен хатлар язарга тырышырмын, кызым. Әлегә бүгенгемнән берничә киңәш: 
Кыю бул. Минем күп вакытым икеләнеп узды. Кеше нәрсә әйтер дигән фикер белән яшәмә. Бер кешенең дә икенче кешедә артык эше юк. Шул ук вакыт артык әрсез һәм үз-үзеңә ышану да начар. Алтын урталык сайларга тырыш! 

Бәхет өчен күп кирәкми. Хатын-кызга бигрәк тә. Эштәге уңышлар, мәртәбә, югарыга омтылу – болар берсе дә шәхси бәхетне алыштыра алмый.  Исемең Асылъяр, кемнеңдер асыл яры булырсың, озак ялгызлыкта йөрмәссең дип ышанам. Чөнки ялгызлык – зур сынау. Сиңа андый сынауларны узарга язмасын. Кайвакыт бәхетне озак көтәргә туры килә, вакыты килеп җитмичә никах сәгате сукмый, диләр. Ә инде бәхет кулга килеп кергән очракта син аны ваклама, нинди генә авыр чорда да иң матур мизгелләрне искә төшер, яныңдагы кешенең сиңа Ходай тарафыннан билгеләнгәнен онытма. 
Гомумән, син үтәсе юл күптән билгеләнгән, мин моны үз тормышым аша аңладым. Шуңа күрә «ник алай, ник болай түгел» дигән бәргәләнүләр вакытны юкка сарыф итү – ничек булырга тиеш, шулай булган. Нинди генә очракта да язмышыңа рәхмәтле бул! Бу бик мөһим! Тормышта һәр кеше үз дәресләрен уза, иң кыен вакытларда шуны искә төшер.
 Бөтен кешегә дә ярарга тырышма, үзеңә хыянәт итмә. Ничек бар, шундый бул. Яраткан кешеләр сине ничек тә кабул итәчәк, сөймәгәннәр исә кырык төрлегә әйләнсәң дә, бу корбанны бәяләмәячәк.
 Башкаларга охшарга да тырышма, син – уникаль, тормышта синең кебек башка берәү дә юк – шуның кыйммәтен онытма. Үз-үзеңне тулысынча кабул итү, чын, табигый, ирекле булу – зур бәхет! 
Ихлас бул! Ихласлык бүгенге көннең иң сирәк күренеше һәм шуның белән кыйммәт. Ихласлык турында иң күп сөйләүчеләр дә, ни кызганыч, аңардан ерак булырга мөмкин. Сүзләргә артык ышанма, кешенең эш-гамәлләренә игътибар ит!
 
Укуыңда, эшләреңдә камиллеккә омтыл, ләкин перфекционизм дигән сүзне оныт.  «Лучшее –  враг хорошего», дип юкка әйтмиләр, гадәттә, артык тырышкан саен, начаррак була. Үзеңә хаталар эшләргә рөхсәт ит. 
Кешеләргә үпкә саклама. Кемдер сине рәнҗеткән икән, гафу итә бел. Ул кеше бәхетсез яисә шул мизгелдә кәефсез, шуңа да ниндидер начарлыкны үзеңә мөнәсәбәт дип кабул итмә. Гафу итү исә аларга түгел, үзеңә кирәк. Күңелеңдә начарлык саклый күрмә, аларның төрле авыруларга әйләнүе турында бүген еш сөйлиләр, ә син сәламәт булырга тиеш! 
 
Үзеңне кара, дөрес туклан, кирәгенчә йокла, саф һавада йөр, юкка-барга борчылма. Үтүкләнмәгән, тишек, таушалган әйберләр кыз кеше өчен төс түгел, матур киен. Үзеңне ярат, иркәлә, физик күнегүләр турында онытма. Тормышыңны беркайчан да бер кеше, бер өлкә белән генә чикләмә. Кызыксынуларың, шөгылең, дусларың булсын. Шул ук вакытта артык сибелмә дә. Сиңа дәрт, рәхәтлек бирә торган тәкъдимнәргә «әйе» дип җавап бир, күңел кушмаган, аягың тартмаган, үзең теләмәгәннәреннән баш тарта бел. 
 
P. S. Бала тудыру йортына киткәндә бу хатны иремә, йә берәр дустыма калдырырмын дип ниятләсәм дә, төгәлләнмәгәч, берсенә дә тапшырмадым. Менә хәзер, кызым туганга өченче ай киткәч, искә төште ул. Онытылыр да! Шушы кыска гына вакыт аралыгында күпме вакыйга, чынбарлык белән очрашу!  Романтик дулкынга әле генә көйләнеп барабыз. Нәкъ шул дулкында яңа хат бөреләнә башлады. Хәзер инде адресатның нинди икәнен дә төгәл беләм. Шуңа да ул әманәттә бөтенләй башка сүзләр булыр кебек.  Монысы исә шулай, тәмамланмыйча калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч. Әз-мәз язу сәләтем булса да, яшем алтын урталыктан узып барса да миндә кыенсыну көчле күрәсең. Минем хисләрем, теләкләрем, яратуым бит бу. Улыма, кызыма, бәләкәч онык-кызыма. Рәхмәт сезгә язмагыз өчен. Ходай тигезлектән, яратудан, якыннардан аермасын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кабат-кабат укып чыктым бу язманы; Башта - сәерсенеп,аннан - эчке бер курку,ә соңарак - асылын аңлап.Хат билгеле бер кешедән ,икенче бер билгеле кешегә атап язылган.,ләкин бу хатның, озак еллар нарасыен көтеп арыган булачак аналар өчен дә,Бүген - иртәгә дөньяга аваз салган балаларын кулына алган аналар өчен дә искиткеч зур файдасы булыр иде!!!Вакыт табып,бу язманы өстәл китабыдай итеп кулланып яшәгез кадерле әниләр!!! Хат авторына саулыкта ,пар канатлы булып ,хаттагы фикерләргә тәнгәл килеп яшәүләрен телим.Бик зур рәхмәт Гүзәл!

      Хәзер укыйлар