Логотип
Күңелеңә җыйма

​Асрау ирләр базары


Альфонс ирләргә җитди карагыз!
Бүген алар үзенә бер социаль күренешкә әверелде. Хатын-кыз исәбенә яшәүчеләрнең – үз бизнесы, үз имиджы, хәтта үзләренең берлеге дә бар.


Булачак язма өчен материал туплый башлаганчы ук теманың гаять четерекле булуына төшенгән идем инде. Бердән, альфонс ирдән зыян күреп суд, прокуратура юлын таптый башлаган хатын-кызның бездә кайгысы юк. Икенчедән, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре дә: «Альфонслар белән махсус шөгыльләнмибез. Ә аларның корбаннары сезнең халык белән элемтәгә керергә теләми», – дип кенә куйдылар. Шулай да альфонс-кырыкалдар француз Франк Пиксиолиның илнең төрле почмакларына (Тверь, Мәскәү, Владимир, Вологда, Новгород, Мәскәү өлкәсе һәм шул исәптән Казан да) чәчелгән корбаннарын күз алдына китердек тә, мәхәббәт дигәндә җа-нын кыеп бирергә әзер торган беркатлы, ышанучан хатын-кызларыбызны кисәтергә, берни белән дә аклап-аңлатып булмый торган шикле мөнәсәбәтләргә кергәнче, муеныңа богау кигерткәнче мең кат уйларга кирәклеген, шундый «егет солтаннары» белән башта оҗмах рәхәте, аннары тәмуг уты күргән хатыннарның гыйбрәтле хикәяте аша күрсәтеп бирергә булдык.
Дөресен әйтик, аларны эзләп табу, сөйләштерү җиңел булмады. Кемнең инде үз маҗарасын дөньяга чәчәсе, белгертәсе килсен?! Шуңа күрә аларның исемнәре дә, кайбер вакыйгалар да үзгәртеп бирелә.


 

Хатыннарның яраткан уенчыгы

Альфонс ирләрнең көннән-көн үрчи баруына хатын-кыз үзе гаепле. Ул аны үзе эзләп таба. Альфонсның әйткән шартларына, таләпләренә үзе бик теләп риза була. Гадәттә, моны акчасын кая куярга белмәүче бай хатыннар эшли. Кесә тулы акча, ә сөю-ярату дигән нәрсә юк. Күзе төшкән ирне үз башына маҗара эзлә­гән хатын яраткан уенчыгы итә. Тик уеннар гына озакка бармый. Альфонс сөяркә ролендә озак булырга яратмый. Ул, гомумән, беркемне яратмый.



Ул акча ярата. Хатын-кыз аның өчен – акча капчыгы. Кырыкалдар-альфонс һәрчак эзләнүдә. Кайда нинди бай хатын – ул шунда! Аннан мөнәсәбәтләрне ачыклауны, ялгышын төзәтүне, хатынны ни өчен ташлавын аңлатуын көтмәгез! Ул аны эшләмәячәк. Ул мине генә ярата, дип хыялланмагыз! Әйткәнемчә, ул андый хисләрне белми, ул андый хисләрдән мәхрүм. Кыскасы, циник. Моның ишеләрнең тугрылыгын бер­нин­ди алтын-көмешкә дә сатып ала алмыйсың. Әл­бәт­тә, хатын-кыз башын югалтмаса, үзе теләп барган адым-ның кайсы мәлдә кая китерәчәген яхшы күзал­ласа, ике кеше катнашындагы бу «спектакль» фаҗи­гасез, тыныч кына үтеп китәргә дә мөмкин. Мәхәб­бәткә «бизнес» кебегрәк караган хатын-кызлар аз түгел бит. Янәсе, акчага барын да сатып алырга була.

 

«Сиңа кем карасын?»

– Мәхәббәтне сатып алып булмый икән, – дип башлый ул сүзен. Күреп-сизеп торам: баштан кич­кәннәрне сөйләве түгел, искә төшерүе дә авыр аңа. – Без аның белән фитнес-клубта таныштык. Атнага ике мәртәбә мин шунда йөрим. Кыяфәтен күрсәгез: озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр... Ә сөйләшүе... тыңласаң, җаныңны эретә. Аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Ирем белән аерылышкан чак. Балаларым юк, акча проблемасы юк. Минем – үз бизнесым. Үзем аны тыңлыйм, ә үзем эчтән генә уйлыйм: ияреп кайтса, алып кайтам. Сизендем сизенүен, тикмәгә генә болай матур «сайрамый». Комплиментлар әйтер­гә, хатын-кызны үзенә каратырга махсус өйрәнгән бит бу. Ләкин озак сайрап тормады, шундук әйтеп салды: «Бүген соңгы көнем, акча яклары такырайды». Һәм туп-туры күземә карады. Нидер көтә иде сыман ул. Ә мин уйлап та тормыйча: «Әйдә, үзем түлим, мин бай», – дигән булдым. Ул шундук мине битемнән үбеп, кочып алды.




Әйе, уйлавымча, егетем артымнан ияреп кайтты. Минем «апартаментларны» күрүгә, нишләргә белмәде. Чүт артына егылып китмәде дисәм дә, арттыру булмас. Шул вакыт: «Үзе нинди шартларда яши икән?» – дип уйлап куйдым. Беләсе килә иде. Кайдан ул, кем ул, гаиләсе булганмы, балалары бармы? Китәргә җыенмавын аңладым. Миңа аның белән рәхәт иде: ишетәсе килгән матур сүзләрне ишетәм, теләгемә ирештем – сөеләм, кочагында кинәнәм. Төштәге сыман гына булып бер ай үтеп тә китте. Ә егетем эшләргә уйламый да. Баксаң, ул эшсез, һөнәрсез һәм шыр ялангач икән... Кыяфәте генә бар инде. 
 
Аның белән беренче көннәрдә генә, мөнәсәбәтләр әле башланып килгәндә генә күңелле. Башта хатын-кызга сөеклесе белән уздырган һәр мизгел бәйрәм кебек тоела. Мәхшәр бер-ике айдан башлана...

«Бәлкем эшкә керерсең, телисең икән, үзем урнаштырам», – дигәч, бала-чага кебек йөзен чытты, үпкәләде. «Эшне аны мин үзем дә табам, – диде дә, – канәгать түгел икәнсең, китәм», – дип җыена ук башлады. Мин курка калдым. Ул да китсә, нишләрмен, дим. Эшләмәве белән килештем. Акчасыз түгел лә мин. Аны гына ничек тә тотармын... Бер көнне ул миңа: «Мин синең соңгы шансың. Миннән башка син беркемгә дә кирәк түгел. Әзрәк көзгегә күз төшергәлә», – дип, җир белән тигезләп куйды. Туктаусыз кабатлый торгач, ышандым: чыннан да, иллегә таба барган хатын-кыз кемгә кирәк. Гомергә ялгыз калсаң нишләрсең? 



Ике-өч ай үттеме икән, акча сорый бу миннән. «Кредитымны капларга акча бир», – ди. Оялмый да, бернинди уңайсызлану да кичерми. Бирмичә дә булдыра алмадым. Ияләшкән идем инде мин аңа. Яратам да шикелле. Кулына 450 мең сум акча тоттырып чыгарып җибәрдем.
Кичен кайтты да диванга ауды. Чырае киткән, йөзе караңгы. «Ни булды? Акчаң җитмәдеме әллә?» – дим. «Бөтен кеше – руль артында, гарьләнәм...» – дип мескенләнә бу. Ишетмәмешкә салыштым. Әмма икенче көнне тагын шул ук сүзне кабатлады. «Синең дә, әнә, машинаң бар...» – ди. Әйтеп булмый ич аңа, эшлә дә ал, зинһар, дип. Үземнең дөрес эшләмәгәнемне аңлыйм, йөрәгем бертөрле киңәш бирә, ләкин үзем икенчесен эшлим. Без хатын-кызлар җүләр бит... Атна-ун көн уйланып йөрдем-йөрдем дә, кассадан тагын акча алдым. «Мә, – мин әйтәм, – алганалган, ошаганын ал!» – дидем. Ул сөенеченнән сикереп үк куйды. Кыланмышлары бер дә ир уртасы кешенекенә охшамаган, нәкъ бала-чаганыкы төсле. Чирканып киткәндәй булдым. Ходаем, кем белән яшим мин?..



Ул шул китүеннән өйгә әйләнеп кайтмады. Машинасы да юк, үзе дә... Эзлим дисәң – адресын, өй телефоныннан гына аралашкач, кесә телефонының номерын да белмим. Полициягә мөрәҗәгать итә алмыйм, чөнки ирем түгел. Аннан соң, бәлкем, әле ул исем-фамилиясен дә миңа алдап әйткәндер. Чынында ул Сергей түгелдер, ә бәлкем Александр исемледер. Кем белә?! Альфонс кармагына килеп эләккәнемне шунда тәмам аңладым. Күзләрем ачылып китте. Үземне сүгәм, ир күрмәгәндәй, дим. Ничекләр итеп бер күргән кешегә шулкадәр акча чыгарып салырга була? Тир түгеп, тынгысыз хезмәттә, җүнле-башлы йокы күрмичә эшләп тапкан акча бит... Күктән яуган акча түгел. Интернетка кердем. Анда альфонслар турында күп язалар, хәтта фотоларын куялар. Шулай утыра торгач, ни күрим, минем «сөеклем»нең фотосы... Хәзер исемен дә хәтерләмим, бер хатын-кыз: «Сак булыгыз! Альфонс!» дип, минем ише җүләрләрне кисәтеп, чаң сугып ята. Их-х, мин әйтәм, ник алданрак ачып карамадым. Миллионлап акчамны суга салмый идем. Җаным да кыйналмый иде. Кешегә сөйлә-сәң, кеше ышанмас, акыллы гына хатын үзем югыйсә. 

Хатын полициягә хәбәр иткән. «Белмим, ни белән бетәр, акчамны кайтара алырмынмы-юкмы? Үзем биргән акча бит, талап алмады», – ди альфонс корбаны, көрсенеп.
 
Алдана икән (ә бу, альфонс белән араны өзмәгәндә, һичшиксез, шулай булачак), хатын-кыз үзенә үпкәләсен. Барысын да мәхәббәт белән акларга ярамый бит...
 

«Этең булырга да риза...»

«Миңа инде 45 яшь дисә дә», ул бик яшь күренә. Гомеренең яртысыннан күбрәге узылса да, үзен Эльвира дип таныштырган ханым бер генә мәртәбә дә кияүгә чыгып карамаган. «Ә нәрсәгә? – ди ул мине гаҗәпкә калдырып. – Ир кирәк булса, интернетны ач та кара, кирәген сайлыйсың да аласың». 
Ул чираттагы «сөеклесе» белән әнә шулай җиңел генә интернет аша танышкан. Иң элек ир кеше аңа үзенең таләпләрен куйган: «Яныңда өй хайваны булып яшәргә дә риза мин, син миңа нык ошыйсың», – дигән сүзләр дә ычкындыргалаган. 



– Читтән килгән кеше булып чыкты ул, – дип сөйли үзенең тарихын ханым. – Әллә Украинадан, әллә Белоруссиядән шунда... Кызыксынмадым да, нәрсәгә анысы миңа. Ни пропискасы, пропискасы булмагач, ни эше юк. Күренеп, күзгә ташланып тора: үзе укыган кеше, белмәгән нәрсәсе юк. «Мин төзүче-архитектор», – диде. Ышандым. «Мин – ирекле рәс-сам», – дигәч тә гаҗәпләнмәдем. Ул, чыннан да, иҗат кешесенә охшаган иде. Хәер, миңа аның кем булуы мөһим түгел иде. Ул баштан ук «өй сакчысы» булырга риза булды ич. Өй эшләрен карап торучы димим, өй сакчысы. Өй эшләрен карап торучы әле ул син эштән кайтуга өеңне җыештырып, ашарга пешереп бөтен эшеңне җайга салып карап куя. Ә бу кайтканыңны көтеп – өйдә ята. Юк-юк, зарланып әйтмим, үзем шуны теләдем, үзем шуңа риза булдым. Миңа, дөре-сен әйткәндә, ир кирәк иде. Ирләрнең төрлесен күр-дем, әмма монысы... Акылдан язгандай булдым. Минем әле мондый кичерешләрдә булганым юк иде. Мин аны шашып яраттым. Яраттым дию генә дә аз, шул хәлгә барып җиттем ки, аз гына күрешми тору да минем өчен чын газапка әверелә башлады. Шушы яшеңә җитеп, бу ни эшләвең, дим. Инде бар курыкканым: китә генә күрмәсен, ялгыз гына итә күрмәсен.



Өч-дүрт ай тирәсе әкияттәгечә яшәдем. Көн саен өстәлемдә чәчәк бәйләмнәре, йөрәккә үтәрдәй җылы сөю сүзләре... Беркемнең дә моңарчы миңа шундый сүзләр әйткәне булмады бит әле. Ул мине ярата, дидем. «Мин дә сине яратам», – дидем. Ул шул сүзләрне генә көтеп торгандай: «Әнием авырып киткән, янына барып кайтмыйча булмый. Кыйммәтле дарулар алырга кушкан. Акчаң бардыр бит», – ди. Шундук акча янчыгымда күпме акчам бар, барын да чыгарып салдым. «Әй­дә, бергәләшеп барып кайтабыз, бәлкем тагын нинди дә булса ярдәм кирәк булыр», – дим. Теләмәде. Бәлкем үзеннән күпкә өлкәнрәк булуымнан яхшысынмагандыр. Ул озак кына юкка чыгып торды. Хет хәбәр итсәң иде, хәлеңне әйтеп тә шалтыратма­дың, дип ризасызлык белдерә башлаган идем, шып туктатты: «Мин сиңа берни дә вәгъдә итмәдем. Кайчан телим, шунда чыгып китәм, кайчан телим шунда кайтып керәм. Без бит синең белән шулай сөйләштек», – ди. Ирекле мәхәббәт... Шулай сөйләш-кән идек шул. Бу юлы эшне зурга җибәрмәскә булдым. Әнисе җибәрмәгәндер, дидем.

...Ә бервакыт ул минем эшләгән җиремә килде. «Үз эшемне ачып җибәрергә форсат чыгып тора. Бер миллион акча кирәк. Каян алабыз?» – ди бу миңа. Каян булсын, миннән инде. Бирдем кирәкле сумманы. Кичен эштән кайтсам, ул өйдә юк. Шкаф ишеген ачып киемнәрен карыйм, алардан да җилләр искән. Менә шулай, ул альфонс кына булып чыкмады, карак – кырыкалдар булып та чыкты. Асрау ир алганчы, асрау бозау ал икән ул.
 

Альфонс Пиксиоли корбаннары

Сүзебезне кыланмышлары белән Остап Бендерны да бер якка салып куйган француз кешесе Франк Пиксиолидан башлаган идек. Хатын-кызларның йөрәген яндыручы да (ил буйлап сәяхәт итү барышында 50 хатын-кызны алдарга өлгергән), спортның үзе уйлап чыгарган, моңарчы берәүгә дә билгеле булмаган кенджидо төре буенча белгеч тә, ефәк туку остасы да, җырчы да, саксофонист та, барабанчы да – барысы да ул – 49 яшьлек француз.



Пиксиолиның Казандагы маҗаралары буенча да бер китап язарлык. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ул 2012 елның февралендә калабызда урнашкан спорт комплексы җитәкчеләренең берсен алдап, аннан 92 мең сум акча ала. Шул ук елның март аенда полициягә күренекле француз документалисты Рашид Ферраш мөрәҗәгать итә. Пиксиоли аның 6 мең евро торган видеоаппаратурасын урлый. Күп тә үтми, хокук сак-лау органнарына тагын бер күңелсез хәбәр килеп ирешә: бер ханым французны 770 мең сум акча урлап качуда гаепли. Ханымның аңа барысы миллион ярым акча бирүе ачыклана. Альфонс аз гына вакыт эчендә дә сөеклесен тәмам бөлгенлеккә төшерә. Ярый ла, аны хәзер кулга алып, тиешле хөкем карары чыгарылган. Кулга алынмаганы, җәзага тартылмыйча, тыныч кына үз этлеген эшләп йөргәне күпме тагын? Алар бит, кызганычка каршы, кимеми, ә бәлки арта гына бара. Хатын-кыз исәбенә яшәп туйганнан, тагын да баерагын тапканнан соң, талап чыгып китү – аларның кәсебе ул. Ә бизнес икән, аның үз базары, һәр базарның үз бәясе.
 

«Ирем – минем җилкәдә»

Кайбер хатыннарның шулай дип зарланганын ишеткәнегез бардыр. Була бит дөньяда эше бармый, эше гел уң килми торган бәндәләр. Әйтик, хатыны ике-өч эштә бөкресен чыгара, өстәвенә, бала һәм дә ир карый. Ә ир көннәр буе, эш эзләгәнгә салынып, диванда арка кыздыра. Эзләми ул эш, ниемә ул аңа. Күрәсезме, аңа болай да бик рәхәт. Тамак тук, өс бөтен, өй чиста, җылы, бала-чага каралган. Әкрен генә сыра чөмереп, футбол карый-карый газетадан игъланнар караштырып утырган була. Еллар буена шулай дәвам итә. Ә безнең хатын-кыз сабыр-түзем ул, барына түзә. Эшләмисең икән, чыгып кит, дип кенә әйтәсе бит югыйсә. Ни өчендер, хатын-кыз үз җилкәсендә яткан сорыкорт ирләрен беркайчан да альфонс дип атамый. Ә бит алар чын мәгънәсендә альфонс, бер уйласаң!



 

Альфонслар кырыкалдарларның җәзага тартуы бик катлаулы булган бер төре ул. Быелның биш аенда гына да республикада 2513 алдау очраклары теркәлгән.

Шушы темага сүз чыккач, бер ханымның көлеп тә, ачынып та сөйләгәне хәтергә килә: «Танышым белән ресторанга бардык, – дигән иде ул, – акча түләр вакыт җиткәч, егетем миннән акча сорый. «Биреп тор, аннан кайтарырмын», – ди. Әйттем шул чагында: «Мин үземә акча табармын, син үзеңне үзең кара инде», – дидем дә чыгып киттем. Ирләр өчен акча түләргә гадәт-ләнмәгәнмен. Көчле, максатчан, ихтирамга лаек булган ирләрне яратам. Чын ирләрне яратам!»

...Шөкер, үз гомеремдә миңа андый күңелсез хәлләр белән очрашырга туры килмәде. Ходай саклады димме. Әйе, ир кеше – ул акыллы, көчле, ышанычлы, һәрвакыт сиңа терәк булырга тиеш. Ул дөньяга шуның өчен яратылган да. Асрамага алган ирнең кайсы хатын-кызга кирәге бар?! Бер көнлек мәхәббәт өчен дисәләр генә инде бай хатыннар...



ИГЪТИБАР
Альфонс кармагына нинди хатыннар эләгә?

Үз гомерләрендә күп нәрсәгә ирешкән, карьера ясаган – акчалы, бай хатыннарның шәхси тормышлары күп вакыт барып чыкмый.
Алар – бай, хан сарае шикелле йортларда яши. Андый хатыннар ирләр ярдәменә мохтаҗ түгел.
Ә менә яннарында бертуктаусыз комплиментлар әйтеп, үсендереп торучы шәп кыяфәтле яшь ирләр булуын телиләр. Акчасыз ирләр куркытмый аларны. Тик менә
«шәп» ирләрнең проблемалары гына муеннан ашкан икән: кайсыныңдыр әбисе каты авырып, кыйммәтле даруларга мохтаҗ икән; кайсыныңдыр сеңлесе бәлагә тарыган... Шулай итеп, бичара хатын-кыз, альфонс ирнең кармагына кабып, аның мәшәкатьләренә чума.

Ничек танып белергә?
Беренчедән, альфонсның тышкы кыяфәте үк үзенә тартып тора.
Ул зәвык белән киенә, тренажер залларына, матурлык салоннарына йөри. Еш кына авыр язмышын сөйләп үзен кызгандыра. Ул – чын тел бистәсе. Хатын-кызны мактарга дигәндә, аңа гына куш..

Ничек сакланырга?
Гашыйк булсагыз булырсыз, әмма акча янчыгын эчкәрәк яшерегез. Беркайчан да, бернинди очракта да үз исемегезгә кредит алмагыз. Әле әҗәткә биреп торган акчагызны да бүтән күрмәссез. Альфонсның кире кайтара торган гадәте юк аның. Ә иң мөһиме: кыйммәтле әйберләрегезне, мал-мөлкәт документларын ят күзләр-дән ерактарак тотыгыз. Ышанып, яңа танышыгызны пропискага кертмәгез, кыйммәтле бүләкләр бирмәгез. Ашау өчен ресторанда түләмәгез, бу – ирләр эше.
Саран булып күренүдән уңайсызланмагыз.

Ир-егетләр акчагызны түгел, үзегезне яратсын. Һәрхәлдә, бу шулай булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес кинэшлэрегез,фикерлэрегез,бик зур рэхмэт сезгэ,мин килешэм,бик дорес,Аллах узе сакласын андый караклардан дуслар.

    Хәзер укыйлар