Кайчандыр Сабантуй җиткәнен ашкынып көткән күңел, бүген башкалар көтеп алган бәйрәмнең тизрәк узуын тели...
Мәктәптә укулар тәмамланып, җәйге ялга туктагач, дуслар белән тизрәк Сабатуйны көтә башлый идек. Ел буена кем ничә сум акча җыйган, мәйдан тирәли кибетләрдән нәрсә алачакбыз, аннан да бигрәк, бәйрәмгә нинди матур күлмәк алырга икән?.. Барысын да уртага свалып сөйләшәбез. Үч иткәндәй, тилмереп көткән шул бәйрәм көнне, авыл башында гына качып торган диярсең, кап-кара болыт бөтен планны боза. Матур күлмәгеңне түгел, калын ыштанлы костюмың белән аягыңа резин итек киеп чыгарлык та булмый... И-и, шул вакытта елаганнар... Ел әйләнәсе шул бер Сабантуй гына, диярсең...
Балачак, яшьлек бит инде... Дуслар белән башка авыллардагы яшьтәшләреңне дә күрәсең, аралашасың, шәһәрдән дә кунаклар кайта. Мул табын әзерләнә, тәмле җиләк-җимешләр, баллы соклар да алына. Башка бәйрәмнәр болай ук күңелле узмый күк тоела. Иртән үк әнкәй дә мич тирәсендә камыр ризыклары пешерә...
Бүген дә иртән саташып уяндым. Имеш, авылда зур итеп өстәл әзерләгәнбез. Анда ни генә юк! Әнкәй һаман нидер пешерә, куяр урын булмаса да, өсте-өстенә табынга ризык тезә икән. «Әнкәй, ник ул кадәр мәшәкатьләнәсең? Юклык заман түгел бит инде,кайтучы кунак та юк, үзебез генә булабыз түгелме соң?» – дип сорыйм төшемдә... Ә әнкәй, аны-моны әйтмичә, карашы белән генә: «Ник без үзебез дә аз түгел лә», – дигәндәй була. Шушы сүзләрне өнемдә ишеткән кебек уянып та киттем. Әйе, аз түгел шул без. Өч кызга – өч кияү, дүрт онык та бар. Тик әнкәй син генә юк шул... Менә инде 10 нчы ел Сабантуй бәйрәмен синсез каршы алабыз. Сөенә-сөенә кайтып керергә туган йортыбыз да юк, әби-бабайлар да, апаларың да мәрхүм...
Авылдашларга, күрше-күлән, туганнарыбызга рәхмәт. Кайчан кайтсак та, ишекләре һәрвакыт ачык, урыннарыбыз – түрдә. Ләкин ул үз туган йортыңа, әниең янына кайту түгел. Еллар узган саен, якын кешеләреңне югалту ачысы, туган җирләрне сагыну сагышы йөрәкне телгәли икән. Менә шундый бәйрәмнәр вакытында, язгы матур көннәрдә, көзге яңгырлы кичләрдә күңел әллә кайларга ашкына, уйларны җыеп бетереп булмый...
Бүген дә күпләр туган якларына Сабантуй бәйрәменә юл тоткандыр. Республикабызның күп авыл-шәһәрләрендә бәйрәмнәр гөрләп узсын. Илләребез тыныч булсын! Туган нигезләрегезгә озак еллар шатланып-сөенеп кайтып йөрергә язсын, дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк