Логотип
Күңелеңә җыйма

Җанымны бүлеп бирә алмадым


Өстән-өстән генә укысагыз, сез минем хатымнан, мөгаен, бернәрсә дә аңламассыз. Балам үлде дигән, шуның артыннан ук, табибларга зур рәхмәт дигән, диярсез. Акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларга ашыкмагыз әле. Әйе, чыннан да, күп еллардан бирле күңелемдә йөргән олы рәх­мәт хисләремне сез­нең журнал аша бала­лар табибы Рәфия Рашат кызы Аксаковага җиткерәсем килә минем.
Гөлфизәбез кинәт авырып китте без­нең. Дүрт ай ярымга кадәр төчкереп тә карамаган баланың кинәт кенә темпера­турасы югары күтәрелде, аны көзән җыера башлады. Ашыгып балалар табибын чакырттык. Ул нәние­безгә күз салу белән:
“Җыеныгыз, Казанга китәбез”, - диде. Комадагы балабызны үз кулында тоткан килеш республика балалар клиник хастаханәсенә кадәр озата барды.
 ...Вируслы энцефа­лит, диделәр. Елларга сузылган тәүлекләр башланды. Реанима­ция ишеге төбендә өзгәләнүләребез әллә күпме булып тоелган сигез көннән соң тә­мамланды. Ә өйгә без­не ике айдан соң гына җибәрделәр әле. Хастаханә ишеген ябып чыгуы терелгән очракта гына күңелле ул. Табиблар бездән бернәрсәне дә яшермә­деләр. “Вирусын үтерә алмадык, көчле, сәламәт бала булганга гына моңарчы яши”, -диделәр. (Шул ук сүзне безгә Рәфия Рашатовна да әйткән иде ин­де. “Ир бала булса, 
Казанга йөртми дә идем. “Кызлар ныграк, Гөлфизә сәламәт ту­ды, бәлки...” - дип уй­ладым”, - дигән иде ул.) Соңгы өметебезне профессор юкка чы­гарды. “Юк, балагыз барыбер яшәмәячәк, теләсә кайсы көнне йөрәге ярылырга мөмкин”, - диде ул.
Безнең хәлне балаларын югалтканнар гына аңлар. Үзебез дә яшәү белән үлем ара­сында идек. Тышта  кышмы, җәйме, салкынмы, җылымы - барыбер. Кешеләр ниләр сөйләшәләр, нигә шатланалар, кайгыралар  - аңлашылмый.
Гөлфизә туган елны көз салкын, яңгырлы булып килде. Ката-туңа бәрәңге алып, мин дә үземә салкын тидердем. Урынга да ятып авырмадым, иреннәрем генә чабырып чыкты. Без бит ирен чабыруны чиргә дә санамый­быз инде. Шул килеш кызымны имезүне дәвам иттем. Табиблар вирусны аңа, мө­гаен, шул вакыт күчкәндер диделәр. Белгән булсам, өйдән ялан­аяк чыгып чабып, терелмичә Гөлфизәмнең күзенә дә күренмәгән генә булыр идем бит!..
Йокысыз төннәр башланды. Бала урын-җиргә ятып йок­лый алмады. Без аны ирем белән чиратла­шып, күкрәккә кап­лап, күтәреп чыгабыз. Ашый-эчә, йота да ал­мый иде ул. Өч сәгать­тән өч сәгатькә та­магына шприц белән сыек ризык салабыз. Авыр минутларыбыз­ны җиңеләйтүче ту­ганнар, дуслар ара­сында Рәфия Рашатовна да бар иде. Гөлфизәне югалткач үзеңә җиңелрәк булыр дип, икенче баламны табарга да ул киңәш итте. Кызыбызга яшь тә сигез ай чакта улымны алып кайт
тым. Анысы тугач, без Рәфия ханымга бөтенләй тынычлык бирмәдек. Баладагы аз гына үзгәреш тә котыб ызны очыра иде, табибны бик еш чакырттык та, улы­бызны үзебез дә күтәреп киттек, хәтта өенә барган чаклар да булды. Ник бер авыр сүз әйтсә икән! Хәер, безгә генә түгел, аның барча кешегә, барлык балаларга да мөнәсә­бәте шундый. Һәрбер­сенең исемен, нәрсә белән авыртканын белә, очраган саен со­рашып, белешеп тора. Үзе дә өч бала тәрбияләүче бу табибә ха­нымның олы җанлы, ярдәмчел булуына бездә күпләр соклана.
Кызымны терелтү өмете күңелемдә бер генә минутка да сүнмәде. Җанымның яр­тысын бүлеп бирергә иде дип чәбәләнгән көннәрем бихисап иде минем.
Өч яшь ярымга ка­дәр яшәде ул. Рәфия Рашатовна килгән саен: “Яхшы карый­сыз, гомерен сез озынайтасыз аның”, - дия иде. Әйтмәсә дә, баланың күптән күзен йомарга тиешле­ге аңлашыла иде.
Күрми, белми калмыйк дип, без Гөлфи­зәне гел саклап тор­дык. Әмма соңгы мизгелендә барыбер янында була алма­дым бәбекәчемнең. Улым белән больница­да ята идек. Ирем: “Гөлфизә авырайды”, - дип килеп әйтте. Күпме генә ялварсам да, сорасам да, табиб мине өйгә җибәрмәде. Рәфия Рашатовна булган булса иде шул чак!..
...Кызым тагын төшемә сөйләшеп керде бүген.

Нурия ГАРИПОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабырлык кына телэргэ кала сезгэ.Бала кайгыларын бирмэсен Аллахытэгалэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик авыр хэсрэт.сабырлык бирсен Ходай барлык балаларын югалтканнарга эти-энилэргэ...Амин...

      Хәзер укыйлар