Әни авылда үзе генә яши. Яше дә бар инде: быел 76 тулды. Без аның янына атна саен кайтып йөрибез. Бөтен эшләрен эшләп, ашарына әзерләп калдырабыз. Кайтканда атнага җитәрлек итеп итен-балыгын, яшелчәсен алып кайтабыз.
Кайтып керүгә, әни мескенләнергә тотына. «Хәлең ничек, әни?» – дигән сорауга әнинең беркайчан да: «Аллага шөкер», дигәне юк. Хәзер генә түгел, электән үк, әле җир җимертеп дигәндәй эшләп йөргән чагында да шундый иде. «Ничек булсын инде: аякларым сызлый. Төне буе аякларымны кая куярга белмим. Тезләрем юньләп бөгелми, эш эшләп булмый. Бөтенләй аяксыз калырмын инде...» – дип зарлана башлый. «Әни, әйдә, больницага алып барам, тикшертик. Ник авырта икән соң аякларың», – дисәң, бөтенләй ачуы чыга. «Бармыйм, бармыйм, әйтмәгез дә! Хәзер юньле табиблары да юк. Картлык чирен алар гына дәвалый алмый инде», – дип киреләнә. Диагнозы булмагач, ничек дәваларга кирәген дә белмибез.
Аңа ташыган дару, ташыган мазь инде минем. «Монысын сылап кара әле. Менә бу мазьне мактадылар», – дип, төрледән-төрлене алып кайтам. Бер-ике тапкыр тидерә дә, «әй, бер файдасы да булмады аның», дип, сыламый башлый. Эчә торган даруларны да бер яки ике төймәне генә эчә дә ташлый. «Әни, даруны алай эчмиләр бит инде. Һичьюгында бер ун көн эчеп кара инде. Алай гына ничек булышсын ул сиңа?» – дим. «Фәлән апаң ул даруны эчмәскә кушты әле. Ашказанын бетерә икән ул», – дип белдекләнә кайсыдыр бер күршенең әйткәнен дәлилгә китереп. «Ул каян белсен, табибмыни?» – дип, әнигә киресен тукымакчы булам да, файдасыз. Ә үзе һаман саен: «Ул сызлаган аякка берәр төрле дару юкмы икән?» – дип сорап кына тора. Алып кайтсаң, эчми.
Даруларны гына түгел, үзенә дип алган тәм-томнарны да ашамыйча бозып ыргыта. Тәмлене авыз итсен дип, мин инде кавынын-карбызын, кыярын-помидорын алган булам. «Әни, аша инде, әрәм итмә. Синең өчен дип алдым бит», – дисәң, «ашыйм, ашыйм», – дигән була да, берсен дә ашамый. «Әни, ник ашамадың инде?» – дип ачулансаң, «әй, карбыз да булдымы ризык?» – дип кул гына селти. Үзе исә: «Авызымның тәме юк», – дип зарлана. Авыл кибетенә кайтмый дип, балыклар, тәмле йогыртлар алган булам. Үзе барыбер кыздырмый инде, дип, ул балыкларны кыздырып калдырам. Мин икенче атнада кайтканчы шунда суыткычында торган була, ашамый.
Үзенә дип алган киемнәрне кими дә кими, һаман шул иске күлмәкләреннән йөри. «Әни, яңа күлмәкләрең бар бит, боларын ягыйк инде. Күршеләрдән оят, әниләрен карамый диләрдер», – дип, әнигә яңа күлмәкләрен кияргә кушам. «Ярар, киелер әле, бер бүген генә түгел бит. Менә мунчадан соң киярмен... Менә бәйрәмгә киярмен...» – дип, әллә ничә хәйлә таба. Кызганамы ул аларны кияргә, ошатмыймы, аңламассың.
Туган көненә кер юа торган автомат машина бүләк иткән идек. Башта аны «кирәкми миңа, алмагыз», диде. Аның сүзенә карамыйча, барыбер алып кайткач, хәзер инде кулланмый. «Әни, менә бу төймәсенә генә басасы бит, бик җайлы», – дим. Юк, без кайтканчы дип, бездән качыра-качыра үз керләрен үзе кул белән юа. «Соң, әни, бәгърем, ник болай азапланасың син? Машинага сал да юдыр инде», – дип ачуланам үзен. «Ватылыр дип куркам», – ди. «Ватылмый ул. Ватылса яңасын алырбыз», – дип тә карыйм. Әле авылга кайтканда безгә дә зур керләрне салып юдырмый.
Беләм, әни инде олы яшьтә. Олы яшьтәге кешеләргә яңа әйбергә, ят ризыкка, яңа техникага ияләшүе бик кыен. Әнине дә аңлыйм. Ләкин аңа кулдан килгәнчә кадер-хөрмәт тә күрсәтәсе, тәмле ризыклар да ашатасы, матур күлмәкләр дә кидерәсе килә. Акчасын да кызганмыйм, әнигә дип, чын күңелемнән алам барысын да. Тик әни боларның берсен дә кирәксенми. Алган әйберләрем әрәм.
Укучылар арасында өлкән яшьтәге әти-әниләре булган кешеләр бардыр. Сезнең дә әниләрегез шундыймый ул? Табибка барудан баш тартып, алган даруларны эчмичә шулай сызлана-сызлана, иске күлмәкләрен ташларга кызганып яшиләрме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
76 яшьта эшларлеге бар алеИркаланеп ойранган бу. Курше апа 89ящьта ботен эшне узе эшли. Таразасенда юа. Кибетенда йори. Матур итер узен карап киенепта йори.
0
0