Бу сүзләрне күбрәк яшүсмер балалардан ишетәсең. «Әни мине яратмый», – дип, алар әйтә. Ә миңа 57 яшь. Шушы яшемә җитеп, әнинең яратуын тойганым булмады.
Юк, бер дә ярата белми торган кеше түгел ул. Аның бар мәхәббәте – энемә.
Без гаиләдә өч бала үстек. Мин уртанчысы. Миннән ике яшькә өлкән апам һәм алты яшькә кечерәк энем бар.
Бала вакытта да, хәзер дә әни безне яратмады. Бер тапкыр да мактаганын, алдына утыртып сөйгәнен, баштан сыйпаганын хәтерләмим. Бала чакларымны искә төшереп, кат-кат хәтерләргә тырышканым булды: әнидән берәр төрле наз, җылылык күргәнемне искә төшерә алмыйм.
Дөрес, ул безне пешереп ашатты, кечкенә вакытта керләребезне юды, мәктәпкә ата-аналар җыелышына йөрде. Һәм шуның белән шул – безнең хисләр белән дә, кызыксынулар, борчуларыбыз белән дә кызыксынмады. Без үзебез ничек булдыра алабыз – шулай укыдык, ничек булдыра алабыз – шулай үстек. Әти белән әнинең бездә артык гамьнәре булмады.
Аның каравы, алар энем дип яшәде. Аның өстенә карап суларга да курыктылар.
Хәзер уйлыйм, ни өчен алар шулай балаларын аердылар икән? Үземчә, моның сәбәпләрен дә беләм шикелле.
Әни энебезне соңга калыбрак, 36 яшендә генә тапты. Авырдан тапты. Авыл хатынының сәламәтлеге болай да яхшыдан ук булмагандыр: авыр эш, туйганчы йокы булмау, ял күрмәү хатын-кызның организмын иртәрәк туздыра. Аннары әни бер-бер артлы безне – ике кызын тапкач, әти аңа, мине малайсыз калдырдың, дип үпкәләп йөргән. Әтинең бик тә малай үстерәсе килгән.
Бәлки, шуңадыр, әтинең безгә исе китмәде. Әнинең дә...
Безгә дә булырга тиешле бар җылыларын, бар яратуларын алар энемә бирде. Күз өстендәге каш иде ул гаиләбездә. Ул елый күрмәсен, ул туңа күрмәсен, рәхәтләнеп йокласын, иң тәмлесе аңа булсын, эш эшләп ватылмасын... Иркәләп тә күрсәттеләр аны! Без күрмәгән уенчыклар, бераз үсә башлагач, велосипед, чаңгы, тимераяк – аңа барысын да алдылар. Ә мин үземә беренче велосипедны кияүгә чыгып, күрше авылга йөреп эшли башлагач кына алдым. Без үскәндә дә иптәш кызларның барысында да велосипед бар иде. Безнеке генә булмады...
Энем мәктәпкә кергәндә мин җиденче класста укый идем. Мәктәп бездән өч чакрымдагы авылда. Юллар хәзерге кебек асфальт түгел – язын-көзен былчырак ерып йөрмәле. Үземнең дә сумкам шулкадәр авыр, өстәвенә, әни энемнекен дә миңа астыра. Аны мәктәпкә алып барып, мәктәптән алып кайту, кайткач дәресләрен хәзерләтү – барысы да минем өстә. Апа бу вакытта сигезенче классны тәмамлап, райондагы училищега укырга киткән иде инде.
Энем вакытында дәресен хәзерләмәсә дә, укытучылардан кисәтү алса да, өйдә берәр китабын йә дәфтәрен онытып калдырса да, малайлар белән якалашса да – барысына да мин гаепле булдым. Мин карамаганмын, мин якламаганмын, мин тикшермәгәнмен...
Авыл баласы эш белән үсә. Апа белән миңа да эш күп эләкте. Су китерү, идән юу, кер юу, сыер саву, чүп утау, бакча, кош-корт – кул арасына керә башлаганнан бирле безнең эштән башыбыз чыкмады. Энемә боларның берсе дә эләкмәде. «Ул эле кечерәк. Үскәч, эшләр! Апалары барында нишләп бакчада чүп утап йөрсен инде малай кеше?!» – әти белән әни аны гел шулай якладылар. Эш кушсаң да, эшләми иде ул. Кичен эштән кайткач, әти белән әнидән энем өчен дә безгә эләгә иде. «Ник, анда синеке, минеке дип язылмаган. Ул эшләмәсә, тот та үзең эшләп куй. Безнең эшне күрше кереп эшләмәс», – әни энемне гел шулай яклады.
Еллар узды. Без дә үсеп, үз юлыбыздан киттек. Энем армиядән кайткач, Казанга килеп бер оешмага шофер булып урнашты. Апа ул вакытта инде кияүдә, ә мин заводта эшләп, шуның тулай торагында яши идем. «Энеңә дә бер бүлмә белеш», – дип, әни ярты чәчемне агартты. Комендатка кереп, сөйләшеп, килешеп (ике айлык хезмәт хакымны биреп!), энемне дә үзем яшәгән тулай торакка урнаштыра алдым. Аны пешереп ашату, керләрен юу – кабат барысы да миңа өелде. Кайткан саен әни тукып кына тора: «Бердәнбер энегез. Картайгач, безне ул карыйсы, энеңне тәрбиялә!»
Бәхетемә, аннары мин булачак иремне очратып, яшәргә аның авылына кайтып киттек. Әни әле анысын да ошатмады, энеңне ташлап кайтып киттең, бертуганыңны иргә алыштырдың, диде.
Энебез Казанда бер кызга өйләнде. Тора-бара фатирлары да булды, балалары да туды. Әти белән әни дә картайды. Ләкин аларның энем өчен борчылуы кимемәде. Энем өчен дип җәй саен бройлерлар үстерделәр. Алар өчен дип сарык асрадылар. Ул сарыкларга дигән печәнне ирем белән без килеп әзерләп бирдек, энемнең авылга кайтып, кинәндереп булышканы булмады. Кечкенәдән иркәләнеп, эшләми үскән кеше соңыннан эшли башлыймы инде? Юк, билгеле!
Берәр нәрсәне төзәтәсе булса, берәр нәрсәне алып кайтасы булса, әни тизрәк безгә куша. «Малаең Казанда гына яши бит, кайтканда алып кайта ала, нишләп малаеңа кушмыйсың соң?» – дисәң, аны борчыйсы килми, ул кеше кешесе, ди. Ә мин кеше кешесе түгел?! Мине борчысаң да ярый.
Менә хәзер әнинең күзләрен тикшертәсе бар, ике күзе дә начар күрә. Әтинең дә саулыгы китте, аны да карарга кирәк. Ул тагын безгә инде. Эштән сорап кала-кала, ирем белән икәүләп әнине больницага йөртәбез. Югыйсә моны энем дә эшли ала: ике көн эшләп, бер көн ял итә. Тик юк! Әнинең аннан нәрсәдер сорарга коты оча. «Ял итәсе бар, борчымыйм, ул эш кешесе», – ди.
Харап эш кешесе инде! Алайса, без эшләмибез. Ачуым килә, билгеле. Әле энемнең улы түләүлегә укырга керде. Аны да әниләр үз пенсияләреннән түләп баралар. Әнинең һаман да сүзе бер: «Ул безне карыйсы». «Әни, син гел шулай дисең. Менә карыймы соң? Айга бер кайта», – дим, ачуым килеп. «Әле без карар көнгә калмаган», – дип шаккаттыра. Нинди калмаган инде?! Өч көнгә бер ипиен, сөтен китереп торабыз. Ашарларына пешереп китәм, мунчасын ягып кертәм. Керләрен үземә алып китеп юып, киптереп китерәм. Әни аларын бар дип тә белми. Аның өчен һаман да энем беренче урында.
Моннан алты ел элек апада яман шеш таптылар. Үләме, каламы, дип борчылдык. Әнинең анда да исе китмәде: «Гомере бетсә, без генә алып кала алмыйбыз инде», – диде. Шулкадәр гарьләнеп еладым әнинең бу сүзләреннән. Аллам сакласын, энемә бер хәл булса, шулай тыныч кына утырыр иде микән?
Хәзер әнинең тагын бер борчуы барлыкка килде: үзләре исән вакытта йорт-җирне энебезгә яздырып куясылары килә. Миңа шуны белешергә куша. «Әни, кирәк булса, кайтыр да белешер малаең. Минем аның артыннан йөрергә әллә вакытым бармы?» – дидем. Миңа әти белән әнинең йорт-җире кирәкми, үземнеке үземә җитә, Аллага шөкер. Апаның да тормышы яхшы, аңа да кирәкми.
Ләкин әти белән әнинең безнең барлыкны да онытып (йомышлары төшсә, исләренә төшерәләр үзе!), һаман да уллары өчен генә яшәүләре ачуны китерә.
Әле беркөнне түзмәдем, сорадым үзеннән: «Әни, син апа белән мине бераз булса да яраттыңмы соң?» – дидем. «Ашатканмын-эчерткәнмен, ач йөртмәгәнмендер бит. Ялангач булмадыгыз, үстегез. Тагын нинди ярату инде?» – дип җавап бирде. Аныңча, ярату шул гына булырга тиеш. «Син безнең белән кызыксынмадың да бит. Ничек үстек, кайда укыдык, ничек яшәдек – сиңа болар кирәк булмады», – дигәч, «Үскәнсез бит әле. Ул вакытта безнең бала кочаклап утырырга вакыт булмады. Хәзер генә ул баланы бишектән дә төшермиләр», – ди.
Аңлыйм, ул елларда чоры башка, кешеләре башка, тәрбия башка. Эштән бушамаган әти белән әнинең безгә көчләре дә калмагандыр. Алар үзләре дә яратуның ни икәнен белми үскәнгә, безгә аны бирә дә белмәгәннәрдер. Ләкин энемне яратты бит алар. Ул ярату апа белән миңа гына булмады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
57 яшендә үпкәләп утырасы түгел инде. Төпчекне, тем более ике кыздан соң малайны күбрәк яраталар инде. Гомергә шулай
0
0