Логотип
Күңелеңә җыйма

Җан ачысы


Мин ирем белән унике ел торганнан соң аерылдым. Бик көнләшә, көн күрсәтми иде. Ике малаемны үзем тәрбияләп үстерергә булдым. Улым Илшат, мәктәпне тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт итеп кайтты һәм үзебез яшәгән Нурлат шәһәрендә шикәр заводына эшкә урнашты. Казан технология университетында читтән торып укыды да. Икенче улым Илмир һөнәри училище бетерде. Мин балаларым кешедән ким булмасыннар, кеше кигәнне кисеннәр дип тырыштым: татар хатыны булсам да, дуңгыз асрадым, тавык-чебешләр тоттым, һәм беркайчан да үземне бәхетсез хатын дип санамадым. Чөнки минем янымда сөлектәй ике улым булды. Мин аларга карап — куанып яшәдем. Өем дә әйбәт кенә. Янымда бакчам, сараем, мунчам... барысын да шушы балалар һәм туганнарым белән төзедек. Аптека мөдире булып эшләвем дә күңелне үстереп тора.
Һәммәсе дә уң килеп тора иде әле. Әмма кайгы дигәнең көтмәгәндә килә икән ул. Илшатым сессиядән кайтты да эшенә китте. Мин аны иртәнге сәгать җидедә озатып калдым. Соңгы күрүем булган икән күз нурымны. Кислота белән эшләвен белә идем, гел кисәтеп тора идем: “Сак бул!” — дип. һәм менә улым кичтән салган кислотага үткәргеч тию нәтиҗәсендә шартлый. Эш урынында үлә.
Балам үлгәндә кулымда 300 сум акча бар иде. Заводтан инженерлары килеп:
 “Үзебез күмәбез”, — диде. Ә икенче көнне баргач, энесенең кулына акча тоттырып кайтарганнар. Бер уйласаң, аны үз үлеме белән үлгән 70 яшьлек кешегә дә бирәләр. Мин улымның өчесен, җидесен, кырыгын да
халыктан җыелган акча белән үткәрдем. Илшатым белән бергә эшләгән кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Кабер ташын да аларның акчасына куйдык.
Шулай итеп, мин 24 яшьлек улымны күмеп куйдым.  Күз нурымны коеп, киләчәккә зур өметләр баглап үстергән баламны мәңгегә югалттым. Завод җитәкчеләренең битарафлыгы, эш урынында куркынычсыз шартлар тудыра алмавы аркасында чәчәк кебек яшь гомер киселде. Кислота салгач, ике атнадан соң гына рөхсәт ителә эшләргә. Ә болар кичтән кислота салып, икенче көнне эшкә төшергәннәр. Мин прокуратурага бардым. Барын да сөйләп бирдем. Ә алар: “Сез инвалидта, пенсионер да түгел, сезгә берни юк”, — дип, мине тагы да рәнҗетеп, елатып кайтарып җибәрделәр. Мин бит ул баланы тапкан, үстергән, укыткан кеше. ӘЙ мине “син беркем дә түгел” дип, мыскыл итәләр. Хәзер баласыз да, таяныр кешесез дә калдым. Ул бит үләргә тиеш түгел иде! Ул яшәргә, өйләнергә, миңа оныклар бүләк итәргә тиеш иде! Җитәкчеләрнең эшкә салкын каравы аркасында ул җир астында ята. Миңа ни эшләргә, ничек түзәргә?
Бу хәлләрдән соң дүрт ай авырдым. Ышана алмыйм улым юкка, гел кайтып керер төсле. Ул тормышны шундый ярата иде, булганына канәгать, артыгын сорамый иде. Сабыр, тыйнак, өлкәннәргә мәрхәмәтле иде. Казанга укырга кергәч, аның сөенүләре... Ана җанлы иде балам. Сессиягә китсә дә, көн дә шылтыратып, хәлне белешеп торды.
Ирсез кеше бәхетсез тугел икән ул. Баласын югалткан кеше бәхетсез...

Гөлнур РӘҖӘПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах тэгалэ сабырлыгын бирсен. Бик зур фажигэ. Кочленеке дорес бит бездэ. Аллахка сыен инде. Кеше генэ ярдэм итэ алмый бу вакытта...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем улымның үлгәненә 7ел булды, хаман ышанып булмый, иртән йоклап калган килен уятып җибәргән эшенә, их ния генә уятты икән дип тә уйлаган чакларым да булды, язмыштан узмыш юк шул, иртән баргач эшенә коега төшкән, ә анда төн буена метан җыелган булган, коткарып кала алмадылар...

      Хәзер укыйлар