Алыргамы, алмаскамы?

Ханым, коляскада дөньядан гаме китеп, тыныч кына йоклаган кызчыгына күз төшергәләп ала-ала, киемнәр тирәсендә кайнаша. Янында сигез-тугыз яшьләр чамасы булыр, бер малай арлы-бирле йөренә. «Янымда гына тор әле, әллә кая китмә. Хәзер сиңа форма киертеп карыйм». Ә-ә, әни кеше баласына мәктәпкә барырга форма эзли икән! Ул берсен тотып карый, икенчесен, өченчесен... «Ярамыймы?» – дим хатынны сөйләштермәкче булып. «Яравын ярый ла... бәясе генә ярамый», – ди ул. – Ташлама ясала, дигәч чыккан идек, алдыйлар халыкны, бернинди ташлама юк. Киттек, әйдәгез...» Ул ашыга-ашыга чыгу ягына борыла.
Әти-әниләрне август ахырларында зур чыгымнар көтә. Ел саен шулай. Кибеттән-кибеткә йөрүләр, арзанрак уку кирәк-ярагы эзләүләр... Балаң гардеробын яңарту проблемасы гына булса ярар иде дә ул, әле бит моннан тыш, күмпедер акчаны укыту әсбапларына, репетиторга, мәктәп ихтыяҗына янга салып куярга да кирәк. Түләүле түгәрәкләр, әлеге дә баягы репетиторлар... Элек кенә ул боларның барысы да бушлай, түләүсез иде. Без үскәндә ата-ана бер бу мәсьәләдә бер борчу күрмәгән икән, билләхи. Ә хәзер... Уңга карасаң да, акча, сулга карасаң да акча...Нишләргә соң?! Алыргамы, алмаскамы? Кая барасың, әлбәттә аласың инде. Кыйммәт булса да, соңгы акчаңны чыгарып булса да саласың... Бала жәл бит. Бер дә кеше арасында, яшьтәшләре янында аны ким-хур итәсе килми. Ә бәяләр алар инде июль аенда ук күтәрелгән иде. Нәкъ менә формаларга... Әйе, әйе, игътибар иткән булсагыз, моны күрмичә калмас идегез. Статистик мәгълүматларга генә күз төшерик: әйтик, рюкзакларга бәя 1,6 мәртәбә, дәфтәр, китап, төрле уку әсбапларына ул 1-1,3 мәртәбә артты.
Баласы бакчага бара торган әниләрнең дә хәле җиңелдән түгел. Хәтерегездә булса, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә хезмәт күрсәтү хәтта ки 7,8 мәртәбә артты.
Дөрес, безне былтыргы белән чагыштырганда, кинәт күтәрелүләр булмаячак дип ышандыралар. Әмма бәя барыбер бер урында гына тормый. Ул, гомумән, туктаусыз хәрәкәт итәргә, үсәргә ярата. Монда да шулай. Кискен үзгәрешләр булмаса да, ул барыбер әкрен генә, әмма ышанычлы адымнар белән үскә үрмәли. Мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан карабодай 30 процентка, шикәр комы – 9,5 процентка, көнбагыш мае – 5 процентка, чәй – 9,7 процентка, инде башкасын әйтәсе юк, арыш ипие 4,6 процентка күтәрелгән. Башкалары артмаган дип әйтмим. Монысы күз алдындагысы... ярылып ятканы. Иткә, җиләк-җимеш продуктларына бәяләр янына да килерлек түгел.
Нишләргә инде? Тир тамызып, көн-төн эшләгән гади халыкның кесәсендә җилләр уйный. Беркемнең дә беркемдә эше юк. Эшсез икәнсең, эш тап, акчасыз икәнсең, акча эшләү җаен тап! Шулай диләр безгә. Ничек итеп, ә?! Бик тырышып карыйбыз да бит, юк, табып булмый. Урамда аунап ятмый ич ул.
Бай тормышлы балалары булмаган карт-карчыкка ничек яшәргә мондый хәлдә? Быел ел башында – февраль аенда бер мәртәбә индексация үткәрелде үткәрелүен. 4 процентка (?!) хәтта ки, ә инфляция ничә процент тәшкил итте диярсез? Әйе, 12,9 процент! Быел 1 августта хөкүмәт вәгъдә иткән индексация булмады. Акча юк, илдә кризис, беләсегез килсә. Россия Президенты Владимир Путинның әйткәне дә бар югыйсә, матди кыенлыктан чыгу юлларын пенсионерлардан эзләмәгез дип. Ярый да безнең әби-бабайлар авырлыкларга түзем-сабыр халык. «Аллага шөкер, ипилек-сөтлек булгач...», – диләр алар. Ә бит аларга бертуктаусыз кыйммәтләнә барган дарулар да кирәк. Шунсыз булмый аларга.
Телисеңме-теләмисеңме, эшлисең аннары. Эшләтсәләр әле. Быел менә эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация дә ясамадылар. Күпсенделәр, күрәсең... Ә, юк, күпсенмәделәр, кризис бит, җәмәгать. Кая барасың?! Шулай да, минемчә, дәүләтнең бөтен «тишек-тошык»ларын пенсионерлар исәбенә каплау, кимендә социаль ризасызлык китереп чыгарырга мөмкин. Аннан килеп, сайлауларга кемнәр йөри дип беләсез?! Шул пенсионерлар да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бит...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.