Алтынбашлар – артык кашыклар

Гомеремдә беренче мәртәбә педикюр ясатырга кереп утырдым. Акча жәлләгәннән түгел, кемнедер үземә хезмәт иттерүдән оялганнан. Бу юлы да кермәс идем, очлы кайчы белән, күрер күрмәс азапланып, бармакларымны җәрәхәтләп бетерүдән арыдым. Әйдә, бер кыланып карыйм инде.
Күк төсендәге жакет-чалбар кигән кызыкай кәнәфине минем буй-сынга җайлап утыртып куйгач, кергәнемә сөендем тагын. Ләгәнгә сабынлы җылы суын салды, тырнакларымны игәде, кырды, кисте, шомартты, майлады. Буярга да уйлаган иде – анысыннан баш тарттым. Болай да бик әйбәт булды ич инде!
Шулай иркәләнеп утырганда җайлап кына сораштырам. Чибәркәй (чыннан да бик чибәр!) җиренә җиткереп татарча сөйләшә. Шуңа күрә әңгәмәбез дә җайлы агыла. Мин аннан бу һөнәргә кайда укуы хакында сораштырам. Хәзер сервис нечкәлекләренә, визажист зәвыгына өйрәтә торган махсус көллиятләр дә бар бит. Шуларның берәрсен тәмамлагандыр инде авылдан килеп, дип фаразлыйм. Кызга шуларның бер-икесен атап та карадым. Ә ул елмая гына. Аннары «җиңеннән» уен тузын тартып чыгарды: «Аспирантурада укыйм мин! – Алай икән! – Химия-технология университетының ...факультетын тәмамладым.»
Электроника белән бәйле инструментлар иҗат итүгә бәйлерәк өлкә дип аңладым.
Татар авылыннан, татар мәктәбеннән килеп, дәрәҗәле факультетка укырга керә алуына гаҗәпләнергә өлгермәдем, ул (исемен әйтмим) мине БДИ ын югары балларга тапшыруын һәм бернинди репетиторлар ярдәменә мөрәҗәгать итмәвен әйтеп сокландырды. «Югары баллга ирешүнең бер ние дә юк аның. Нибары өй эшләрен көн дә әзерләп барырга гына кирәк. Энем дә шулай укыды. Ул да Авиация институтына керә алды. Мин бакалавриатны да, магистратураны да бик яхшы билгеләре белән, югары стипендия алып укып, хәтта президент стипендиаты да булып тәмамладым. Энем дә шулай укып бара».
Педикюр салонында эшләве фатир өчен түләргә акча эшләргә кирәк булганнан икән. Шундый яхшы әзерлекле, сирәк белгечлек иясе диплом алганның соңында укыгандагы стипендиясеннән (25 мең иде диде) яхшырак түләнә торган эш таба алмаган. Югыйсә, АКШ та яки Канадада булса, аны меңкуллап күтәреп алырлар иде бит, дип уйлыйм. Бәлкем әле, фатир мәсьәләсен дә хәл итеп бирерләр иде. Әнә, БДИ ны 100әр баллга ташырган Бөгелмә кызын, Самарага укырга киткәнен белгәч, Казанга кайтырга кыстадылар кыставын. Ә менә укып бетергәч, ул алтынбашлы кыз да эш таба алмый йөдәп йөрмәс микән? Яшьлеге, иҗат дәрте чәчрәп торган садә авыл баласының, алтын башлы баланың, тырыш баланың тормышта ничек урнашырга белми аптыравы өчен кемгә ачу белдерергә, мондый ваемсызлык өчен җавапны кемнән таләп итәргә соң? Эшләр бу рәвешле барганда киләчәктә татар фамилияле мәшһүрләр белән мактана алырбызмы без. Кайчандыр Пушкин да бит «Россиянең үз Ньютоннары булырмы?» дип борчылган булган. Нәрсә югары фәнгә керә алу өчен бүтән кавем кешесенә әйләнү (өйләнү, кияүгә чыгу) зарурмы? Юктыр ла, иң мөһиме – алдан ук үтемле фамилия йөрткән гаиләдә туу, кемнеңдер баласы, оныгы, пләмәше булу шарттыр. Ә бу кызның ата-анасы колхозчылар. Анысы, җебегән кызга охшамаган ул. Берәр әмәлен табар. Тик кайчан?
Әлеге туташны якты дөньяда балкытырга теләгән берәр милләтпәрвәр табылса, педикюр салонында гомерен әрәм итүче кызның координатлары редакциядә бар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
15 гыйнвар 2021 - 13:15Без именикэкре дилэр Туймазыда БашкортостанБулат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Без имениБер тамчы дорес туры килмэде сукоярҺәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Без имениБик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.Якын ерак әбекәем
-
14 гыйнвар 2021 - 18:49Без имени50 житкэч узенэ нигэ пычрак буярга балаларын хакында яшэгэнсен рэнжетугэ тузэ алмасан аерылИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.