Логотип
Күңелеңә җыйма

​Алдап... һәм алданып


«Караны ак дип яшәгән кешеләргә гыйбрәт өчен сөйлим», – диде ул миңа. 

Ул тагын таң беленер-беленмәс кайтты. Тагын өс киемен генә алыштырды да, хатыны әзерләгән ризыкка күз дә салмыйча, «эш күп»кә сылтап, ишеккә таба бара башлады. 

– Болай булмый, мин башкача түзә алмыйм, – дип кычкырып җибәргәнен  сизми дә калды Гөлназ. 

– Рәхәткә түзә алмасаң, син дә эшкә урнаш! Балаларны бакчага бир, – дип кырт кисте ире. – Сезнең өчен тырышам түгелме, ә?! 

Ул шулай диде дә ишекне каты итеп ябып, чыгып китте. 

Ун ел яшәү дәверендә иренә каршы әйткән беренче сүз иде бу хатынның. Әйе, ул башкача түзә алмый. Ире аның өчен бар да, юк та. Атналар, айлар буега сузылган бертуктаусыз командировкалар... Ә эштән кайтмый калган чаклары күпме? Кайда йөрисең, дип сораганы да булмады бит аның. Таныш-белешләренең: «Иреңнең икенче гаиләсе бар, җебеп утырсаң, ирсез каласың, кара аны», – дип кисәтүләрен дә Гөлназ үзенчә бәяләде. Көнләшәләр, арага керәләр. Шундый вакытларда ул әнисенең: «Бу дөньяда иң якын, иң кадерле кеше – ул синең ирең. Аңа гына ышан!» дигәнен исенә төшерә дә тынычланып куя. Йөз яшенә җитеп үлгән әнисе белми әйтмәгәндер. Ә менә ире дөрес әйтә, аңа эшкә урнашырга кирәк. Ул бит финанс-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлаган кеше. Эшкә урнашу проблема булмаячак аңа. Һәм ул шулай эшләде дә. Бер ай эчендә, ике бәләкәй кызчык – бакчада, үзе төзелеш фирмаларының берсендә – баш бухгалтер урынбасары.  

Беркайчан да Гөлназның эшләренә кызыксыну күрсәтмәгән ире Рөстәм, өйдәге яңалыкларны ишеткәч, чүт авып китмәде. «Кем кушты сиңа? Ник балаларны бакчага бирдең?» – дип, тавыш чыгарды. Өйдә давыл купты. 

– Үзең әйттең ич, мин синең сүзеңне генә тыңладым... 

– Болай гына әйттем мин аны, өйдә утыр, – диде ир ярсып китеп. – Мин ике атна өйдә булмыйм, эшләр... Ул шулай диде дә йокы бүлмәсенә кереп китте. 

– Ярый, – диде Гөлназ, – беренче генә китүең түгел, көтәрбез. Бөтенләйгә кайтканыңны көтәрбез. 

Соңгы җөмләне ир ишетмәде. Эшли башлагач, кеше арасына чыккач, хатынның күп нәрсәләргә күзе ачылды. Иренең «командировка»сы да әллә кайда – Себер якларында булып чыкмады. Якында гына... Эштән кайтышлый Гөлназ кызларын алырга бакчага керде. Тукталышта җитәкләшеп басып торганда яныннан үтеп киткән машинада ирен һәм таныш булмаган хатынны күреп алды. Бер мизгел аның тормышын әйләндереп ташлады. Рөстәме чыннан да ике гаиләгә яши булып чыкты. 

– Үз күзләрем белән күрмәсәм, кеше әйткәнгә ышанмас идем, аерылышабыз, – диде Гөлназ. – Гомер буе алдагансың, ә мин сиңа ышандым. 

– Мин аның белән араны өзеп кайттым. Миңа сездән башка беркем кирәкми. 

Гөлназ тагын ышанды. Дөресрәге, үзен ышанырга мәҗбүр итте. Үзе генә булса бер хәл, аның бит әле «әти» дип өзгәләнеп торган ике кызчыгы бар! Балалары хакына кичерде ул аны. Өздем ди бит, башка беркем кирәкми ди бит. 

– Шул хәлләрдән соң бер еллап вакыт узып китте. Тормышлар да җайланды сыман. Рөстәм эшеннән вакытында кайта, безгә дә игътибарлы. Кызлар белән урамда йөреп керүдән дә тартынмый, – ди Гөлназ ул чакларны искә алып хәзер. – Җәйге эссе көннәрнең берсендә балаларны алып авылга кайтып килмәкче булдым. Рөстәм машина белән кайтармакчы иде, поездда кайтасы килә, дигәч, ризалашты. Ул безне поездга утыртты да кузгалып киткәнен дә көтмичә перронга чыгып, вокзалга таба китте. Шулчак ишек ачылып китте, ә ишектән килеп чыккан яшь кенә бер хатын иремнең кочагына атылды. Мин «аһ!» иттем. Төшеп калмакчы идем, ул арада поезд кузгалып китте. Кайткач әйттем аннары: «Син алдыйсың, мин гел алданам, әйткәнеңә ышанам. Ә язмышны алдап булмый аны, тагын юлыма чыгарып күрсәтте», – дидем.  

...Ялган сүз дә, хыянәт тә суга төшеп югалмый. Ул гел үз сәгате сукканны көтеп, әнә шулай аяк астында буталып йөри дә, көннәрдән бер көнне адәм баласына әҗерен туйганчы кайтара, кайтармыйча калмый... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Суз юк! Иске биштэр кебек, чыгарып атып та булмый, кутэреп йорергэдэ авыр.... Голназ! Уз гайлэне узен тартырлык егэрен булса - бер фикергэ кил инде, гомер буе алданып яшэмэ. Э гомер шулай тиз утэ! Суз бирептэ алдавын дэвам иткэн ир - ир тугел инде, чир булып чыга.Э балалар ускэнче тузим дип яшисен икэн, бу адымда узен акламас! Кеше фикерен тынла, узенчэ хэл ит! Хиянэттэндэ авыры юктыр дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балалар хаҡына түҙеп йәшәлә күп ваҡыт. Сабырлыҡтың төбе һары алтын тиҙәр. Олоғая килә аҡылға ултыра ҡайһы бере. `Алтын `да күренә башлай... Тик һинең һаулыҡ ҡаҡшаған, сиргә һабышып бөткәнһең... `Алтын` бушҡа булмай шул!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аерылма,Голназ акыллым!Егэре беткэч,туктар эле...Ир бирмэк-жан бирмэк...Икенче ир балаларга ЭТИ була алмый...Авырдыр,анлыйм.Эмма аерылу тагын да авыррак...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Айырылма, тауышланма, бар яктанда акыллы супер бул.... Кейен килешле.

          • аватар Без имени

            0

            0

            25 елдан да кубрэк яшэгэн, аннан аерылган парларны белэм.Балаларны башлы кузле иткэнче тузеп яши хатын кыз.Сабырлыкнын тобе житэ, дорес язылган астарак....

            Хәзер укыйлар