Логотип
Күңелеңә җыйма

​Акча төртсәң генә...

Аллаһы Тәгаләдән  көн саен балаларыбызга, үзебезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез. Исән-сау гына була күрик, чирләп китсәңме?! Ник чирләдем, көненә төшүләр участок табибының ишеген ачып керүдән башлана. Ул, диагнозыңны тәгаенләр өчен, сине белгечтән белгечкә, бер кабинеттан икенчесенә йөртә, анализлар тапшырта башлый. Ә аның һәркайсында дистәләгән кеше чиратын көтә. Күбесе бу чиратларга түзә алмый, аннары вакыты да чамалы бит аның. Китә шуннан түләүле клиникаларга... Анда инде барысына да акча кирәк. 

«Апа, сине хастаханәгә салабыз, шунсыз булмый», – табиб каршында утырган авыруга. «Күпмегә төшәр икән соң ул миңа», – ди апа дигәнебез, иң элек, чирен түгел, акча ягын кайгыртып. «Бушлай, апа, бушлай дәваланырсың», – ди табиб аны тынычландыра башлап. Сүзләренә үзе ышана микән?  «Апа» дигәнебез белеп чамалый. Хастаханәгә кереп ятсаң да, акча кирәк: даруына, операциясенә, хәтта мөлаем йөзле шәфкать туташларына да. Алар үзләре акча сорамый, әлбәттә. Бирмисең, төртмисең икән, мөнәсәбәтләре, караулары гына башка. Үзем белән булган хәлне генә мисал итеп китерәм.

Бервакыт дәвалау алымнары белән илдә атаклы саналган хастаханәләренең берсенә опреациягә кереп яттым. «Куркыныч түгел, бер атнадан чыгарсың», – диделәр. Дөрес, эшне бик тиз тоттылар. «Иртәнгә әзерләнегез», – дип безне (ә без палатада дүртәү) кисәтеп чыгып киттеләр. Шуннан палатадагылар шыпырт кенә киңәшә башладылар. «Күпме бирсәк, азсынмас микән?», – ди берсе. Кайсы ике мең сум да җитә ди, кайсы биш мең сумын да жәлләми. Әйбәт кенә ясасын. Карыйм, барысы да бер-бер артлы операция ясарга тиешле хирург янына кереп чыктылар. Ә мин кермәдем. Соңыннан, ясагач бирәм мин аңа. 

Иң беренче мине чакыртты. Өстәлгә сузылып яткач, инде анесетзия алгач, минем йөземә иелде дә, ачулы итеп: «Моннан болай минем яныма киләсе булмагыз, аңладыгызмы?» – дип ычкындырды. Башым әйләнеп китте. Торып кына китәр идем укол ясалган, аяклар мамык шикелле, шәлперәеп калган. «Ярый, килмәм»,  – дип әйтә генә алдым. Ул мине бик тиз торгызды. Әллә ясады, әллә ясамады. Соңыннан мин аның «ярдәмен»нән айлар буена авыртып-сызланып йөрдем, икенче табибка күренгәннән соң гына аякка бастым. Бусы соңыннан...

Хастаханәдән чыгасы көнне аны  бүлмәсеннән чакыртып чыгардым да кесәсенә акча шудырдым. Ак халатлы ир уртасы кеше шул минутта үзгәрде. Миңа алга таба нишләргә, нинди дарулар кулланырга кирәклеген дәртләнеп аңлатырга кереште. Бәй, әгәр дә акча бирмәгән булсам, бу турыда мин белми дә кайтып китә идем ич. Гиппократ анты биргән табиб инде менә бу...

Медицина бушлай, дисәләр дә, юк ул бездә хәзер. Тизрәк УЗИ үтәсең килсә, акча. Яхшы белгечкә эләгәсең килсә, акча. Акча, акча, акча... Каян килсен гади хезмәт кешесенә шулкадәрле акча?! Йөрисең инде аннары кем нәрсә әйтә шуны тыңлап, үз белдегең белән дәваланып. 

Гомерен шушы авыр хезмәткә багышлаган чын табиблар да бар ул. Күп алар. Әйтергә кирәк, медицина хезмәткәрләренең эше җиңел түгел. Участковый табиб бер үзе генә дә көненә кайчак утызар авыру карый. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, андый фидакарьләргә аерым хөрмәт күрсәтелергә тиеш тә бит югыйсә. Эшләгән кешенең кадере бармы соң ул?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Онкология белян аурган хатын,урны жянняття булсынХодаем,жылый жылый силяде.Онкология бик каты кычкырган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый хәл бөтен кеше белән булган, үзегез гаепле, акча бирәбез дип. Бездә Чаллыда соңыннан бирәләр, операциядан соң. Ләкин бездә яхшы карыйлар, бәлки акча көткәгә, белмим.. кемдер бирә, кемдер юк, барысына бер дәвалау.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллам сакласын авыртырга язмасын!!!!!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Безнең Татарстанда медицина өлкәсендә коррупция киң таралган.Моннан 10 еллар элек Казан онкология диспансерында иремне карап яттым.Акча бирмичә,операциясе ничек үткәнен дә әйтмәделәр.Ирем акча бирмәскә кушкан иде,ул аны дөрес түгел алай,дип уйлый иде. Операциядән соң,палатага күчергәч,алдан акча биргән кешеләрне генә врач кереп карады.Минем ирем мәрхүм,врач керү белән операция ясаган җирен ачып,әзерләп куяр иде,аның янына килүче генә булмады.Мин врачны очрап,әйтеп тә карадым,барыбер карамады.

          Хәзер укыйлар